Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Дөньякүләм чараны каршылап

12.07: Дөньякүләм чараны каршылап

Дөньякүләм чараны каршылапБашкортстанда беренче тапкыр татар фольклоры фестивале узды.

2020 елда Уфада Бөтендөнья Фольклориадасы узачак. Шул уңайдан республиканың милли оешмалары әзерлек чаралары уздыра башлады. Шуларның берсе – 28 июньдә Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда узган татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган беренче фестивале. Әлеге чарада 8 төркем катнашты. Казаннан чарада Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге төркем дә катнашты. Алар җиңүчеләрне, оештыручыларны һәм бәяләмә төркеме әгъзаларын бүләкләде.


Бәйрәмгә популяр җырчылар Дамира Сәетова һәм Айрат Халиков, композитор Илгиз Закиров та ямь өстәде.
“Җырлыйк әле” дип аталган фестивальдә икенче урынга – Краснокама районының “Ак калфак” төркеме, өченче урынга Салават шәһәренең “Ак калфак” төркеме лаек булды. Беренче урынны Туймазы районының “Җидегән йолдыз” төркеме яулады.
Фестивальдәге чыгышларны оештыручы, Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Люция Вафина беренче фестиваль уңаеннан фикерләре белән бүлеште:
– Башкортстан хатын-кыз­ларының “Ак калфак” оешмасы соңгы елларда бик күп бүлек­чәләрен ачты. Әгәр узган ел ахырында аларның саны 19 булса, бүген 26га җитте. Урыннарда фольклор төркемнәрен сайлау эшләрен шул бүлекчәләребез башкарды. Чөнки андый төркемнәр һәр районда берничә. Кызганычка каршы, Бишбүләк районының “Ак калфак” һәм башка кайбер көчле төркемнәр килә алмады. Киләчәктә фестиваль тагы да колачлырак узар дип уйлыйбыз.
Бу чара милли кием, җыр-бию һәм гореф-гадәтләрне күрсәтүдән бигрәк, яшь буынга миллилекне сеңдереп калдыру максатыннан уздырыла, – диде Люция Вафина.
Чараны кабул итүче “Бабай утары”ның “бабае”, күренекле композитор һәм эшкуар Фәнир Галимов та киләчәккә өмет белән карый:
– Мондый чараны беренче тапкыр уздыруыбыз. Монда “Сәләт” аланы балалары һәм райондагы татар балалары да катнашты. Аларның да халык иҗатын күреп үсүләре мөһим.
Башкортстанда милли мәнфә­гатьләрдә республика җитәкчелеге һәрдаим хәстәрлек күреп тора. Без үзебез дә ярдәм көтеп утырмый, кулыбыздан килгәнне эшләргә тиешбез, – диде Фәнир Галимов.
Чара ахырында фестивальне оештыру эшләренә йомгак ясалды. Анда чараны оештыручы “Ак калфак” оешмасы рәисе Люция Вафина һәм кабул итүче “Бабай утары”ның хуҗасы композитор Фәнир Галимовка зур рәхмәт белдерелде. Фәнир Галимовны Башкортстанның 2018 елгы “Ел татары” дип игълан итү кирәклеге турында тәкъдимнәр яңгырады.
Фольклор фестивалендә кунак буларак чуваш һәм мари төркемнәре, шулай ук берничә районның татар төркемнәре дә катнашты. Алар арасында Бакалы районы керәшен татарларының “Туганай” төркеменең ут чәчеп торган әби-бабайлары иң зур алкышлар белән озатылды.
Кунаклар һәм чарада катнашучылар “Бабай утары” белән дә танышты. Утар тагын да баеган. Анда совет чорының авыл өе һәм мәчет тә калкып чыккан.

Мөнир ВАФИН.





Басып чыгарырга



Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
Сегодня, 14:35 :: Мәдәният һәм сәнгать
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
Спектакльгә  рәхим итегез!
13-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Спектакльгә рәхим итегез!
Самавырга кунакка!
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Самавырга кунакка!
Милли йолаларны яратучы кыз
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Милли йолаларны яратучы кыз
Без салкын чәй эчмибез
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Без салкын чәй эчмибез
Самавырлар гөжләп торды
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Самавырлар гөжләп торды
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»