Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Көчле рухлы кыз

29.01: Көчле рухлы кыз

Дөньяга ачык күңелле Илүзә ТаһироваДөньяга ачык күңелле Илүзә ТаһироваИлүзә — искиткеч көчле һәм акыллы кыз. Агыйдел шәһәрендә үткән бик күп чараларда күргәннән соң, без аның белән ул укыган башкорт гимназиясендә очраштык. Биредә ул сигезенче сыйныфта укый. Бары тик “яхшы” билгеләренә өлгәшә. Югарыда әйтүемчә, төрле чаралар, конкурс-бәйгеләрнең берсеннән дә читтә калмый ул, барысында да катнашырга тырыша. Ә бит болар берсе дә Илүзәгә җиңел бирелми, чөнки ул балачактан инвалидлыкта. Әмма туганнарына, якыннарына, дус-ишләренә чирдән өстен булуны исбат итеп, тулыканлы тормыш белән яши.

— Барысы да Ходай кулында. Мин язмышыма үпкәләмим. Үземнән бигрәк, әниемне уйлыйм, аңа баласының авыру булуы тагы да кыенрактыр. Әмма ул түзә, ничә еллар буе мине җил-яңгыр тидерми саклап килә, бар гомерен миңа багышлады. Янымда шундый кешеләр булганда, минем зарланып утырырга хакым юк, дип саныйм, — дип зурларча фикер йөртә Илүзә.
Әйе, әнисе Илмира Равил кызы да, әтисе Инсаф Фәгыйм улы да Илүзәне бик яраталар һәм аның өчен барысын да эшләргә әзер.
Илүзә Таһированы гим­назиядә дә мактап туя алмыйлар, ул безнең барыбызга да үрнәк, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә актив, диләр. Илүзә вокал белән шөгыльләнә, аеруча бәетләр әйтүдә оста. Шулай ук сугыш җырларын яратып башкара. Сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгеләрендә дә беренчелекне бирми ул, гимназиядә, шәһәр күләмендә үткән бәйгеләрдә гел беренчелекне яулый, республика күләмендәге уңышлары да җитәрлек.
Мәктәптә алгебра, геометрияне су кебек эчкән кыз ныклап торып информатика белән шөгыльләнә, “Савитар” балалар үзәгенә йөри. Менә шундый күпкырлы талант иясе ул Илүзә Таһирова. Без очрашканда да ул “әле кул эшләре буенча фәнни хезмәт өстендә эшлим” дип таң калдырды.
Киләчәктә Илүзә медик булырга хыяллана.
— Театрны бик яратам, бәлки, шул юнәлешне сайлармын дигән идем, әмма күңел күбрәк медицинага тартыла. Миңа ничә еллар дәвамында күпме кешеләр, күпме табиблар ярдәм итте, яхшы табиб булып, бурычны кайтарырга кирәк, — дип, һөнәр сайлауга бик җитди карый ул.
Ә минем озын толымлы, җитен чәчәгедәй зәңгәр күзле, искиткеч ачык күңелле бу кызның яхшы белгеч булырында бер шигем дә юк. Ул бар булмышы белән сокландыра, чөнки һәр адым авырлык белән бирелсә дә, ул һич тә бирешергә уйламый, ә иң мөһиме — аның күңелендә бар Җиһанга карата тирән сөю яши!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Талантлылар мәктәбе
29-06-2017 :: Очкын
Талантлылар мәктәбе
Сочидан җиңү белән!
25-05-2017 :: Очкын
Сочидан җиңү белән!
Сандугачтай моңлы ул!
27-04-2017 :: Очкын
Сандугачтай моңлы ул!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»