Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бәхетле заманда яшәдем!

09.06: Бәхетле заманда яшәдем!

Бәхетле заманда яшәдем!“Кызыл таң”да кунакта кемнәр генә булмый! Ерак районнардан күңел зарлары белән килүче укучыларыбыз да, республикада киң билгеле шәхесләр дә еш атлый редакция бусагасын. Бүгенге кунагыбыз: шагыйрә, журналист, “Рәйхан” телевизион тапшырулары авторы, милләтара тапшырулар иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева икенче төркемгә карый. Ул — Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, бу исемне республика тарихында икенче булып алган. “Милләтара татулык” республика конкурсында беренче һәм икенче урыннар яулаучы.


Бәхетле заманда яшәдем!“Ай буе бәйрәм итәм!”
— Мин 19 июньдә туганмын, ә паспортта ялгыш июль дип язганнар. Шуңа күрә туган көнемне хаклы рәвештә ай буе бәйрәм итәм, — ди тиздән түгәрәк юбилеен билгеләячәк Халисә Мәсгуть кызы.

Халисә Мөхәммәдиева Нуриман районының Кушкүл авылында туган. “Бу авыл зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә”, дияргә мөмкиндер аның турында. Кушкүлдә бүген барлыгы бер дистәгә якын гына йорт калган. Кайчандыр ике зур күл янәшә­сендә иркәләнеп кенә утырган авыл тирәсендә 60нчы елларда нефть­челәр бораулау эшләре үткәргән. Шуннан соң күлләр кипкән...

Кызларга җитми!

— Авылда беркемем дә калмады, шулай да кайтып йөрибез, өйне сатмадык, әткәй-әнкәй истәлеге итеп саклыйбыз, — ди Халисә ханым. — Гаиләдә биш кыз белән бер малай үстек, мин — өченчесе. Әти, безне яратып, еш кына: “Кызларыма җитми инде!” — дип кабатлый иде. Әнкәем Әминә Хәйретдин кызы 72 яшендә бозга таеп егылып, сөякләре сынып, бик җәфаланып үлде. Әтием — сугыш ветераны, бу дөнья белән 95 яшен тутырып хушлашты.

Тере-үлгән

Әтисе Мәсгуть Шәймәрдан улы Брянск юнәлешендәге сугышта бул­ган, ике тапкыр яраланган. Бөтен Хәтер китапларында да ул исән чагында ук үлгән, Орел өлкәсе Воробьевка авылындагы туганнар кабер­легендә җирләнгән, дип телгә алына. Ә чынында дүрт ел элек кенә үлгән, кабере — Кушкүл авылында.

— Әти Орел өлкәсендә авыр яраланган булган, ниндидер гаилә аны тәрбияләп, аякка бастырган. Үзенең частен эзләп барганда, үлгәннәрнең тик чаңгыларын гына таба. Үзе 80 яшендә дә урманга чаңгыда йөри иде, — ди Халисә Мөхәммәдиева.

Хыялга юл башы

Башлангыч мәктәпне авылда укып, Ишембайда 1нче интернат-мәктәптә белем ала иҗат ялкынында янган кыз. Интернатта әнисеннән кычкырып елап аерылып калса да, китап дөньясына эләгүен аңлап, тынычлана, хәтта үзен бәхетле тоя башлый. Югыйсә, авыл китапханәсендә ул укымаган китап калмый. Бишенче сыйныфка укырга килүче кыз китаплар белән танышуны Норвегия язучысы Кнут Гамсунның дүрт­томлыгыннан башлый. Өлкән сыйныфларны туган авылыннан сигез чакрым ераклыкта урнашкан Байгилде урта мәктәбендә тик яхшы билгеләргә укый. Аннары Уфага килә, Башкортстан дәүләт университет­ының филология факультетында белем ала. Икенче курста ук аны “Акчарлаклар” әдәби түгәрәгенең старостасы итеп куялар. Иҗатта кайный, шигырь­ләр яза. Фәнни докладлар белән Ташкент, Казан шәһәрләренә бара. Китап укый да китап укый. Үзе әйтүенчә, шул елларда бөтен татар шигъриятен укып чыга, бигрәк тә Хәсән Туфан белән мавыга. Диплом эшен “Сәнгатьле уку” темасына яклый, кызыл диплом ала.

Хезмәттә беренче адымнар

Бу хакта Халисә Мөхәммәдиева болай ди:

— 5нче курста укыганда деканатка чакырдылар да, Туймазы шәһәр гәзитеннән кешеләр килгән, сине тәкъдим иттек, диделәр. Укуымны тәмамлап, шунда киттем. Хатлар бүлегендә әдәби хезмәткәр булдым. Аннары мине мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары итеп күчерделәр, гәзитнең татарчасын чыгара, редакция каршындагы “Алтын башак” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә башладым. Монда эшләгән 8 ел ныгыну, тернәкләнү чоры булды. Гәзит ике телдә нәшер ителгәнгә, тәрҗемә эшенә дә өйрәндем. Шушы елларда гел шигърият, әдәбият белән мавыктым. Башлап язучылар белән эшләү бик кызыклы иде.

TV

Халисә Мәсгуть кызының бәхе­тенә, аның “Алтын башак” әгъзасы буларак чыгыш ясавын шул ук 1986 елда Башкортстанның Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп тәгаенләнгән Денис Бүләков ишетеп кала һәм аны өметле дип табып, телевидениегә эшкә чакыра. Цензураның көчле заманы була, бер хата китсә дә, өлкә комитетына чакыртуларын көт тә тор. Сәясәт эчендә йөзә белергә кирәк. Халисә Мәсгуть кызы башта балалар өчен тапшырулар редакциясенә килә, ярты елдан өлкән мөхәррир итеп тәгаенләнә, шуннан авыл хуҗалыгы редакция­сенең өлкән мөхәррире була. 1991 елда аңа татар телендә тапшырулар эшләргә тәкъдим итәләр. Бер ай эчендә яңа тапшыру әзерләргә кушыла.

“Рәйхан”

— Беренче тапшыруымны “Телем. Җирем. Халкым” дип атадым. Әмма бу бик озын исем булып чыкты. Шигырьләрдә эзләндем. Тукайның “Ник. Нигә?” шигырендәге “рәйхан” сүзе (аңа “хуш исле җил” дип искәрмә дә бирелгән иде) бик ошады. Тап­шыруымның кешеләрнең күңел­ләренә хуш исле җил булып керүен теләп, бу исемне сайладым. Халык эшемне кабул итте, яратты. Гади халык яшәеше белән кызыксындым, кул эшләре белән мавыкканнарны табарга тырыштым, хәлле кешеләргә, начальникларга кагылмадым. Соңрак фольклорга багышланган “Сәйран”, аннары ике ел “Орнамент” дигән, тапшыру эшләдем, — ди билгеле журналист.

Кино

— Кино белән бәйләнешегез нинди? — дигән сорауга Халисә Мөхәммәдиева болай дип җавап бирә:

— Мин үземне бәхетле дип саныйм, чөнки мин телевидениегә килгәндә гөрләтеп кинога төшерәләр иде. Операторлар белән эшкә чыгып китәбез, зур магнитофон сөйрибез. Тавышны магнитофон тасмасына язабыз, ә оператор кинога төшерә. Киносюжетка барлыгы ике минут бүленә, шул вакытта барлык әйтәсе сүзеңне сыйдырырга кирәк. Видеодан аермалы буларак, кино туза торган әйбер түгел, ул — мәңгелек. Без төшергән тасмалар телевидение архивларында саклана, аларның күбесе дискларга күчерелгән, күчерелмә­гәннәре дә бар. Кино тасмасында 7-8 ел эшләдем. Алянус Биктимеров, Вәгыйзь Шәрифуллин, Владимир Желябов, Ренат Әмирханов кебек көчле операторлар белән эшләү бәхете тиде. Ирем Марсэн 45 ел оператор эшендә булды. “Рәйхан”ны күп еллар аның белән бергә төшердек. Аның белән “Иделдән Уралга таба”, “Корчагинча яшәргә” (Кәүсәрия Шәфый­ковага багышланган) документаль фильмнар төшердек. 2003 елда Русиядә беренче булып Даян Мурзин турында “Кара генерал” фильмы эшләнде. Бу фильм зур популярлык яулады. Быел Нуриман районында шушы фильм буенча зур очрашулар үткәрдек, әле Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка тамашачылар белән очрашу өчен чакыру алдык.

Бүген

Халисә Мөхәммәдиева бүген хаклы ялда, әмма ял итми.

Тормыш иптәше белән клиплар төшерә, шәхси архивларын барлый. Фильмнар эшләвен дәвам итә. Республиканың билгеле шәхесләре Фәридә Кудашева, Наҗар Нәҗми турында материаллар туплый. “Бал яратам” дигән шартлы исемдәге балалар китабы нәшриятта үз чиратын көтә. Туган авылының 100 еллыгын билгеләргә әзерләнә, аңа да мәгълүмат җыя. Ике кызы, өч оныгы бар. Тормыш матурлыгына куанып яши. Буш вакытында шигырьләр яза.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Кинолы елларымны  сагынам”
10-01-2017 :: Русия киносы елы
“Кинолы елларымны сагынам”
“Йолдыз”лы күргәзмә
24-11-2016 :: Русия киносы елы
“Йолдыз”лы күргәзмә
“Яшел планета”  яшәячәк!
27-10-2016 :: Русия киносы елы
“Яшел планета” яшәячәк!
Туган яктан илһам алган
27-09-2016 :: Русия киносы елы
Туган яктан илһам алган
“Аксакал корына җиткерергә кирәк!”
27-08-2016 :: Русия киносы елы
“Аксакал корына җиткерергә кирәк!”
Онытылмый ул дәвер...
23-08-2016 :: Русия киносы елы
Онытылмый ул дәвер...
Кино килгән, кино!
16-08-2016 :: Русия киносы елы
Кино килгән, кино!
Объективта —  тормыш үзе!
9-08-2016 :: Русия киносы елы
Объективта — тормыш үзе!








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»