Кызыл таң » Иман » 20-05-2017: Халкыбыз киләчәге

Халкыбыз киләчәге

Диплом алучылар мөгаллимнәре белән.Диплом алучылар мөгаллимнәре белән.“Нуруль-Ислам” мәдрәсәсе каршында балалар бакчасы да ачылачак.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте карамагындагы “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсендә мөселман кардәшләргә дини белем алу, булган гыйлемнәрен арттыру өчен барлык шартлар булдырылган. Биредә көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре эшли, югары дини һәм дөньяви гыйлемгә ия булган остазлар кул астында имам-хатыйблар, башлангыч дини белем бирү мөгаллимнәре әзерләнә.


Мәдрәсәгә Коръән укырга, Ислам нигезләрен һәм гарәп телен өйрәнергә теләүче төрле яшьтәге ир-егетләр һәм хатын-кызлар кабул ителә. Укулар аерым төркемнәрдә алып барыла. Шәкертләр, дин-шәригать нигезләреннән тыш, гаиләдә үз-үзеңне тоту һәм балаларны тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча белем ала, ата-аналарны, өлкәннәрне ихтирам итәргә, шулай ук хәрам һәм хәләлнең нәрсә икәнен танырга өйрәнә. Бүген биредә 437 шәкерт белем ала. Ошбу уку елында мәдрәсәбезне 43 шәкерт тәмамлый. Май ахырында көндезге бүлектә укучы 15 егет һәм кыз, читтән торып укучы 10 шәкерт диплом алачак.
Язгы сессиядә мәдрәсәдә Ырынбур өлкәсеннән, Татарстан һәм Башкортстанның төрле төбәкләреннән, Октябрьскийдан 110 укучы (шул исәптән 44 ир-егет һәм 66 хатын-кыз) белем алган. Шушы көннәрдә читтән торып уку бүлеген тәмамлаган 18 хатын-кызга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм чара мәдрәсә ректоры Айнур хәзрәтнең Коръән Кәрим укуы белән башланып китте. Апа-абыстайларны төбәгебезнең имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин сәламләде.
— Бүген — безнең өчен шатлыклы көн. Төрле төбәкләрдән җыелган мөселман кардәшләребез, укуны уңышлы тәмамлап, диплом алды. Аларга сайлаган игелекле юлларында уңышлар, изге гамәлләр телибез, — диде ул. — Диплом алган абыстайларга үгет-нәсыйхәтем шул: гыйлемегезне дөрес кулланыгыз, гаиләгездә дә, җәмгыятьтә дә әдәп-әхлак кагыйдәләрен онытмагыз, чөнки сез хәзер игътибар үзәгендә, сездән үрнәк алалар. Мәдрәсәгә тап төшермичә, халыкка иман нуры таратырсыз дип ышанам.
Хөрмәтле апалар, сез безгә әниләребездәй якын, кадерле. Киләчәктә дә сезне мәдрәсәдә күрергә өметләнәбез. Үзегез белән балалар һәм оныкларыгызны да алып килсәгез, бик мәслихәт күренеш булыр иде. Чөнки мәчет-мәдрәсәләргә яшьләрнең дә йөрүе халкыбызның күркәм йолаларын, дини тәгълиматларны сакларга булышачак. Ә хәзер хөрмәтле шәкертләребезгә сүз бирик.
Дания апа Хөснуллина ерак Ырынбур өлкәсеннән килгән.
— Мәдрәсә белән 2014 елдан танышмын. Ахирәтем белән беренче тапкыр укуларга килеп төшкән чакны яхшы хәтерлим, — диде ул. — Мәүлемҗан хәзрәт ачык йөз белән каршы алды. Әмма без ялгышрак чакка килгәнбез, ир-егетләр сессиясе бара икән. Шуннан хәзрәт, хәлебезгә кереп, аерым уку өчен шартлар тудырды. Ятак урыннар буш булмау сәбәпле, бер бүлмәнең идәнендә келәмнәрдә ятып, гыйлем эстәдек. Һәм моңа бик шат идек. Мөгаллимәләребез Гөлнур, Айгөл, Мәрзия апага рәхмәтем зур, алар гарәп хәрефләрен танырга, вәгазьләр укырга өйрәтте. Быелгы укулардан да уңай кичерешләр алдык. Хәзрәткә, шәкерт кызларга, тәмле итеп ашлар пешергән пешекчеләргә, 7 азан белән өшкереп дәвалаучыларга рәхмәтлемен. Шифаханәдә булган сыман, күңелләребез дә, тәннәребез дә савыгып, сафланып чыкты.
— Бүген районыбыздан 9 кеше диплом алды. Минем өчен зур сөенеч бу, — диде Илеш районыннан Зәмзәмия Казыйханова. — Җиде ел укыттым мин аларны үзебездә, соңыннан белем алуны дәвам итү өчен “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенә укырга бергәләп килдек. Һәм менә моның куанычлы нәтиҗәсен күрәм. Барча абыстайларга тәкъдимем бар: һәрберегез үз районыгызда бәләкәй генә төркем туплап, шәкертләргә белем бирсәгез, игелекле эшебезне дәвам итүчеләр булачак. “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсе хезмәткәрләренә иминлек телисе килә. Биредә бүгенгене генә түгел, киләчәкне дә кайгыртучы кешеләр эшли.
“Җир йөзендә иң зур байлык — иман байлыгы, — ди Мәүлемҗан хәзрәт. — Балалар һәм оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, игелекле гамәлләр кылып яшәсәң, фани дөньяда да, әхирәттә дә бәхетле булачаксың”.
Мәдрәсәдә яшь буынга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү бер дә тукталып тормый. Киләчәктә биредә мөселман балалар бакчасы оештырырга ниятлиләр. Сабыйлар, иркен һәм уңайлы бүлмәләрдә гыйлем алып, чәчәк гөлләмәләре арасында уйнап, хезмәтнең, рухи кыйммәтләрнең кадерен белеп үсәчәк, иншалла. Дөрес нияттә булучылар һәрвакыт максатына ирешә. Мәдрәсәдә хезмәт куючыларга игелекле эшләрендә уңышлар телибез.
Лилия ГАБИТОВА.

Кире күчергәБасып чыгарырга