Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Өлкәннәрне дә әсир итүче дөнья

02.02: Өлкәннәрне дә әсир итүче дөнья

Өлкәннәрне дә әсир итүче дөньяБашкортстан дәүләт курчак театрына — 85 ел.

Япониядә сәнгатьнең иң мөһим, иң җитди, иң җаваплы төре курчак театры булуын беләсезме икән? Дәүләтнең даими игътибар үзәгендә торган мондый театрга эшкә кешеләрне “энә күзеннән үткәреп” алалар һәм алар һөнәри осталыкларын гомер буе камилләштерә. Балаларны тәрбияләүдә курчак театры гаять мөһим роль уйнавын японнар мең ел буе раслап килә. Ул илдә ата-аналар һәм балалар, өлкәннәр һәм яшьләр мөнәсәбәтләрендә бернинди проблема юк. Барлык чаралар, шул исәптән курчак театрлары, ярдәмендә Япониядә чын Кеше тәрбияләгәннәр һәм тәрбиялиләр.


Яшь Совет хөкүмәте дә, көнчыгыш күршеләрдән үрнәк алып, илнең төрле шәһәрләрендә курчак театрлары оештыруга зур әһәмият бирә. Уфада шундый театр барлыкка килүгә — 85 ел. Хәзер инде бай һәм данлы традициягә ия бу театрның тәүге сәхифәсе 1932 елның 5 февралендә языла. Ул көнне Уфа сәнгать сараеның (хәзер — опера һәм балет театры) Кече залында курчак театрының “Шалкан” дигән беренче спектакле күрсәтелә. Коллектив буш урында барлыкка килми, әлбәттә. Уфа тәҗрибә-күрсәтмә мәктәбе каршындагы үзешчән түгәрәк аның шактый ныклы нигезе булып тора. Түгәрәккә республикабыз сәнгатендә якты эз калдырган Мария Елгаштина җитәкчелек итә.

1873 елда Барнаул шәһәрендә туган Мария Мәскәүдә граф Строга­новның Югары художество-сәнгать училищесында белем алганнан соң 1906 елдан гомеренең ахырынача — 93 яшенә кадәр Уфада яши һәм эшли. Александр Тюлькин һәм Анатолий Лежнев белән берлектә 1913 елда — Уфаның һәвәскәр рәссам­нары берләшмәсен, 1919-29 елларда Михаил Нестеров исемендәге художество музеен оештыруда, аның китапханәсен туплауда актив катнаша. Соңрак БАССРның атказанган рәссамы һәм сәнгать эшлеклесе булачак Мария Николаевнага курчак театрының беренче директоры һәм режиссеры булу бәхете дә тия.

Тәүге өч елда спектакльләр урысча гына уйнала. Аннан соң Башкорт драма театры актрисасы Гамбәр Мансурова эшкә чакырыла, ул театрның башкорт төркемен оештыра һәм аңа җитәкчелек итә. “Республика берләш­терелгән курчак театры” дип атала башлый. Тиз арада репертуар киңәя һәм төрлеләнә. Урыс һәм башкорт, шулай ук Кавказ, Балтыйк буе, Урта Азия, Ерак Көнчыгыш һәм Ерак Төньяк халыклары әкиятләре, Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Пришвин, Маршак, Аксаков әсәрләре сәхнә­ләштерелә.

Әмма театрның “аяз бала чагы” озакка бармый — Бөек Ватан сугышы башлана. Курчак театры яңа шартларда эшләүгә көйләнә, күпчелек вакыт яралыларны хезмәтләндерәләр. 1944 елның җәендә ун кешелек бригада дивизияләрдә һәм госпиталь­ләрдә чыгыш ясау өчен Карелия фрон­тына китә. Театр архивында кыр почтасы штемпельләре сугылган рәхмәт хатлары әле дә саклана. Кол­лективның сугыш чорындагы фидакарь хезмәте Башкортстан Хөкү­мә­тенең Кызыл байрагы белән бил­ге­ләнә.

 Театр тамашалары һәрвакыт кызыклы һәм фәһемле итеп оештырыла. Театр тамашалары һәрвакыт кызыклы һәм фәһемле итеп оештырыла.


Бөек Җиңү көне килү белән үк театр төп игътибарын янә балаларга юнәлтә. Иске һәм яңа әкиятләр шәфкатьлелеккә һәм гаделлеккә, намуслылыкка һәм эш сөючәнлеккә, кыюлыкка һәм дуслыкка өйрәтә. Башкорт труппасының репертуарын Мос­тай Кәрим, Әнвәр Бикчәнтәев, Кадыйр Даян, Фәрит Исәнгулов, Әхмәт Фаткуллин, Шакир Насыйров әсәрләре бизи. Өлкәннәр өчен дә спектакльләр куела башлый. Мәсәлән, Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр”, Мостай Кәримнең “Ташлама утны, Прометей!” һәм “Диктаторга ат бирегез!”, Чыңгыз Айтматовның “Ак пароход” һәм башкалар. Спектакльләрнең югары сәнгать дәрәҗәсенә ирешүенә Заһир Исмәгыйлев, Нариман Сабитов, Таһир Кәримов кебек мәшһүр композиторлар белән хезмәттәшлек итү дә зур йогынты ясый.

Берничә дистә ел буе театрның үз бинасы булмый. Һәм 1976 елның ноябрендә иҗади коллектив үз тамашачыларын махсус төзелгән яңа бинага (Уфаның Октябрь проспекты, 158) беренче тапкыр чакыра. Шул көннән театрның яңа күтәрелеш чоры башлана.

Уфадагы курчак театрының СССР­ның халык артисты Сергей Образцов җитәкчелегендәге Дәүләт үзәк курчак театры белән иҗади дуслыгы 1956 елдан ук башлана — Мәскәүдән килгән режиссер бездә “Чуртан әмере буенча” дигән спектакль куя. 20 елдан соң исә Сергей Образцовның укучысы Владимир Штейн биредә эшли башлый. Театр директоры, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәдҗәт Аюханов белән В. Штейн эшне шулкадәр югары дәрәҗәдә оештыралар ки, театрны Бөтенсоюз гына түгел, ә халыкара фестивальләргә дә чакыра башлыйлар. 1979 елда театр Ташкентта Азия курчак театр­ларының халыкара фестивалендә, “Ак пароход” белән РСФСР исе­меннән чыгыш ясап, лауреат була. 1982 елда Венгриядә халыкара фестивальдә “Кара йөзләр” белән СССРдан бердәнбер вәкил буларак катнаша һәм дипломант исеме ала. 1987 елда Башкортстан комсо­молы­ның Галимов Сәләм исемендәге премиясенә һәм Һиндстанда үткән фестивальдә “Һинд легендасы” спектаклен күрсәтеп, Джавахарлал Неру исемендәге халыкара премиягә лаек була. Әйткәндәй, Һиндстанның шушы югары дәүләт бүләген алган коллектив Русиядә башкача юк.

Ул чорда курчак театры директоры булып Рөстәм Хәлилов, баш режиссерлар булып Павел Мельниченко һәм Айрат Әхмәтшин эшләде.

Бөек дәүләтебез СССРның таркалу фаҗигасен, тоташ ил халкы кебек үк, Башкортстан дәүләт курчак театры коллективы да бик авыр кичерде. Туксанынчы елларда югары җитәкчелекнең мәдәнияткә төкереп каравы, күпчелек халык хәерчеләнеп, аларда театр кайгысы калмавы — спектакльләргә кешеләр йөрмәве, театрның финанс авырлыклары, аның җитәкчелеге еш алмашыну... Әгәр сиксәненче елларда тупланган осталык һәм тәҗрибә булмаса, курчак театры коллективы бу авырлыкларны җиңеп чыга алмаган булыр иде.

Театрның хәзерге җитәкчелеге (директоры — Альберт Имаметдинов) В. Штейн һәм П. Мельниченко дәве­рендәге традицияләрне аякка бастырып, тулы зал тамашачылар җыя. Элеккечә үк, республикадан читтә дә абруй казана. Мәсәлән, үткән елда коллектив Казан, Чаллы, Киров шә­һәрләрендә үткән халыкара фести­вальләрдә дипломант исемен яулады.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Татарстанда драматурглар семинары үтте
Сегодня, 14:20 :: Мәдәният һәм сәнгать
Татарстанда драматурглар семинары үтте
Кечкенә йолдыз
22-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кечкенә йолдыз
Сергей Безруков Башкортстан героен уйнаячак
21-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сергей Безруков Башкортстан героен уйнаячак
"Маскерадъ"ка без дә шат!
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Маскерадъ"ка без дә шат!
Республика турында фильм төшерелә
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Республика турында фильм төшерелә
Бүләкле сезон булды
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бүләкле сезон булды
Владимир Спиваков чакыра!
19-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Владимир Спиваков чакыра!
Баймакта башкорт яшьләре җыены узачак
19-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Баймакта башкорт яшьләре җыены узачак








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»