Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Шәһәр уртасында – сабантуй!

30.06: Шәһәр уртасында – сабантуй!

Шәһәр уртасында – сабантуй!Ямьле җәй табигатьтә патшалык итә. Җәйне башлап җи­бәрүче күңелле милли бәйрәм­нәребез – сабантуйлар үтте инде, дисезме? Юк ла, шушы көннәрдә генә Уфада бик матур сабантуй булды әле. Шәһәр уртасында нинди сабантуй ул диеп аптырыйсызмы? Аптырамагыз, 84нче татар гимназиясе укучылары һәм укытучылары булдыра ул! Шәһәр уртасында бар шартын китереп, искиткеч күңелле һәм матур бәйрәм – милли балалар сабантуе оештырды алар. Мәктәп каршындагы “Дуслык” көндезге савыктыру үзәгенә йөрүче малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп чүлмәк ватты, аркан тартты, капчык киеп, йомыркалы кашык кабып, су тулы чиләкләр тотып, йөгереп ярышты. Һәр ярыштан соң яуланган бүләкләр, татлы күчтәнәчләр балалар күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Оештыручылар укучыларны сабан­туйның тарихы, йолалары белән таныштырды. Калфаклы кызларны, түбәтәйле малайларны Уфаның Октябрь районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Алена Одинцова, гимназия директоры Равил Идрисов җылы тәбрикләде.


Шәһәр уртасында – сабантуй!Шәһәр балалары булсалар да, укучылар туган телебездә бик матур итеп шигырьләр сөйләде, өздереп җырлар җырлады. Бәйрәм җыр-моң, уен-көлке белән үрелеп барды.

– “Дуслык”та быел 110 бала ял итте. Барлыгы биш отряд булды, шуларның өчесе милли төркемнәр, – ди лагерь җитәкчесе Гүзәл Смольянинова. – Тәрбиячеләребез искиткеч сәләтле, тырыш, барысы да үзебезнең укытучылар – Зөлфия Сафина, Алсу Мөхәммәтҗанова, Ләйсән Еникеева, Зарема Дибаева, Айгөл Ахунова.
Айгөл Рәшит кызы белән сөйләшеп тә алдым.

– Без – тәрбиячеләр, ә югары сыйныф укучылары вожатыйлар булды. Әйтергә кирәк, аларны нәниләр бик яратты, һәр сүзләрен тыңлап кына торды. Вожатыйларыбыз да сәләтле, актив кызлар, балалар белән уртак тел тиз тапты, – ди мөгаллимә. – Безнең балалар биергә, җырларга да бик ярата. Мәсәлән, үзем җитәкчелек иткән укучылар быел 2 “В” сыйныфын тәмамлады. Бик активлар. Араларында төрле милләт балалары бар. Татар телендә җыр, шигырьләрне бик теләп өйрәнделәр. “Әллүки” журналына да барыбыз да теләп язылдык.

Билгеле инде, шундый милли җанлы, һәрьяклап сәләтле балалар сабантуйда да сынатмады. Бәйрәмнән һәркем күтәренке күңел белән таралышты.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сочидан җиңү белән!
25-05-2017 :: Очкын
Сочидан җиңү белән!
Сандугачтай моңлы ул!
27-04-2017 :: Очкын
Сандугачтай моңлы ул!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»