Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Авыл малайлары сер бирми!

29.12: Авыл малайлары сер бирми!

Авыл малайлары  сер бирми!Краснокама төбәгендәге үзенчәлекле ансамбль айдан-айга күбрәк тамашачылар сөюен яулый.

Башка исем аларга килешмәс тә иде кебек. Ә болай афишадан “Авыл малайлары” дигәнне укыйсың да үзеннән-үзе елмаясың. Ансамбльнең шулай аталуыннан ук ниндидер җылылык, гадилек бөркелеп тора. Концертка барасы, карыйсы килә. Краснокама районының Яңа Бура авылында оешкан “Авыл малайлары” ансамбленең концертлары соңгы арада тирә-якта бик популярлашып китте. Биш егет, ике кыздан торучы ансамбльнең чыгышлары аншлаг белән үтә. Бүген без, яшь артистлар белән очрашып, сәнгать, сәхнә турында сөйләшеп алырга булдык.


– Егетләр, ансамбль төзү теләге ничек барлыкка килде?

Руслан Сәйфетдияров:
– Артур Шәрәфетдинов белән авылда мари концертын карадык, бик җанлы, җылы, күңелле барды ул, халык канәгать калды. Тамашчылар таралышты, ә безнең башка уй керде. Китә алмыйча, клуб янында бик озак басып тордык. “Әйдә, Артур, без дә концерт куеп карыйк әле. Ләкин ул концерт болай “коры” булмасын, кызык-мәзәк кыстырып, биюләр, пародияләр, халык белән аралашу, уеннар, конкурслар белән тулыландырып оештырып карыйк”, — дип тәкъдим керттем.

Артур Шәрәфетдинов:
– Уйланган — эшләнгән! Концерт көнен 26 декабрьгә билгеләдек. Җиң сызганып эшкә тотындык. Афиша ясарга энем Радик та безгә кушылды. Вакыт тар иде, Руслан белән сценарий язарга тотындык.

— Аңлавымча, сезнең күбегезнең сәхнәдән башка да төп эшегез бар бит?

Руслан:
— Шулай! Өстә­венә, күбебез әле студент, кем — читтән торып, кем көндез укып йөри. Әйтик, мин янгын сагы хезмәтендә эшлим, читтән торып юристлыкка укыйм.

— Ә нишләп сәнгатьне сайладың?

Руслан:
— Мин ун ел Агыйдел шәһәренең “Яшьлек” халык бию ансамблендә биедем. Шулай ук баян классы буенча сәнгать мәктәбен тәмамладым.

Артур:
— Мин авиация университетын тәмамладым, әлеге вакытта вахта ысулы белән Себердә эшләп йөрим. Энем Радик та мин укыган уку йортында белем ала иде. Әле аны армия хезмәтенә алдылар, аңа беразга ансамбльдән аерылып торырга туры киләчәк. Аның каравы, кайткач өлгерер әле җырларга. Бер ел хәзер үтә дә китә ул!

Артур Хаматов:
— Мин — нефтьче, Воткинск шәһәрендә техник вузда читтән торып укыйм. Ансамбль­дә җырлыйм.

Рәзил Зарипов:
— Мин исә районда Пенсия фонды бүлегендә эшлим. Нефтекама нефть колледжын тәмамладым. Ансамбльдә җырлыйм.

Регина Әмирова:
— Мин бәләкәйдән биедем, “Яшьлек” ансамблендә Руслан белән бергә бии идек. Аңардан ансамбльдә чыгыш ясау турында тәкъдим булгач, шатланып ризалаштым.

Элиза Яхина:
— Мин — һөнәрем буенча филолог. Кечкенә чактан биюгә гашыйкмын. Балалар белән эшләргә яратам, лагерьларда оештыручы, вожатый булып эшлим. Әлеге вакытта батут паркында инструктормын.
Илсур Хәмитов: Мин — ансамбльдә тавыш операторы. Ә үзем “Таргин”да программист булып эшлим. Егетләрдән тәкъдим булгач, баш тартмадым. Бу — бик шәп идея, миңа калса! Авылларда безне яратып, җылы кабул итәләр.

— Линар, ялгышмасам, син җиденче сыйныфта укыганда ук Парижда үткән Халыкара баянчылар конкурсында җиңү яулап кайткан идең.

Линар Солтанов:
— Әйе, Куян авылы сәнгать мәктәбе укытучысы Ришат Рамазанов белән барган идек. Мин аңа бик рәхмәтле, искиткеч талантлы кеше ул. Аннан соң да бик күп бәйгеләр, бик күп җиңүләр булды.

Бүген З. Исмәгыйлев исе­мендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында укыйм. Дөресен әйткәндә, чыгышлар бик күп, әмма ансамбль төзү турындагы идея миңа бик ошады, һәм мин егетләргә бик теләп кушылдым.

— Егетләр, ә сәнгатькә, сәхнәгә тартылу каян килә?

Артур Шәрәфетдинов:
Йөрәктән! Без барыбыз да бәләкәйдән җырлап-биеп үстек. Безнең барыбызның да диярлек әти-әниләр — җыр-моңга гашыйк кешеләр, үзләре дә сәхнәдә чыгыш ясаганнар.

Артур Хаматов:
— Бик күп артистлар шулай берләшеп эшли бит, безнеке дә килеп чыгар әле дип уйладык. Бер кеше — бер кеше инде ул, ә берничә кеше булгач, программа бай чыга.

— Сезнең максатлар — изгедән. Шулай да бүгенге заманда матди якны да кайгыртмый булмый бит...

Руслан Сәйфетдияров:
— Безне бик бай дип уйлыйлар. Ә безнең әлегә барлык тапканыбыз (хәтта тапмаганыбыз да!) сәхнәгә китеп бара. Чөнки концерт әзерләү күп чыгым таләп итә. Аппаратура, сәхнә костюмнары, сәхнәне бизәү кирәк, салым түләргә кирәк, Мәдәният сарайларына аренда, транспортка бензин, артистларның туклануын, музыка яздыру, аранжировка, афишалар — барысын да саный китсәң, әлеге вакытта кер­гә­неннән чыкканы күбрәк.

Элиза:
— Без бит тәүге концертларны 50 сум белән куйдык, аннары хакларны 100 сумга кү­тәрдек. Бүген хаклар — 150-200 сум.

Линар:
– Безнең программа һәрчак яңа. Әле менә оешканга бер ел, ә без инде өч программа белән чыгыш ясадык. Алтмыш концерт бирергә өлгергәнбез.

— Ә халык концертларга киләме?

Рәзил Зарипов:
— Әйе, киләләр. Рәхмәт әйтәләр. “Гел шушындый гади, тыйнак булыгыз, “йолдызланып” китмәгез!” — диләр.

Радик Шәрәфетдинов:
— Кая анда йолдызлану?!

Без бит — гади авыл малайлары!

— Репертуарыгызда нинди әсәрләрне мөһим дип исәплисез?

Регина Әмирова:
– Репертуар мәхәббәт җырларыннан тора. Туган якка, сөйгән ярларга, әти-әниләргә, Туган илгә мәхәббәт. Күп җырларның авторы — Руслан Сәйфетдияров. Ул — көйләр, ә сүзләрен танылган авторлар Фәнәвис Дәүләтбаев, Рәмзинә Тимерова яза. Юмористик чыгышлар текстын да үзебез язабыз, алар Руслан белән Радик Шәрә­фетдинов өстендә. Сценарийны бергәләп төзибез, һәркемнең теләге, фикере исәпкә алына.

— Киләчәккә планнарыгыз нинди?

Артур Шәрәфетдинов:
— Алдагы сезонны мартта ачарга ниятләп торабыз. Гастрольгә килгәндә, Краснокама, Чакмагыш, Тәтешле, Кушнаренко, Борай, Дүртөйле районнарында концертлар бирергә иде.

Руслан Сәйфетдияров:
— Төркем әгъзаларының күбесе кайдадыр укыгач, эш­ләгәч, барыбызның да мөм­кинлекләрне, вакытны исәпкә алырга туры килә. Башлаган эшебез безгә ошый, алга таба да дәвам итәрбез, дип уйлыйбыз. Без, халыкка яхшы кәеф, җыр-моң, күңел күтәренкелеге бүләк итеп, үзебезгә дә бетмәс уңай энергия, канәгатьлек алабыз. Киләчәктә дә шулай булып калыр дип ышанабыз.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Мигель Уфада бию мәктәбе ача
17-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мигель Уфада бию мәктәбе ача
Роберт Миңнуллин: “Теләсә нишләсеннәр…”
16-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Роберт Миңнуллин: “Теләсә нишләсеннәр…”
“Туганлык”ка рәхим итегез!
15-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Туганлык”ка рәхим итегез!
Радик Юлъякшин "Туган як" җырын башкарачакмы?
15-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Радик Юлъякшин "Туган як" җырын башкарачакмы?
Үлгәч тә тынгылык юк
14-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Үлгәч тә тынгылык юк
Фестивальдән ...дәваханәгә
4-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фестивальдән ...дәваханәгә
Башкортстан рәссамнары дөньяга таныла
3-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстан рәссамнары дөньяга таныла
Хәния Фәрхигә зур премия бирелми калган
3-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Хәния Фәрхигә зур премия бирелми калган








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»