Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Иң оста кубызчы

24.09: Иң оста кубызчы

Иң оста кубызчыГерманиянең Лейпциг шәһәре янындагы Тауха бистәсе борынгы музыка коралларының берсе булган кубызда уйнаучыларны VIII халыкара конгресс-фестивальгә җыйды. 22 илдән килгән музыкантлар арасында “Дөньяның виртуоз кубызчысы” исемен йөртүче якташыбыз, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры Роберт Заһретдинов та бар иде.

Мәчетле районының Әй елгасы буенда урнашкан Әҗекәй авылында туып, колхоз малларын көтеп үскән Роберт кечкенәдән кубызга мөкиббән китә. Тимерче Галимҗан бабай ясап биргән кубызда уйный, табигатьтәге мең төрле авазларны күңеленә сеңдерә. Билбавында һәрчак тимер кисәге, чүкеч йөртә, маллары туплауда ял иткәндә тимер чүки, ун яшьләрендә инде көненә берничәшәр кубыз ясап, дус-ишләренә, савучыларга бүләк итә. Кичке уеннарда кубыз уйнап, авыл яшьләрен биетә.
Унбиш яшендә Свердловск өлкәсендәге чалгы заводына эшкә керә. Чалгы чарлаучы булып эшләве кубыз ясау белән ныграк шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Тальян, хромка сатып ала, аларда өздереп уйный. Дүрт еллык солдат хезмәтендә кулларында баян һәм аккордеон сайрый. Уфада баянчыларның 6 айлык курсларын тәмамлап, район мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшли. 1958-62 елларда Уфа сәнгать училищесында укый, аннары Свердловск педагогия институтында читтән торып белем ала. Уфадагы музыка мәктәпләрендә һәм 2нче педучилищеда укыта.
1962 елда, Әбҗәлил якларында концертлар куеп йөргәндә, берәүләр өендә кубыз күрә. Бер мәрхүм музыкант истәлеге буларак озак еллар саклана икән ул. Роберт кубызны клубка алып бара, концертта уйный. Менә шуннан бу уен коралы белән яңадан мавыгып китә.
Кубыз — башкортның һәм татарның төп уен коралларыннан берсе. Йөзләрчә еллар буе камилләштерелгән. Ул бик күп милләтләрдә бар. Аталышлары гына төрле-төрле. Татарда ул — кубыз, башкортта — кумыз, кыргызда — комуз, калмыкта — кумуз, казахта, каракалпакта — кобыз, хакаста — комыс, якутта — хомус... Урысларның варганы да шул төргә керә. Венгерча исеме — доромб, японча — муккурм. Немецлар аны маультроммель дип йөртә.
Роберт Заһретдинов конгресс-фестивальгә кубыз буенча үзенең укучысы (бу чарада тәрҗемәче эшен дә башкарды) Илья Метлин белән барды. Алар икесе дә гала-концертта катнашты, һәркайсы үзебезнең җирлектәге музыкаль композиция уйнады.
Дөньяның бик күп илләрендә чыгыш ясаган Роберт Абдрахман улы Германиядә үткән бу сәнгать бәйгесендә 23 ел элек яулаган “виртуоз кубызчы” дигән мәртәбәле исемне тагын бер тапкыр раслады.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Иншаллаһ, изге айда барып кайттык Турмайга
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иншаллаһ, изге айда барып кайттык Турмайга
Опера һәм балет театры иҗат мизгелен япты
23-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Опера һәм балет театры иҗат мизгелен япты
"Аргамак"  - Астанада!
23-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Аргамак" - Астанада!
Уфада — Кыргызстан киносы көннәре
22-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфада — Кыргызстан киносы көннәре
Үзебезнең кино
22-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Үзебезнең кино
Кыргызстан киносы көннәре башлана
22-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кыргызстан киносы көннәре башлана
Иншалла, изге айда барып кайттык Тормайга!
21-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иншалла, изге айда барып кайттык Тормайга!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»