Кызыл таң » Иман » 10-08-2017: Башкортстан мөселманнары хаҗга юллана

Башкортстан мөселманнары хаҗга юллана

Башкортстан мөселманнары хаҗга юллана
Башкортстан мөселманнарының тәүге төркеме хаҗ кылу өчен Сөгуд Гарәбстанына 20 августта сәфәргә чыга. Калган төркемнәр 21, 22 һәм 24 августта юлланачак.


Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хаҗ бүлеге җитәкчесе Илшат Хафизов сүзләренә караганда, быел республикадан 600ләп кеше хаҗ кылачак, шуларның 300дән артыгы Диния нәзарәте аша. Калганнар юлламаны үзаллы “Муслим тур” җәмгыяте (Русия мөфтиләр шурасы), “Хаҗ фонд” җәмгыяте (Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте) һәм “ДУМ РТ хадж” (Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте) кебек үзәкләштерелгән мөселман оешмалары аша алган.
Бер кеше өчен юлламаның бәясе, “эконом” яисә “стандарт” программаларына карап, 115-175 мең сум тора.
Хаҗ кылучыларны Диния нәзарәте вәкилләре һәм медицина хезмәткәрләре озатып йөриячәк.

Кире күчергәБасып чыгарырга