Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Даны еракларга яңгырый

28.01: Даны еракларга яңгырый

Даны еракларга яңгырыйРусиядә иң беренче опера моннан 280 ел элек яңгырый. 1736 елның 29 гыйнварында – Анна Иоанновна патшалык иткән чорда – Русиягә Италиядән опера труппасы килә, ул Франческо Арайяның “Мәхәббәт һәм нәфрәт көче” әсәрен сәхнәләштерә. Соңрак француз, немец труппалары барлыкка килә, урыс труппасы эшли башлый. Ул Санкт-Петербургта А. Сумароковның “Цефал һәм Прокрис” әсәре буенча шул исемдәге операны куя. Анда яшь музыкантлар катнаша, киләчәктә билгеле композиторлар буласы Максим Березовский белән Дмитрий Бортнянский иҗат юлын нәкъ шушы сәхнәдә башлый. Алар белән бергә “дилетант”лар, ягъни үзешчән җырчылар да чыгыш ясый. Комик опералардан комик театр һәм водевиль барлыкка килә. Русия операсында А. Алябьев, М. Глинка, И. Стравинский исемнәре пәйда була.

Совет чорында опера сәнгатендә Дмитрий Шостакович исеме яңгырый. Аның Н. Гоголь әсәре буенча куелган “Борын” операсы гротеск сыйфатлы була һәм зур уңышка ирешә. Сергей Прокофьевның “Сугыш һәм солых” операсы да яхшы бара, аның “Чын кеше турында повесть” әсәре дә тамашачы күңелен бик тиз яулый. Нәкъ шул чорда сәхнәгә көнбатыш илләреннән килгән рок-опера чыга.

Советлар Союзы таркалгач, күп кенә театрлар операдан баш тарта. Әмма нәкъ шул елларда урыс операсы чит илләрдә күпләп куела башлый. Туксанынчы еллар азагына безнең илдә дә опера сәнгате яңара. Бу өлкәдә Мария, Зур театрлар, Пермь, Самара шәһәрендәге сәнгать учаклары олы уңышка ирешә.

Башкортстан операсы башкорт халык җырлары, урыс классикасы һәм дөнья операсы традицияләренә таяна. Уфада иң беренче спектакль 1890 елда яңгырый. Аны Семенов-Самарский труппасы куя. Анда Федор Шаляпин да була. Уфада ул беренче тапкыр солист буларак чыгыш ясый.

Башкортстан операсы башкорт халкының йолалары, легенда һәм җырларыннан төзелгән музыкаль спектакльләрдән башлана. Соңрак анда Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”, Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым”, Мөхәммәтша Бура­нгуловның “Башкорт туе” спектакль­ләренә язылган музыка да кулланыла.

1930 елда Уфада һәм Казанда Мәҗит Гафуринең “Эшче” поэмасы буенча опера куела. 1932 елда аның авторларыннан берсе булган Газиз Әлмөхәммәтов тырышлыгы белән милли кадрлар тәрбияләүче опера студиясе барлыкка килә. 1940 елда Аксаков йортында М. Вәлиевның “Сакмар” операсы дөнья күрә, берничә айдан “Мәргән” әсәре яңгырый.

Башкорт операсы 40нчы елларда аерым жанр буларак формалаша. Иң беренче спектакльләрдә Г. Хәбибуллин, Х. Галимов, Б. Вәлиева, З. Ильбаева, М. Сәлигаскәрова, М. Хисмәтуллин катнаша. Операда халык иҗатына зур урын бирелә. Нәкъ шул елларда А. Эйхенваль Мөхәм­мәтша Бурангулов либреттосына “Ашкадар” операсын яза.

50нче елларда Заһир Исмәгый­левның “Салават” һәм “Шәүрә” опералары дөнья күрә, 80нче елларда аның “Урал илчеләре” операсы сәхнәгә менә. Бу әсәрләр Башкортстан операсы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Аларның даны ил һәм дөнья күләмендә дә билгеле.

1977 елда Мәскәүдә узган Башкортстан көннәрендә Л. Степанов һәм Заһир Исмәгыйлевның “Сыңрау торна” һәм Салават Низамет­диновның “Ай тотылган төндә” әсәрләре зур уңыш белән яңгырый. 2004 елда Заһир Исмәгыйлевның “Каһым түрә” операсы “Алтын битлек” Милли театраль премиясенә лаек була.

Башкортстан опера сәнгатенең даны бүген дә төрле илләр һәм кыйтгаларда яңгырый. Аскар һәи Илдар Абдразаковлар, Светлана Аргынбаева, Илһам Вәлиев кебек башкаручылар аны яңа төсләр белән баета.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфа кызы популяр шоуда катнаша
Вчера, 15:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа кызы популяр шоуда катнаша
Борай районында “Йәйгор” булып узды
Вчера, 14:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
Борай районында “Йәйгор” булып узды
Мигель Уфада бию мәктәбе ача
17-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мигель Уфада бию мәктәбе ача
Роберт Миңнуллин: “Теләсә нишләсеннәр…”
16-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Роберт Миңнуллин: “Теләсә нишләсеннәр…”
“Туганлык”ка рәхим итегез!
15-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Туганлык”ка рәхим итегез!
Радик Юлъякшин "Туган як" җырын башкарачакмы?
15-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Радик Юлъякшин "Туган як" җырын башкарачакмы?
Үлгәч тә тынгылык юк
14-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Үлгәч тә тынгылык юк
Фестивальдән ...дәваханәгә
4-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фестивальдән ...дәваханәгә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»