Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Бәйгегә әзерләнгәндә “Кызыл таң” ярдәмгә килде

22.02: Бәйгегә әзерләнгәндә “Кызыл таң” ярдәмгә килде

Бәйгегә әзерләнгәндә “Кызыл таң” ярдәмгә килде“Бай кеше нинди була?” дигән сорауга сез ничек җавап бирер идегез, дуслар? Быел татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Алинага нәкъ менә шул сорауга бик җитди җавап табарга туры килә.

“...Янында әти-әнисе, якын туганнары, ныклы сәламәтлеге булган һәм ана телен яхшы белгән кеше бик бәхетле була!” дигән юллар да бар аның иншасында. Чыннан да, өйдә якыннары белән туган телдә сөйләшүче, мәктәптә 1нче сыйныфтан алып татар телен өйрәнүче, картәтисе белән бергәләп “Кызыл таң” гәзитен укучы кызның башкача уйлавы мөмкин дә түгел. Иң мөһиме, Алинаның теле генә түгел, күңеле дә бай һәм матур. Юккамени халыкта: “Тел байлыгы бай итәр, тел юклыгы юк итәр”, диләр.


Алина Рәхимова — Уфаның Затон бистәсендә урнашкан 4нче мәктәпнең 10А сыйныф укучысы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Кәримова белән алар 5нче сыйныфтан алып шәһәр олимпиадаларында катнашып килә. Быел Алина шәһәрдә беренчелекне алып, республика олимпиадасында үзен сынап карау бәхетенә ирешкән. Шәһәр мохитендә туган телен өйрәнеп үскән укучының республика бәйгесенә чыгуы үзе үк зур җиңү түгелмени!
— Укытучым Лилия Галинур кызы белән олимпиадага дәрестә генә түгел, дәресләрдән соң калып та әзерләнәбез. Мәктәптә бай китапханә бар, аннан өстәмә әдәбият алып укыйм. Уфа районының Кармасан авылында яшәүче Рәис картәтием күп еллар инде “Кызыл таң” гәзите алдыра. Мин баруга һәр санын җыеп куя. Олимпиадага әзерләнгәндә “Кызыл таң” да ярдәмгә килде, — ди Алина.
Әлбәттә, аңа туган телен белеп, яратып үсәргә иң беренче чиратта әтисе Ирек Гайса улы һәм әнисе Миләүшә Рәис кызы зур мөмкинлекләр ачкан. Бу гаиләнең бергәләп татар артистларының концертларына, театрга йөрүе дә эзсез үтми, бала күңеленә милли хисләр сала. Алинаның энесе Алмаз да татар теле дәресләренә бик теләп йөри, 4нче мәктәптә “Әллүки” балалар журналын яратып укучыларның берсе ул.
Тел — белемнең ачкычы, акылның баскычы, дигән бик фәһемле мәкаль яши халыкта. Ана телен яхшы белүче Алина башка фәннәрдән дә сынатмый. Ул урыс теле буенча мәктәп олимпиадасында катнашкан, биология, химия фәннәрен яратып өйрәнә. Тырыш кыз өйдә әнисенең зур ярдәмчесе — бәйрәмнәргә телне йотарлык тортлар пешерә, буш вакытында чигү чигәргә дә өлгерә. Шунысы ачык, Алина кебек акыллы кызлар киләчәктә кайда гына яшәсә дә, нинди генә һөнәр сайласа да, туган теле белән һәрвакыт горурланыр, аны кадерләп яшәр.





Басып чыгарырга



Икенчеләр сынатмый!
31-05-2018 :: Очкын
Икенчеләр сынатмый!
Тел дигән дәрья бар
29-03-2018 :: Очкын
Тел дигән дәрья бар
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»