Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сүз белгәннән эш белү яхшырак

29.10: Сүз белгәннән эш белү яхшырак

Сүз белгәннән  эш белү яхшыракБашлангыч сыйныф укучыларына, төпле белем белән беррәттән, яхшы тәрбия бирү бүген укытучы өчен төп шарт булып тора. Хәзер балаларны Интернет “пәрәвезеннән”, телевидение йогынтысыннан кызыклы чаралар ярдәмендә генә йолып алып була. Илеш районының Түбән Яркәй лицеенда бу эш сыйныф бүлмәләрендә генә түгел, оешма-предприятиеләр белән дә үзара килешеп алып барыла.

Күптән түгел икенче сыйныф укучылары белән дәүләт янгын сагы хезмәтенең Теләпән авылы янында урнашкан 116нчы янгын частена экскурсиягә бардык. Максатыбыз: янгын сүндерүче хезмәте белән якыннан танышу, янгын сәбәпләре һәм аннан саклану кагыйдәләрен өйрәнү.
Безне бүлек начальнигы Флорит Мирзаһитов шатланып каршы алды. Укучыларны бүлектә хатын-кыз булуы да бераз гаҗәпләндерде, чөнки мондый урында ир-егетләр генә эшли дип уйларга күнеккәнбез. Янгынга каршы хезмәт инженеры Альмира Нәбиева эшләре белән таныштырды. Флорит Фәрит улы бүлек буенча экскурсия үткәрде. Диспетчер янгын хакында хәбәр кабул ителүен күрсәтте. Уку, төрле чаралар үткәрү, теннис зал­лары, аш, йокы бүлмәләре чиста, барлык җирдә тәртип. Балалар күпсанлы грамоталар, кубоклар белән кызыксынды.
Очрашуның икенче өлеше бигрәк фәһемле итеп оештырылган иде. Сиреналарын кычкыртып, янгын сүндерү машинасы балалар каршына килеп чыкты. Янгын сүндерүче Алмаз Фазлыев һәм водитель Дифкать Маликов шартлы янгынны һөнәри осталык һәм тизлек белән сүндереп күрсәтте. Укучылар янгынның никадәр куркыныч булуын үз күзләре белән күреп, янгын сүндерүче булып көчле, батыр, курку белмәс егетләр эшләвен аңлады.
Балаларның саксызлыгы нәтиҗәсендә янгыннар булып кына тора. Көчле янгын телләренең никадәр куркыныч афәт булуын күргән балалар беркайчан да ут белән уйнамас дип уйлыйм. Шундый фәһемле дәрес оештырган өчен бүлек начальнигы Флорит Фәрит улына, начальник урынбасары Иршат Камалетдиновка һәм бу көнне дежур торган хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.

Гүзәлия ИСЛАМОВА,
башлангыч сыйныфлар укытучысы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сакланганны саклый...
29-09-2016 :: Очкын
Сакланганны саклый...
Морадым тарлавыгында
29-09-2016 :: Очкын
Морадым тарлавыгында








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»