Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кишерне — куян, кәбестәне кәҗә “саклый”

30.09: Кишерне — куян, кәбестәне кәҗә “саклый”

Кишерне — куян,  кәбестәне кәҗә “саклый”Гөлнара Кашапова җитәкчелек иткән Түбән Яркәй лицее ачылуга нибары ике ел үтте. Шушы кыска гына вакыт эчендә укытучылар һәм укучылар мәктәп яны бакчасын чын мәгънәсендә гөлбакчага әйләндергән: капка төбеннән үк күзнең явын алырлык чәчәкләр каршы ала, аннан кура җиләге, карлыган куаклары, кәбестә, кишер, кызыл чөгендер, суган, бәрәңге түтәлләре тезелеп китә, алар арасында урын алган әкият геройлары да әллә каян игътибарны җәлеп итә.


— Мәктәп яны бакчасы карамагында 1 гектар җир бар. Шуның 35 сутыена — бәрәңге, 25енә — чәчәкләр, 5енә — кишер, 3әренә — суган, кәбестә, чөгендер утырттык. Әле шуларның уңышын җыю белән мәшгульбез, — ди мәктәп яны бакчасы мөдире Филүс Зиннәтуллин. — Бәрәңгедән, мисалга —4 тонна, суганнан 3,5 центнер уңыш алдык. Кура җиләге дә быел уңышны мул бирде. Аны сатудан мәктәп кассасына да азмы-күпме акча керде.
—Ачылуыгызга ике ел гына вакыт үтте. Кура җиләкләрен кайчан шулай күпләп утыртырга өлгердегез дә, ничек алар матур булып үсеп китте соң? — дип кызыксынам мәктәп яны бакчасы мөдире Филүс Зиннәтуллиннан.

Кишерне — куян,  кәбестәне кәҗә “саклый”— Мәктәп яны бакчасында эш лицей ачылганчы ук башланды. Бакчаны төзелеш чүп-чарыннан тазартып, шул ук елны 50 төп алмагач, бик күп күләмдә кура җиләге утырттык. Әйткәндәй, узган ел барлык орлыкларны да үзебез әзерләдек. Мисалга, 25 сутый җиргә фәкать үзебез үстергән чәчәк орлыкларын гына чәчтек.
Мәктәп яны бакчасы күзнең явын алырлык чә­чәкләре белән генә түгел, үзенчәлекле дизайны белән дә әллә каян игътибарны җәлеп итә. Биредә музей ролен үтәүче авыл йорты белән ихатасы да, калдык материаллардан эшләнгән оазис та, чәчәкләргә күмелгән беседка да бар. Яшелчә түтәлләре дә гади генә түгел. Кәбестә түтәлен — тимердән бөгеп эшләнгән кәҗә, бәрәңгене — покрышкалардан ясалган колорадо коңгызы, ә кишерне шундый ук материалдан әзерләнгән куян “саклый”.
— Бу кадәр идеяне каян алып бетерәсез?— дип кызыксынам Филүс Фәйзәви улыннан.
— Интернеттан да алабыз, үзебез дә уйлап табабыз. Без һәр эшне укытучылар, ата-аналар, укучылар белән бергәләп башкарабыз. Мисалга, мәктәп яны бакчасындагы җәнлекләр сыннары фәкать ата-аналарның ярдәме белән ясалды. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле.
— Мәктәп яны бакчасында эшне ничек оештырасыз? Җирегез шактый зур булуга карамастан, бакчагызда чүп­нең әсәре дә юк.
— Һәр түтәлне бер сыйныфка бүлеп бирәбез. Мисалга, узган уку елында башлангыч сыйныфлар — кура, җир җиләге, алмагачлар, бишенчеләр — кәбестә, алтынчылар — суган, җиден­челәр белән сигезенчеләр — бәрәңге, унынчылар кишер үстерү өчен җаваплы булды. Алай гына да түгел, түтәл­дәге рәтләрне тәгаен укучыларга исемлек буенча бүлеп бирдек. Эш урыны анык билгеле булганга күрә, һәр укучы үзенә бирелгән участокны тәртиптә тотарга — вакытында су сибәргә һәм чүп үләннәреннән арындырып торырга тырышты. Әнә шундый бүленеш укучы­ларның җавап­лылыгын тагын да арттырды.
Шунысы куанычлы, лицей укучылары район һәм республика конкурсларында да бик теләп катнаша һәм фәкать призлы урыннар гына яулый. Мисалга, быел алар район “Чәчәкләр” конкурсында катнашып, беренче урын алган. Узган ел “Юннат— 2014” республика конкурсында үзләре эшләгән оазис белән катнашып, шулай ук беренче урынга лаек булганнар, быел исә Бөре шәһәрендә узган “Балачак бакчасы” республика конкурсында, авыл мотивларын чагылдырган йорт-музей белән катнашып, өченче урын яулаганнар.
— Төпле белемнән тыш, максатыбыз — укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү. Бу җәһәттән балаларда хезмәткә сөю тәрбияләүдә мәктәп яны бакчасының роле бәяләп бетергесез зур. Хезмәт, беренче чиратта, балаларда җавап­лылык хисе тәрбияли, — ди Филүс Зиннәтуллин.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Форма үзгәртә икән!
27-07-2017 :: Очкын
Форма үзгәртә икән!
Талантлылар мәктәбе
29-06-2017 :: Очкын
Талантлылар мәктәбе
Сочидан җиңү белән!
25-05-2017 :: Очкын
Сочидан җиңү белән!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»