Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Апрельдә кошлар да Тукай телендә сайрый сыман

28.04: Апрельдә кошлар да Тукай телендә сайрый сыман

Апрельдә кошлар да Тукай телендә сайрый сыманАпрель – бөек әдип дөньяга килгән ай. Шуңа ел саен аның туган көнендә һәртөрле чаралар гөрләп уза. Быел шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан һәр мәдәният, мәгариф учагында матур бәйрәмнәр оештырылды. Уфада 84нче һәм 65нче – татар гимназиясе дә уңышлы эшләп килә. Биредә туган телебезгә зур игътибар бирелә. Әлбәттә, Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар да аларда гөрләп узды. 84нче Татар гимназиясендә без дә кунакта булдык.

Бәйрәм матур җыр белән башланып китте. Гимназия директоры Равил Идрисов һәммәсен дә тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерде.

– Апрель – безнең гимназия өчен һәрчак бәйрәм. Тукай алдында баш иябез. Сезгә дә, безгә дә аның васыятьләрен үтәргә язсын иде, – диде Равил Рифгать улы.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары һәм гимназия укучылары бик матур итеп Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” әсәрен сәхнәләштерде. Яшь һәм талантлы сәхнә остасы Денис Ибраһимов бәйрәмне җыр, дәртле бию белән бизәде, БДПУның 3нче курс студенткасы Зөлфирә Сөнәгатуллина бик сәнгатьле итеп “Милли моңнар”ны укып ишеттерде. Ә инде Башкортстанның атказанган артисты Вәкил Мурзинның җырлары көчле алкышларга күмелде.

Әйтергә, кирәк, биредәге укучылар Тукай иҗаты белән яхшы таныш. Әминә Мингалимова, Ранис Шәрәфуллин, Диана һәм Лиана Баһаветдиновалар, Әдилә Нигъмәтҗанова һәм башка бик күп сәләтле укучылар шагыйрьнең әсәрләрен бөтен шартын китереп, бик оста итеп сөйләп күрсәтте.

Бәйрәмгә кунакка 136нчы башкорт лицее укучылары һәм укытучылары да килгән иде. Әлбәттә, иҗади күчтәнәч белән. Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафуринең очрашуын чын артистларча сәхнәләштерде алар.
Бәйрәм ахырында сәләтле укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды. Чара күмәкләшеп “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сандугачтай моңлы ул!
27-04-2017 :: Очкын
Сандугачтай моңлы ул!
Горурлыгыбыз безнең!
30-03-2017 :: Очкын
Горурлыгыбыз безнең!








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

59 (25063)

от 23 мая 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»