Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Шашка уйнагыз!

26.10: Шашка уйнагыз!

Бәләкәчләр көч сынаша.Бәләкәчләр көч сынаша.Күптән түгел Илеш районы Түбән Яркәй авылындагы “Баланың сәлә­тен үстерү үзәге”ндә шашка турниры үтте. Анда катнашырга барлык балалар бакчаларыннан 14 малай һәм 16 кыз килде.

Мәктәпкә әзерлек төр­кеме дәртле ритмик күне­гүләр белән кунакларның кәефен күтәрде. Бакча мөдире Ләйсән Камалтдинова нәни дусларыбызга унышлар теләде. Ярыш спорт залында дәвам итте. Хөкемдарлар — югары категорияле инструктор Чулпан Исламова һәм тәрбияче Айгөл Якупова җиңүче­ләрне билгеләде. Кызлар арасыннан иң оста уенчы дип Илеш балалар бакчасыннан Рәйлә Сибәгатуллина танылды. Икенче урынга — Татыштан София Федосеева, өченчегә Яркәйдәге 3нче балалар бакчасыннан Азалия Әгълетдинова лаек булды. Малайлар арасыннан беренчелекне Марат Нуриев (1нче балалар бакчасы) алды. Икенче-өченче урын­нарны Этәйдән Әмир Баһауов белән Бишкурайдан Ислам Гобәйдуллин яулады. Турнирны юга­­ры дәрәҗәдә оештыручыларга, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәк­чесе Лиза Әһәдуллинага, әти-әниләргә, тәрбия­челәргә рәхмәт белдерәбез.
Ярышларда катнаштыру баланы җитдилеккә, чит җирдә югалып калмаска һәм зур җаваплылыкка өйрәтә. Гомумән, шашка уены балаларның уйлау сәләтен үстерә, мәктәптә алар төгәл фәннәрне жиңел үзләштерә.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: әти-әниләр, нарасыйларыгызга игътибарыгызны арттырыгыз, кичләрен, зәңгәр экраннарны, телефоннарны, интернетны онытып, балаларыгыз белән шашка, шахмат уйнагыз. Нәтиҗәсен үзегез күрерсез!
Айгөл ЯКУПОВА,
“Баланың сәләтен үстерү үзәге” тәрбиячесе.





Басып чыгарырга



Икенчеләр сынатмый!
31-05-2018 :: Очкын
Икенчеләр сынатмый!
Тел дигән дәрья бар
29-03-2018 :: Очкын
Тел дигән дәрья бар
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»