Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Язгы тамчылар” яңа талантлар ача

27.04: “Язгы тамчылар” яңа талантлар ача

Сәхнәдә – “Чыңлы тавышлар” вокал ансамбле.Сәхнәдә – “Чыңлы тавышлар” вокал ансамбле. Дүртөйледә чираттагы “Язгы тамчылар” яшь талантлар республика конкурсы үтте.
“Язгы тамчылар” 1992 елда районда барлыкка килеп, 2003 елдан республика күләмендә оештырыла башлый. Хәзер ике елга бер тапкыр Дүртөйле шәһәрендә яшь талантлар бәйгесенең финалы уза.


Ел саен кечкенә йолдызлар барлыкка килү, катнашучылар саны арту — куанычлы күренеш. Балалар белән шөгыльләнгән, алар­ның талантын үстерүгә зур өлеш керткән педагогларга рәхмәт белдерәсе килә, чөнки аларның тырыш хезмәте “Язгы тамчылар” бәйгесенең югары дәрәҗәдә узуының күрсәткече булып тора.
Быел анда республика­ның 45 район hәм шәhәрен­нән 350 конкурсант катнашты, ягъни 76 солист hәм 36 вокаль ансамбле көч сынашты. Жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлап алу җинел булмады, әлбәттә. Танылган композитор Нур Даутов җитәкчелегендәге профессиональ жюри эшен hәрвакыт гадел башкара.

Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин җиңүчегә Гран-при бүләген тапшыра.Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин җиңүчегә Гран-при бүләген тапшыра.Әлбәттә, hәр чыгыш үзен­чәлекле, матур булды. Ләкин бәйге җиңүчесез булмый. “Язгы тамчылар-2017” республика яшь талантлар бәйгесендә Гран-прига Мәлә­вез шәhәреннән Денис Айдарбәков (җитәкчесе Резеда Хренова) лаек булды. Денис искиткеч осталык белән “Уралым” башкорт халык җырын башкарды. Моңлы, көчле тавышы белән ул тамашачыларны хәйран калдырды.
Үз номинацияләрендә Никита Березкин, Зарина Сөләй­манова (Чишмә), Оксана Ялкаева (Дүртөйле), Ләйсән Золотарева (Учалы), Зарема Шәйхетдинова (Әбҗәлил), Нәркәс Әсәдуллина (Сибай), “Тамчылар” (Әлшәй), “Чың­лы тавышлар” (Дүртөйле) hәм “Дуслар” (Яңавыл) вокал ансамбльләре I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Шулай ук лауреатлар hәм дипломантлар, махсус номи­нацияләрдә җиңүчеләр бүләкләнде.
Бәйге яхшы әзерлек белән югары дәрәҗәдә узды. Без сәләтле кызлар hәм малайларны киләсе “Язгы тамчылар”да көтеп калабыз.

Динара САФОНОВА (МӘРДАНОВА),
Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге педагогы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сочидан җиңү белән!
25-05-2017 :: Очкын
Сочидан җиңү белән!
Сандугачтай моңлы ул!
27-04-2017 :: Очкын
Сандугачтай моңлы ул!
Горурлыгыбыз безнең!
30-03-2017 :: Очкын
Горурлыгыбыз безнең!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»