Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Горурлана туган як!

29.04: Горурлана туган як!

Горурлана туган як!Шаранның 2нче мәктәбе укучылары Кристина Минлишева белән Ләйсән Габдрахманова — унберенче, Лилия Сабанаева — унынчы, Руслан Латыйпов “6А” сый­ныф­ларында белем алалар. Алар — мәк­тәп­нең генә түгел, районның да горурлыгы!

Горурлана туган як!Кристинага телләр үзләш­терү җиңел бирелә. Үзлеген­нән итальян, француз, испан, немец, япон, төрек телләрен өйрәнә. Инглиз теле, хокук, физикадан үткән олимпиадаларда район буенча беренче урыннар яулый. БДПУ оештырган сәнгатьле сөйләү осталыгы конкурсында да викторинада җиңә. Музыка мәктәбендә — гитарада, үзле­геннән синтезаторда уйнарга өйрәнә.
Ләйсән математикадан бик көчле. Бу фән буенча үткән олимпиадаларда аңа тиңләшүче юк. Бөтенрусия интернет-сынауларында да ул актив катнаша. Бөек урыс шагыйре Михаил Лермон­тов­ның 200 еллыгына багышланган “Русская речь” мәктәп фестивалендә төрле номинацияләрдә призлы урыннар алган.
Лилия гуманитар фәннәр­не “су кебек эчә”. География, урыс һәм инглиз телләре, җәмгыять белеменнән бихисап ярышлар призеры. Экология темасына чынбарлыкта булган хәлгә таянып язылган иншасы республика конкурсында беренче урын алган. Аучылар ана пошины атып киткәч, Акбарис авылында яшәүче урманчының поши баласын табып алып үстерүе, аннары аны урманга җибәрүе, кыргый хайванның авылга кайтып йөрүе турындагы инша кешенең таби­гатькә булган карашын сурәтли. Болардан тыш, Лилия 8нчедә укыганда Башкортстан мәдәнияте тарихы фәненнән дә республика буенча 3нче урын алган.
Руслан — чын спортчы! Якташы Римма Баталова кроссында гел алдынгылыкны яулаган. Дүртенчедә укыганда тхэквондо буенча республикада икенче урынга чыккан. Йөгерергә, туп тибәргә, велосипедта җил­дерергә бик ярата.
Шаран — илдә, республикада билгеле шәхесләрне күп биргән төбәк. Бу кызлар-малайлар да үсеп җиткәч җәмгыятебезгә файдалы ке­шеләр булыр дигән өмет­тәбез.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Форма үзгәртә икән!
27-07-2017 :: Очкын
Форма үзгәртә икән!
Талантлылар мәктәбе
29-06-2017 :: Очкын
Талантлылар мәктәбе
Сочидан җиңү белән!
25-05-2017 :: Очкын
Сочидан җиңү белән!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»