Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Туган телен белгән – югалмас!

25.01: Туган телен белгән – югалмас!

Туган телен белгән – югалмас!10-12 гыйнварда башкаланың К. А. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә туган телләр буенча төбәк олимпиадасы узды. Әлеге бәйгегә татар, мари, удмурт, чуваш телләрен яхшы белүче 163 укучы килгән иде. Алар барысы да — район һәм шәһәр күләмендә узган олимпиада җиңүчеләре. Төбәк этабы ана телен яхшы белүче кызлар һәм малайларга үзләрен сынап карау өчен яңа мөмкинлекләр ачты.

Өч көн дәвамында барган көчергәнешле бәйгедә укучылар текстка әдәбият һәм тел буенча анализ ясады, инша язды һәм тест биремнәре үтәде. Мари теле һәм әдәбияты буенча олимпидада 23 укучы катнашты. Ә җиңүне Мишкә районы укучылары яулады. Чуваш теле һәм әдәбияты буенча көч сынашкан 20 укучы арасыннан Дәүләкән, Авыргазы, Бәләбәй районнарыннан килүчеләр алдынгылар сафына басты. Удмурт теле һәм әдәбияты буенча олимпидага 11 укучы килсә, аларның иң зирәк­ләре Яңавыл һәм Тәтешле районнарыннан булды.
Быел татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк олимпиадасына 110 укучы килгән. Туган тел сөюче­ләрнең Күгәрчен, Зианчура, Мәчетле кебек ерак районнардан да килүе игътибарга лаек. Белемнәрен сынап карарга теләүчеләр арасында егетләрнең дә булуы аеруча шатлыклы. Алар — Чакмагыш, Бәләбәй, Иг­лин, Федоровка, Нуриман, Чишмә, Балтач, Краснокама, Куергазы, Яр­мәкәй районнары һәм Уфа мәк­тәпләрендә белем алучы 9-11нче сыйныф егетләре. Ә менә Балтач районының Иске Балтач 1нче мәктә­беннән 10нчы сыйныф укучысы Динис Мансуров белән Чишмә районының Биш­кәҗә мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Илшат Янбухтин призерлар исем­легенә керде.
Шунысы сөенечле: төбәк олимпиадасына Бакалы, Дүртөйле, Бүздәк, Бишбүләк, Әлшәй районнарыннан укучылар ел да күпләп килә. Мәсәлән, Бакалыдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Снежана Заманова быел да алты укучы алып килгән. Ныклы әзерлекле укучылар сынатмады: җиңүче һәм призер исемен яулап кайтып китте. Бакалы 1нче һәм Иске Куян мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары Гөлназ Рамазанова белән Арина Муллагалина — җиңү­челәр, ә 2нче мәк­тәптән 10нчы сыйныф укучысы Ләйлә Хәкимова призерлар сафын тулыландырды.
Кышкы каникул көн­нәрендә ял итмичә, олимпиада биремнәренә әзер­ләнеп утыру җиңел эш түгел, әлбәттә. Ләкин тырышлык беркайчан да бушка китми, үсәргә, бе­лемеңне камил­ләш­те­рергә, үзеңне күрсәтергә ярдәм итә. Башкалада узган әлеге чарада катнашучылар — белем үрләрен яулаучы кыю кызлар һәм егетләр. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булуын телисе килә.





Басып чыгарырга



Икенчеләр сынатмый!
31-05-2018 :: Очкын
Икенчеләр сынатмый!
Тел дигән дәрья бар
29-03-2018 :: Очкын
Тел дигән дәрья бар
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»