Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Тел дигән дәрья бар

29.03: Тел дигән дәрья бар

Тел дигән дәрья барТуймазы районының Төмәнәк авылы мәдәният йортында үткән “Туган те­лем – иркә гөлем” дип аталган кичә татар теленә багышланды. Зур бәйрәмгә авыл халкы, кунаклар килгән иде.

Мәдәният йорты директоры Раушания Зарипова җитәкчелегендәге “Рухият” милли уен кораллары фольклор ансамблендә мәктәп укучылары шөгыльләнсә, “Төмәнәк йолдызлары”на теләге булган һәркем йөри. “Ядкәр” – авылдагы җыр сөюче ир-егетләрне туплаган вокаль ансамбль. Аларның чыгышын тамашачы һәрвакыт яратып кабул итә.
Гомумән, кичәдә балаларның да, өлкәннәрнең дә бердәй катнашуы шатлыклы. Авыл мәктәбе укучылары шигырь дә укыды, дәртле биюләр дә бүләк итте, “Шатлык” балалар вокаль ансамбле халык җырларын башкарды.
Туймазыдан килгән кунаклар – “Асылъяр” вокаль һәм “Ялкын” бию ансамбльләре белән беррәттән, ут күршеләр – Шаран районының Ярәмкә авылы үзешчәннәре дә сәхнә тотты. Ике мәдәният йорты әнә шундый алмаш чыгышларны еш ясый.
Кичәне Ләйлә Җәмгытдинова белән Динар Муллагалиев алып бардылар.
Ветеран-укытучы Земфира Фәрхетдинова көндәлек тормышта туган телне куллану даирәсе кимүгә, телебезнең чит сүзләр белән чуарлануына борчылу белдерде. Тамашачыларның тел турындагы мәкальләрне искә төшерүе шатландырды.
Кичә ахырында барчасының да хор белән “Туган тел” җырын башкаруы милли чарага матур нокта куйды.





Басып чыгарырга



Икенчеләр сынатмый!
31-05-2018 :: Очкын
Икенчеләр сынатмый!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»