Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Күңелле кунакханә”дә — яраткан шагыйребез

26.11: “Күңелле кунакханә”дә — яраткан шагыйребез

“Күңелле кунакханә”дә —  яраткан шагыйребезКүптән түгел Әдәбият елына багышланган марафон үтте. Анда бик күп шагыйрьләр һәм язучылар катнашты. Иң сөе­нечлесе, алар арасында якташыбыз, Татар­станның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәү­ләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин да бар иде.

Район күләмендәге чараның бер өлеше Т. Рахманов исемендәге мәктәптә үтте. Без 2нче, 3нче, 6нчы, 7нче сыйныф укучылары белән бер­лектә Роберт Миңнуллин иҗатына багыш­ланган “Күңелле кунак­ханә” тапшыруын әзерләдек. Балалар Роберт абыйларының шигырьләрен шулкадәр сәнгатьле сөйләде ки, тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.

Роберт Миңнуллин шундый күркәм чараны оештырган өчен укытучыларга һәм анда катнашкан балаларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, тапшыру үзәгендә утырган “кечкенә Роберт”ның үзенә бик охшап торуын әйтте.
Балалар да җавапсыз калмады. 7нче сыйныф укучысы Аделина Нурмөхәммәтова Роберт абыйсына аның портретын ясап бүләк итте.

Ләйсән ШӘРИПОВА,
Илеш районы Югары Яркәйдәге
Т. Рахманов исемендәге мәктәпнең
укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.





Басып чыгарырга



Каникуллар  шәп үтә!
28-06-2018 :: Очкын
Каникуллар шәп үтә!
Икенчеләр сынатмый!
31-05-2018 :: Очкын
Икенчеләр сынатмый!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»