Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Тартария”дә катнашуым белән бәхетлемен!

28.09: “Тартария”дә катнашуым белән бәхетлемен!

Күренекле якташым Роберт Миңнуллин белән  бергә фотога да төштек.Каникуллар — һәрберебезнең көтеп алган иң күңелле мәле. Һәркем аны кызыклы да, файдалы да итеп үткәрергә тырыша. Минем дә быелгы җәем онытылмас тәэссоратларга бай булды, чөнки “Тартария” форумында катнаштым. Әлегә кадәр аны Актаныш районы кабул иткән булса, быел исә Татарстанның Мамадыш районында урнашкан “Кама” лагере җир­легендә үтте. Форумда катнашырга хокук алган 150 укучы арасында төрле олимпиада, конкурслар җиңүчеләре бар иде.

Башкортстаннан берүзем генә булсам да, Польша, Кыргызстан илләреннән, Әстерхан, Мәскәү, Түбән Новгород, Ырынбур, Пермь, Самара, Ленинград, Ульяновск өлкәләреннән, Удмуртия, Коми республикаларыннан килгән кызлар-малайлар белән бик тиз дуслашып өлгердем. Аларның күпчелеге татар телендә иркен сөйләшә иде.
Төбәкара мәгариф форумының һәр көне яңа дәресләр, файдалы чаралар белән истә калды. Без монда укыдык та, проектлар да төзедек, уйнадык та, биедек тә. Colgate компаниясенең Русиядәге партнёры, бизнес-тренер Елена Розит, халыкара класслы яшьләр тренеры, литвалы Лаймонас Рагаускас, Planeta.ru платформасы проектлары җитәкчесе, социаль проектлар эшләүче Алексей Сахаров, Анна Синеглазова, Испаниянең билгеле продюсеры Дария Бикбаева, Эстониядән килгән эксперт Александр Курушев, проектны планлаштыру вакытында була торган киртәләр, аны ресурслар белән тәэмин итү, кызыклы итеп тәкъдим итү хакында сөйләп, осталык дәресләре уздырдылар. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, бүлек җитәкчесе Гөлия Мусина, Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, беренче татар блогеры — “татар малае” Ринат Галиәхмәтов белән очрашу, Мамадыш шәһәренең күренекле җирләренә экскурсия, татар һәм инглиз теле дәресләре, берсеннән-берсе кызыклы кичәләр, уеннар – барысы да истә калырлык булды.
Мамадыш районы җитәкчесе Анатолий Иванов очрашуда уңышка ирешү серләре белән уртаклашты. “Сез — бик бәхетле балалар! Сезнең кебек вакытта мондый мәгариф форумнары безнең хыялларда да юк иде. Ә сезнең бөтен мөмкинлекләрегез дә бар, барысы да үзегездән тора. Нәтиҗәле һәм файдалы эш көннәре телим сезгә, тырышып эшләргә, югары үрләрне яуларга язсын!” — дигән теләктә калды Анатолий Петрович.
ТНВ компаниясе сәләтле балалар хакында сюжет төшерде. “Тартария” форумының матбугат үзәге, фото, видеоларны тиз арада эшкәртеп, сайтларга куеп барды. 
Форум яшьләре белән күрешергә танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин килде. Очрашу бик күңелле узды: без аның белән бергәләп шигырьләр укыдык, җырлар башкардык, кызыклы вакыйгалар турында сөйләштек. Минем Илештән икәнне белгәч, ул: “Алайса, без синең белән туганнар инде!” – дип , шаяртып алды.
Санаулы көннәр сизелми дә үтеп китте. Күпме яңа белем, кызыклы кешеләр белән очрашулар, дуслар, онытылмаслык хатирәләр бүләк итте әлеге форум!  Һәркем үзенең хыялына бер адымга якынайды, гади генә идеяне дә перспективалы проектка  әйләндереп булуына ышанычы артты. Анда катнашырга мөмкинлек тудырган өчен Башкортстанның Мәгариф министрлыгына, оештыручыларга, искиткеч ягымлы кураторларга зур рәхмәт!
Диана СӘГАДИЕВА.





Басып чыгарырга



Икенчеләр сынатмый!
31-05-2018 :: Очкын
Икенчеләр сынатмый!
Тел дигән дәрья бар
29-03-2018 :: Очкын
Тел дигән дәрья бар
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»