Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җаннар пакь, гамәлләр изге

24.06: Җаннар пакь, гамәлләр изге

Ифтар мәҗлесе.Ифтар мәҗлесе.Изге Рамазан аен мөсел­маннар көтеп ала. Ураза тотып, барлык сөннәт гамәл­ләрне башкарудан җан һәм тән пакь­ләнеп кала, ди дингә чын күңелдән бирел­гән шәхесләр.

— Ураза тотучыларыбыз елдан-ел арта, димәк, дин тәгълиматын өйрәнү­челәр сафы да ишәя, — дип уртаклаша Дүртөйле районы “Мирас” үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хаҗи Исән­бирдин. — Быел дини дәресләргә 100дән артык шәкерт йөрде.
Ураза аенда мәчетебез­дә күркәм вакыйга бил­геләдек: хатын-кызлар өчен балкон рәвешендәге иркен, матур гыйбадәт­ханә залы төзелде. Анда берьюлы 80 кеше намаз укый ала. Бу изге эшне башкаруда бик күп инсаннар ярдәм кулы сузды. Алар арасында аеруча зур өлеш керткән шәхесләрне аерып әйтәсем килә: шәхси эшкуарлар Әмир Сәфиев, Айрат Гайсин һәм Чакмагыш районыннан Әнгаметдин хәзрәт чын мөселманнарча киң күңеллелек һәм юмартлык күрсәтте.
 Мәскәү авылында ел саен ифтар ашлары үткәрүче  Тәнзилә Хуҗина, Мәвә Якупова һәм Рима Шакирова. Мәскәү авылында ел саен ифтар ашлары үткәрүче Тәнзилә Хуҗина, Мәвә Якупова һәм Рима Шакирова.Рамил хаҗи әйтүенчә, “Мирас” мәчетендә ай башыннан 70 кешегә тәгаен­ләнгән ифтар ашы биш тапкыр үткәрелгән. Ә менә күптән түгел шәһәрнең “Агыйдел” кафесында 120 кешегә исәпләнгән ифтар мәҗлесе оештырылды. Чарага җыелучылар арасында сабыйларның да булуы күңелгә аеруча хуш килде: димәк, балалар кече яшьтән иман нурында коенып, дөрес тәрбия алып үсә.
— Әлеге мәҗлес фидиа акчасына оештырылды, — ди ул. — Теге яки бу сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган кешегә 150 сум фидиа түләү фарыз, бер айга бу сумма 4500 сум була. Ифтар мәҗлес­ләрен шушы акчага үткә­рәбез.
Чарага җыелучылар арасында Мәскәү авылыннан килгән Тәнзилә Хуҗи­на, Мәвә Якупова һәм Рима Шакирова да бар иде. Бу өч ахирәт ел саен туган авылларында 70-80 кеше чакырып, ифтар ашлары үткәрә икән.
— Бу изге гамәлне башкаруда балаларым, оныкларым зур финанс ярдәме күрсәтә, — ди 83 яшьлек Тәнзилә әби. — Ерак Находкадан ел саен кайталар, иренеп тормыйлар. Алар­ның игелекле эш башкаруына мин, әни кеше, сөенеп бетә алмыйм.
Бер көн уразаны калдырмый, биш вакыт намазны укып баручы Зөлфия Ихсанова да аларның җанга гына түгел, бөтен организмга файдасы барлыгына күптән инанган.
— Уразаны дүртенче ел тотам, — ди ул. — Ураза ае безне бер-беребезгә ихтирамлырак, игътибарлырак булырга, ризык һәм суның кадерен белергә, Җир шарының кайсыдыр почмагында бер телем икмәккә тилмереп яшәүче кешеләр барлыгын онытмаска, мох­таҗларның хә­ленә керә белергә, аларга ярдәмчел булырга өйрәтә.
Ифтар мәҗлесеннән соң, яше-карты “Мирас” мәчетенә юнәлде, биредә тәравих намазы укылды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»