Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Әни, бүген 14, 72 алдым!”

24.08: “Әни, бүген 14, 72 алдым!”

“Әни, бүген 14, 72 алдым!”Башка илләрдә укучылар нинди тормыш белән яши, мәктәп формасы кияләрме, аларга да билге куялармы, каникуллар бармы? Шушы сораулар күпләрне кызыксындыра. Кызлар һәм малайлар, әйдәгез, бергәләп төрле илләр буйлап сәяхәткә чыгыйк.

Италиядә 13 ел укыйлар, һәр укучы ике мәктәп алыштыра. Биш ел башлангыч мәктәптә белем алалар, 11 яшьтән урта мәктәпкә күчәләр. Аны тәмамлагач, лицейларда һөнәри белем алалар. 14 яшьтә инде Италия укучысы кайсы юлдан китәчәген, нинди белгечлек алачагын хәл итәргә тиеш.
Франциядә укучыларның белеме 20 балл системасы белән бәяләнә. Укучы өйгә кайтып, “Әни бүген 14,72 алдым!” дисә, моңа һич тә аптырамыйлар. Чирек азагында әти-әниләрнең электрон почтасына һәр предметтан ничә балл куелганлыгы турында хат килә. Анда, башка чирекләр белән чагыштырып, өлгереш динамикасы да күрсәтелә.
Япониядә уку елы апрельдә башлана. Бу илдә мәктәптә белем алу өч баскычтан тора. Беренчесе — башлангыч, монда 6 ел укыйлар. Аннары урта һәм югары мәктәптә өчәр ел белем алалар. Япон укучылары 12 ел укый, шуның тугызын мотлак рәвештә үтәргә тиешләр. Каникул, бездәге кебек, ял итү түгел, ә имтиханга әзерләнү, ныклап укуга тотыну өчен бирелә.
Кытай кызлары һәм малайлары иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр — укуда, ә аннары кичке 9га кадәр өстәмә дәресләрдә, түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Атнага ике ял көне бирелә. Тик Кытай укучылары аларны бушка уздырмый. Көн буена ял итеп яту бу илдә тәрбиясезлек санала. Җәйге каникуллар өчен августта бары тик бер ай вакыт бирелә. Әлбәттә, ял итәргә түгел, ә белемеңне камилләштерү, әзерләнү өчен.
Бөекбританиядә күп кенә мәктәпләр — пансионнар. Анда укыйлар да, яшиләр дә. Шуңа да алар территориясе койма белән уратып алынган, анда берничә бина урнашкан. Британия мәктәпләрендә белем бирү белән бергә тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Риторика, халык алдында чыгыш ясау, текст һәм мәгълүмат белән эш итү, сәнгатьне аңларга өйрәтү уку программасына кертелгән.





Басып чыгарырга



Икенчеләр сынатмый!
31-05-2018 :: Очкын
Икенчеләр сынатмый!
Тел дигән дәрья бар
29-03-2018 :: Очкын
Тел дигән дәрья бар
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»