Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Гран-при иясе... балалар бакчасына йөри

28.04: Гран-при иясе... балалар бакчасына йөри

Гран-при иясе... балалар бакчасына йөриСтәрлетамакның “Сода” мәдәният сараенда шәһәрнең 250 еллыгы уңаеннан сәнгатьле уку буенча бәйге оештырылды. Анда Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан теләге булган һәркем катнаша алды. Сәхнәдән татар, башкорт, урыс һәм чуваш телләрендә әсәрләр яңгырады. Бәйге ике этапта үтте, иң яхшылар сайлап алынды. Җиңүчеләр гала-концертта ачыкланды. Гран-прины Иглин авылыннан кечкенә Сәфинә Ибраһимова яулады.

– Сәфинәнең каушамыйча, сәләтен күрсәтә алуына чиксез шатмын! – диде җиңүченең остазы, Иглин авылы Мәдәният сарае режиссеры Гөлшат Ибәтова. – Бәйгедә беркем дә җиңелмәде, минемчә. Сәхнәдән сәнгатьле укучылар, аларны югары дәрәҗәдә хәзерләүчеләр игътибарга лаек. Сәфинә жюри әгъзаларын чая чыгышы, сәхнәдә үзен чын артистларча кыю тотуы белән дә җәлеп иткәндер. Шушы җиңү аны яңадан-яңа үрләргә дәртләндерсен.

Сәфинә Ибраһимовага 6 гына яшь. Ул Иглин авылының 3нче “Кояшкай” балалар бакчасына йөри. Шул ук вакытта, Иглин авылы Мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Максимум” үрнәкле театр коллективында шөгыльләнә. Кем белә, бәлки Сәфинә танылган актриса булыр? Киләчәктә тырышып укыса, камиллек өстендә туктаусыз эшләсә, максатына, һичшиксез, ирешәчәк ул!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сочидан җиңү белән!
25-05-2017 :: Очкын
Сочидан җиңү белән!
Сандугачтай моңлы ул!
27-04-2017 :: Очкын
Сандугачтай моңлы ул!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»