Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Алтынчәч”тә зур бәйрәм

28.05: “Алтынчәч”тә зур бәйрәм

“Алтынчәч”тә зур бәйрәмДүртөйле шәһәренең “Алтынчәч” балалар бакчасында татар халкының изге йолаларының берсе “Карга боткасы” бәйрәме үтте. Бәйрәмне милли киемдәге балалар “Яз килә” җыры һәм “Әйлән-бәйлән” биюе белән ачып җибәрде.

“Түтәй белән Кәҗәкәй” уены нәниләрнең күңелен күтәрде. Кәҗәкәйгә агачларны кимерергә ярамаганлыгын бер-берсен уздырып аңлатты балалар. Ә Кәҗәкәй аларга агачларны кимермәскә сүз бирде.
Кәҗәкәй балаларның ни өчен яланга җыелуын сорагач, алар бертавыштан: “Карга боткасына!” – дип җавап бирде.
“Без кара каргаларны көтәбез, алар җылы яктан язны алып килә, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясыйбыз”, – дип аңлатты алып баручы.
Шул арада учак ягып җибәреп, казан асып куйдылар. Ә кызлар көянтә-чиләкләр белән биегәч, чишмәдән су алып кайтты. Ботка пешкәнче, балалар төрле уеннарда, ярышларда катнашты, җиңүчеләргә призлар бирелде.
Ниһаять, ботка пешеп җитүгә, канатларын җилпеп “карга”лар да очып килеп җитте. Барысы да бергәләп ботканы тәмләп-тәмләп ашадылар. Язны алып килгән каргаларга балалар рәхмәт әйтте.
Бәйрәмне оештырган өчен тәрбиячеләр Ләйлә Закировага, Лариса Гәрәевага, Айгөл Нургалиевага, Илмира Бохаровага, балалар бакчасы мөдире Лилиана Ирназаровага ата-аналар исеменнән рәхмәт җиткерәбез.

Светлана Васикова


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сочидан җиңү белән!
25-05-2017 :: Очкын
Сочидан җиңү белән!
Сандугачтай моңлы ул!
27-04-2017 :: Очкын
Сандугачтай моңлы ул!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»