Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Аулак өй чакыра”

27.05: “Аулак өй чакыра”

“Аулак өй чакыра”Шушы исемдәге конкурс районның иң оста һәм талантлы үзешчән коллективларын ачыклады.

Миякә районында борынгы халык йолаларын, уеннарны “тарих арбасына” ыргытырга ашыкмыйлар. Киресенчә, аларны ешрак искә төшереп, яшьләрне бай эчтәлекле, тәртипле, тәрбияле тормыш белән яшәргә өйрәтү чараларының берсе итеп карыйлар. Яңарак авыл сәхнәләрендә гөрләп узган “Аулак өй чакыра” конкурсы шуның бер ачык мисалы.


Әлеге бәйгенең йомгаклау өлеше шушы көннәрдә район үзәгенә терәлеп утырган Родниковка авыл мәдәният йортында узды. Финалга чыккан Родниковка, Бәләкәй Кәркәле, Качаган, Канбәк, Мәнәвезтамак һәм Шатмантамак авылы үзешчән артистларын, театрлаштырылган тамаша сөю­челәрне, Уфа кунакларын район хакимияте башлыгы Ришат Актуганов кайнар сәламләде. Ришат Габдрәшит улы финалга чыгучыларны ирешелгән уңышлары белән котлады һәм аларга татар халкының милли традицияләрен, мәдә­ниятен саклауга керткән зур өлеш өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Жюри составына конкурсны оештыручы булган Башкортстан татарлары конгрессы әгъзалары: композитор Алик Локманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, күре­некле җырчы, шулай ук парламент депутаты Айдар Га­лимовның Миякә­дәге ярдәмчесе, район татарлары конгрессының башкарма комитеты әгъзасы Вилсур Нәфыйков, район Советы секретаре, район татарлары конгрессы рәисе Салават Хафизов һәм мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Хәмидуллин кебек абруйлы кешеләр керүе финалга аерым дәрәҗә өстәде.
Ә жюри әгъзаларына шактый авыр бурыч төште, чөнки яхшылардан-яхшыны сайлап алу җиңелдән булмады. Катнашучылар барысы да искиткеч зур сәхнә осталыгы, халыкчанлык белән аерылды. Шулай да бәйге җиңүчесез булмый – призлы урыннарны Бәләкәй Кәркәле, Родниковка һәм Шатмантамак мәдәният йорты коллективлары яулады, ә Гран-при, берсүзсез, кан­бәклеләргә бирелде.
Шыгрым тулы залга җыелган урта буын кешеләре театрлаштырылган бай эчтә­лекле тамашаларны карап, яшьлеген юксынып, аулак өйле авылларын сагынып утырса, бүгенге яшьләр мәхәббәттә тыйнаклык, бер-береңә карата илаһи ихтирам ничегрәк чагылуын, “Аулак өй” ишеген ачтыру йоласы” кебек тамашаларны күреп сокланды, фәһем алды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Рәссамнар –  Интернетта
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Рәссамнар – Интернетта
Әсәрләре генә картаймый!
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әсәрләре генә картаймый!
Тәрҗемәчеләр бүләкләнде
27-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәрҗемәчеләр бүләкләнде
Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
Егетләр шатлык өләшә
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Егетләр шатлык өләшә
Халыкара балет фестивале ачылды
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Халыкара балет фестивале ачылды
Яңгырады курай моңнары
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңгырады курай моңнары








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»