Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Ике аккош” янә Уфада!

22.12: “Ике аккош” янә Уфада!

“Ике аккош” янә Уфада!“Ике аккош” янә Уфада!Фестивальнең Гала-концерты яңа исемнәрне ачты.

Аккош —− дөньяда иң матур кош. Мәхәббәт, тугрылык, тыныч­лык, илаһилык − — бу кошлар нәкъ шушы сыйфатларны гәүдәләндерер өчен табигатьтә яратылган кебек.


Өч ел элек Уфада Башкортстан татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе башлангычы белән “Ике аккош” музыка һәм җыр фестивале булдырылды. Ул пар аккошлардай соклангыч ике шәхескә —−башкорт һәм татар эстрадасы җыр­чысы, РСФСРның атказанган, Башкортстан­ның һәм Татарстанның халык артисты, Татар­станның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашева (1920-2010) һәм күренекле аккордеончы, композитор, РСФСР­ның атказанган, Башкорт­станның халык артисты Бәхти Гайсин (1930-1991) иҗатына багышланды.

Фестивальнең сайлап алу туры төбәкләрдә уза. Фәридә Кудаше­ваның туган ягында — Чишмә районында җырчылар көч сынаша, ә Бәхти Гайсинны дөньяга биргән Авыргазы районында халык уен коралларында уйнаучылар ярыша. Җиңүчеләр Уфада Гала-концертта чыгыш ясый.

Быел “Ике аккош” республика бәй­гесенеңӊ Гала-концерты Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбленең концерт залында үтте. Кичәне Баш­кортстанныңӊ атказанган артисты Эльмира Саматова һәм шагыйрь Нурлан Ганиев алып бардылар. Алар бәйгенең икенче турында алтмышка якын кеше катнашуын әйтте, оештыручыларга — республика татар­ларының Милли-мәдәни автономиясенә, Мәдәният министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортына, Башкортстан халыклары ассамблея­сенә, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләренә рәхмәт белдерде. Конкурсантларны һәм тамашачыларны шатлыклы вакыйга белән котлап, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова, конкурсныңӊ кураторы Башкорт­станныңӊ һәм Татарстанныңӊ халык артисты Айдар Галимов чыгыш ясадылар.

Йомабикә Сәләхетдин кызы Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның һәммәбез өчен ихлас ярат­кан һәм ихтирам иткән шәхесләр булуын, аларның моңы һәм иҗаты дуслаштыру миссиясен үтәүне билгеләде. Парламент рәисе Константин Толкачев исеменнән сәламләү сүзләрен укып ишеттерде.

Чара Фәридә Кудашеваныңӊ халыкчан иҗатын һәм кабатланмас моңын, виртуоз музыкант, оста аккомпаниатор Бәхти Гайсин иҗат иткән әсәрләрне халык күңелендә саклау максатыннан оештырыла.

Айдар Гани улы, тәбрикләү сүзләре белән беррәттән, киләчәктә фестивальгә зуррак игътибар таләп ителүен ассызыклады.

Рәсми өлештән соң җиңүчеләр чыгыш ясады, иң осталарның исемнәре аталды.

Икенче турда алтмышка якын кеше катнашкан. Чишмә районында үткән җыр бәйгесендә Рәзидә Әхмәтова (Балтач районы) — беренче, Айнур Шәйхәйдәров (Бүздәк районы) белән Айгөл Сәгыйтова (Учалы районы) — икенче урын алды, өченче урынны Филюс Вәлиев (Бүздәк районы), Марат Әнвәров (Авыргазы районы), Зөлфирә Сөнәгәтуллина (Стәрлетамак шә­һәре) бүлеш­теләр.

Авыргазы районында узган конкурста — уен коралларында уйнаучылар ярышында Илгиз Насыйров (Авыргазы районы) — беренче, Фәвәрис Габидуллин (Уфа шәһәре) — икенче, Фәрит Яхшыгулов (Кырмыскалы районы) өченче урынга лаек булды. Учалы районыннан Айгөл Сәгыйтова җыр буенча икенче урынны алса, гармунда уйнап беренчелекне яулады.

Коллектив чыгышлар арасында беренче урынны Бәхти Гайсинның якташлары — Авыргазы ра­й­оны тальянчылары алды. Икенче һәм өченче урынга Бижбүләк районы баянчылары һәм Бүздәк районы гармунчылары лаек булды.

Концертта узган елдагы конкурсныңӊ җиңү­челәре — лауреат исемен алучы Фән Миңнегулов, Гран-при иясе Эльвир Халиков, танылган җырчылар Айдар Галимов, Вахит Хызыров, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар чыгыш ясады. Шулай ук Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар, “Алант” халык ансамбленең дәртле биюләре дә чарага ямь өстәде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Татарстанда драматурглар семинары үтте
Сегодня, 14:20 :: Мәдәният һәм сәнгать
Татарстанда драматурглар семинары үтте
Кечкенә йолдыз
22-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кечкенә йолдыз
Сергей Безруков Башкортстан героен уйнаячак
21-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сергей Безруков Башкортстан героен уйнаячак
"Маскерадъ"ка без дә шат!
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Маскерадъ"ка без дә шат!
Республика турында фильм төшерелә
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Республика турында фильм төшерелә
Бүләкле сезон булды
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бүләкле сезон булды
Владимир Спиваков чакыра!
19-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Владимир Спиваков чакыра!
Баймакта башкорт яшьләре җыены узачак
19-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Баймакта башкорт яшьләре җыены узачак








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»