Кызыл таң » Иман » 15-05-2018: Рамазан мөбарәк булсын!

Рамазан мөбарәк булсын!

Рамазан мөбарәк булсын!Газиз дин кардәшләр! Бүген, 15 май, кояш баю белән Рамазан ае керә. Мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Таң алдыннан, тәүге сәхәрне ашаячакбыз. Бүген ул Уфада төнге 3 сәгать 8 минутта тәмам була. Авыз ачу вакыты — 21 сәгать 18 минутта.

Үзәк Диния нәзарәте сайтындагы календарьга сылтанма: http://cdum.ru/time-namaz/ufa2014/Ufa2015.php

Уразаның төп шартлары: ният, таң атканнан алып кояш батканга кадәр ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелу.

Рамазан мөбарәк булсын!


Уразага ниятләү

Сәхәр ашагач, болай дип әйтәләр:
гарәпчә: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”;
татарча: “Иләһи ният кылдым, раббым, үзеңнең ризалыгың өчен рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”.
Кояш баткач ифтар кылганда тоз, су, я хөрмә кебек татлы җимешләр белән авыз ачалар.

Шуннан инде ифтар догасы укыла:
гарәпчә: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”;
татарча: “Йә, раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”.

Кире күчергәБасып чыгарырга