Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Дуслык бердәмлектән башлана

30.10: Дуслык бердәмлектән башлана

Дуслык бердәмлектән башланаӘлшәй районы Гайниямак мәктәбенең ихатасына аяк басу белән үзеңне матурлык һәм муллык дөньясына килеп кергәндәй тоясың. Ни генә үсми мәктәп бакчасында! Бихисап җимеш агачлары, бакча җиләге, төрле-төрле яшелчәләрнең, тирә-якны гүзәллеккә төрүче аллы-гөлле чәчкәләрнең нинди генә төре юк икән биредә! Көз аенда да ямен югалтмаган бакчаның язын-җәен тагы да сокланырлык булуына һич шигебез юк. Быел районның төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Гайниямак мәктәбенең “Иң яхшы укыту-тәҗрибә участогы” номинациясендә җиңү яулавы юкка гына түгел шул! Димәк, биредә хезмәт сөюче, тырыш укучылар һәм тирә-якта матурлык тудыра белүче, үз эшенә җаваплы караучы укытучылар белән якыннан танышырга була.


Дуслык бердәмлектән башлана1911 елда Гайниямак авылында балаларны мәдрәсәдә җыеп укыта башлыйлар. 1918 елда авылда дүртьеллык мәктәп ачыла, соңрак, 40нчы еллар башында, ул җиде­еллыка әйләнә. Ә 1969 елда укучылар урта мәктәптә белем ала башлый. Әлбәттә, заманның каты җилләре әлеге белем учагын да урап үтми, 2009 елда ул төп гомуми белем бирү мәктәбе булып кала. Шул ук елда авыл тормышында онытылмас вакыйга була — балалар капиталь ремонттан соң яңартылган җылы, якты мәктәп бинасында укый башлый. Әйтергә кирәк, бүген ихатасында үз коесы, казанлыгы, тәҗрибә участогы булган һәм һәрнәрсәне карап-тәрбияләп торулары әллә каян күренеп торучы мәктәпләрнең берсе ул. Биредә 77 укучыга 12 укытучы белем бирә.
— Бездә укытучылар укучыларны сүз белән генә түгел, үз үрнәкләрендә тәрбияли. Һәр башлангычка бергәләп тотынып, һәр эшкә җиң сызганып, үзләре алдан төшә. Бакчада гөрләшеп бергә эшлибез, спортта, шулай ук, укучыларыбыз кебек сынатмыйбыз, барлык чараларны бергәләп оештырабыз, — ди мәктәп директоры Илвира Фазлыйәхмәтова.
Җитәкченең сүзләренә укытучылар да дәррәү кушыла, педкол­лективның узган уку елындагы уңышлары белән бүлешә. Мәсәлән, Гайниямак укытучылары педагоглар­ның спорт туризмы буенча район ярышында, укучылары кебек үк активлык күрсәтеп, 3нче урын яулаган. Матурлык тудырырга яратучы педагоглар һәм аларның укучылары кышын кардан төрле сыннар эшләү буенча да район конкурсында алдынгылар сафында булганнар.
Әлеге мәктәптә хезмәт сөюче, спорт белән дус кызлар һәм малайлар белем алуын бихисап грамоталары да күрсәтеп тора. “Хәвефсез тәгәрмәч- 2014” район слетында төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында гайниямаклылар беренчелекне алган. Укуда да, иҗатта да, фәнни-тик­шеренү эшләрендә дә уңышлары байтак аларның. Әлбәттә, бу юнәлештә дә укучыларга юлны укытучылар үз үрнәгендә күрсәтә. “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2013” конкурсының район этабы җиңүчесе Рузилә Зәкиева, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкур­сының “Һөнәргә тугрылык” номи­на­циясендә җиңүче Минзәлә Мәҗитова, “Ел укытучысы” конкурсының “Педагогик осталык” номинациясе җиңүчесе Зәйтүнә Гарифуллина — укучыларга төпле белем бирүдә табигый сәләтен, тырышлыгын, вакытын кызганмый торган педагоглар.
— Безнең мәктәп армый-талмый тир түгүче эшчән кырмыскаларны хәтерләтә. Укучыларның да, укы­тучыларның да тик торганы юк, укудан тыш вакытыбызны күңелле чаралар, яңа башлангычлар бизәп тора. Уңыш­ларыбыз да җитәрлек, тик без артык мактанырга яратмыйбыз, — дип елмая директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Таңсылу Хәбибуллина.
Менә шундый алар — Гайниямак мәктәбенең бердәм, тату укытучылары һәм укучылары!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сакланганны саклый...
29-09-2016 :: Очкын
Сакланганны саклый...
Морадым тарлавыгында
29-09-2016 :: Очкын
Морадым тарлавыгында








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»