Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Безнең апа иң яхшысы!”

25.06: “Безнең апа иң яхшысы!”

“Безнең апа  иң яхшысы!”– Безнең апа ягымлы, елмаеп кына тора!

– Әйбәт ул, безне тир­гәми!
– Апабыз матур итеп сөйли, кызыклы әкиятләр укый.
– Аның белән күңелле, дәрес үткәне сизелми дә.
– Фәйрүзә апа кебек укытучы буласым килә!


Күгәрчен мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары үзләренә белем бирүче Фәйрүзә апалары белән безне шулайрак таныштырды. Чынлап та, бу чатнап торучы кызлар һәм малайларга бәхет елмайган, аларны үз эшен яратып башкаручы, талантлы педагог укыта.
Фәйрүзә Искәндәрова менә 28 ел инде туган мәк­тәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Укытучылар династиясен дәвам итүче мөгаллимә балачактан ук бу мәктәптән китеп тә тормаган диярсең. Тәпи йөри башлагач та, әнисе, биредә озак еллар башлангыч сыйныфлар укыткан Фәүзия Шәфыйгулла кызы белән шушы мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче укытучысы да әнисе булган. Әтисе Барый Вә­лиулла улы да биредә шофер булып эшләгән. Гаи­ләдәге дүрт малай арасында үскән кыз кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Дүрт абыйсына дәрес укыта-укыта, укырга төшкәнче үк тәҗрибә туплый ул.
Ваһаповлар гаиләсеннән тагын ике педагог чыга. Кәбир Барый улы бүген Баймак районында техникумда укыта. Фәйрүзә Барый кы­зының балалары да, әниләре юлыннан китеп, изге һөнәрне сайлый. Флүзә БДПУның урыс-татар бүле­гендә укый, Салават педагогия колледжында информатика бүлеген тәмамлаган.
Укытучы һөнәрен йөрәге кушуы буенча сайлаган Фәйрүзә Барый кызы укучыларга төпле белем бирү белән бергә, аларның бөтен яклап камил кешеләр булып үсүен тели. Балаларны республикада чыккан гәзит-журналлар белән таныштырып бара, бергәләп әдәби китаплар укыйлар. Икенчеләр безнең “Әллүки” журналын да көтеп ала, андагы ши­гырьләрне ятлыйлар, башваткычларны чишәләр, җыр­лар өйрәнәләр. Алар безгә дә матур итеп шигырьләр сөйләп күрсәтте. Үзләренең бик яратып бию түгәрәгенә йөрүләре турында да җит­керделәр. Сәләтле балаларны биергә яшь белгеч Фидалия Маннанова өйрәтә икән.
Яннарында менә шундый янып эшләүче апалары булганда, бу кызларга һәм малайларга мәктәпкә килүе һич кенә дә күңелсез булмас, алар тәрбияле, белемле һәм илебезгә кирәкле кешеләр булып үсәрләр.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Күгәрчен районы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшелчә-җимеш үстерә балалар
Вчера, 16:18 :: Очкын
Яшелчә-җимеш үстерә балалар
Талантлылар мәктәбе
29-06-2017 :: Очкын
Талантлылар мәктәбе
Сочидан җиңү белән!
25-05-2017 :: Очкын
Сочидан җиңү белән!
Сандугачтай моңлы ул!
27-04-2017 :: Очкын
Сандугачтай моңлы ул!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»