Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Казанда басылган Коръән Шәһадәтнамә алды

06.07: Казанда басылган Коръән Шәһадәтнамә алды

Казанда басылган Коръән Шәһадәтнамә алды
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенә караганда, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2016 елда чыгарган Коръән басмасы Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтте. Нәтиҗәдә, Казанда басылып чыккан Коръән Кәримгә халыкара стандартларга ярашлык турындагы Шәһадәтнамә бирелде.


Шәһадәтнамәдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте басмасы хәреф һәм сүзләр саны буенча Расм Госмани кануннарына туры килүе турында күрсәтелә. Шулай ук документта Коръән китабының уку, ятлау, дөрес әйтелеш өчен уңайлы булуы ассызыклана һәм шушы максаттан тексттагы барлык “җиңеләйтү” тамгалары да хупланды. Бу исә гарәп телен белмәгән укучылар өчен аерым әһәмияткә ия.
“Тикшерү нәтиҗәсендә, карар чыгарабыз: Казан Мосхәфенә гарәп булмаган шәһәр һәм илләрендә бастыру һәм тарату өчен рөхсәт бирелә. Дамаск, һиҗри буенча 9нчы Шәүввәл, 1438 ел. 2017 елның 3 июле”, - диелә документта.
Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе Ислам дөньясында зур абруй казанган институт булып санала.
Халыкара стандартларга ярашлык турындагы Шәһадәтнамә тарихта беренче тапкыр Русиядә бастырылган Коръәнгә бирелә. Шулай итеп, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дөньякүләм мәгълүм булган Коръәнне бастыруның татар традицияләрен дәвам итә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»