Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кытай якты тәэссоратлар калдырды

27.08: Кытай якты тәэссоратлар калдырды

Кытай якты тәэссоратлар калдырдыБашкортстан укучылары “Русия балалары — Кытай кунаклары”дигән халыкара программа кысаларында оештырылган сәфәрдән кайтты. Әлеге программа Русия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы арасында социаль-гуманитар һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча “Бердәм Русия” партиясенең социаль платформасы һәм Пекинның “Чжункэ Хойзце” хәйрия корпорациясе тарафыннан оештырылды. Сәяхәткә хокук саклау органнары һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар гаиләләреннән барлыгы 40 үсмер юлланган булса, шуларның 20се — Башкортстаннан иде. Әлеге төркем Дәүләт думасы депутаты, “Милләт яшьлеге” иҗтимагый фонды рәисе Римма Баталованың тәкъдиме буенча җыелды. 11-15 яшьлек үсмерләргә җиде көн буена Кытай халкының тормышы һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге тудырылды.

Мәктәп укучылары Пекин шәһәре буйлап экскурсиядә йөрде, Бөек Кытай стенасын күрде, дөньядагы иң зур Тяньаньмэнь мәйданында булды, шулай ук Кытайдагы укучылар-пионерлар белән очрашты. Безнең укучылар андагы яшьтәшләренә бүләкләр дә алып барган иде. Сәяхәттә катнашучыларга кытай язмасы дәресләре дә зур кызыксыну тудырды.
Яшь сәяхәтчеләр урыс-япон сугышында һәлак булган милләттәшләребез җирләнгән Люйшунь шәһәрендәге зиратта булып, Совет солдатлары каберләренә чәчәкләр дә салды. Укучылар өчен бу истәлекле көн Совет-Кытай дуслыгына багышланган стенды да булган Хәрби-тарихи музейда тәмамланды.
Шулай ук балалар Далянь шәһәрендәге океанариум һәм урман зоопаркы белән танышты, аларга Сары диңгез ярының матурлыгын тою бәхете дә тиде. Бу сәяхәттән республика укучылары зур дулкынлану белән, бик күп тәэссоратлар туплап, канәгать булып кайтты.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшелчә-җимеш үстерә балалар
Вчера, 16:18 :: Очкын
Яшелчә-җимеш үстерә балалар
Талантлылар мәктәбе
29-06-2017 :: Очкын
Талантлылар мәктәбе
Сочидан җиңү белән!
25-05-2017 :: Очкын
Сочидан җиңү белән!
Сандугачтай моңлы ул!
27-04-2017 :: Очкын
Сандугачтай моңлы ул!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»