Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Яшәешебез — үзе бер спорт аренасы ул!”

02.02: “Яшәешебез — үзе бер спорт аренасы ул!”

“Яшәешебез — үзе бер спорт  аренасы ул!”Якташыбыз Айдар Рәкыйпов сәхнә юлында беренче адымнарын ясый.

“Кызыл таң” нәшрияты республика районнарында оештырган гәзит укучылар белән очрашуларга сәнгать осталары, шагыйрьләр килә. Шундый чараларның берсендә катнашкан яшь җырчы Айдар Рәкыйпов, таңда гына гастрольдән кайтып кергән көн туры килүгә карамастан, чакыруны зур теләк белән кабул итте һәм кичәбезнең бер бизәгенә әверелде. Ә менә үзе турында мәкалә язу ниятемне әйткәч, сөйләшүне кичектерә килде тыйнак егет. Ниһаять, эш бүлмәмдә Айдар Рәкыйпов белән яшь җырчылар, аларның проблемалары, гомумән, җыр сәнгате турында әңгәмәләшәбез.


— Айдар, сүземне яшь кенә килеш матбугат чараларының сәнгать әһелләре белән берлек­тә халыкка матурлык, игелек өләшүен аңла­вың, чакыруыбызны һич­сүзсез кабул итүең өчен сиңа рәхмәт бел­дерүдән башлыйм. Игелекле һәм ярдәмчел булып кайсы төбәктә, нинди гаиләдә туып-үстең?

— Белгәнең белән бүлеш, булдыра алсаң — ярдәм ит, диләр. Дине­безнең дә төп нигез­ләре­нең берсе шул бит. Сиңа сәләт бирелгән икән, ник ярдәмләшмәскә? Булдыра алган эшемне яратып башкарам һәм бу һич кенә дә авыр түгел, киресенчә, канәгатьлек китерә.

Мин үзем Илеш райо­нының Югары Яркәй авылында туып-үстем. Әтием Рәмзил чыгышы белән Игмәт авылыннан. Әнием яклап картәтием шахтер булган. Аны шахта баскач, гаиләсе Пермь краеннан Илеш районының Дөмәй авылына кайтып төплән­гән. Бүген әтием — Югары Яркәй 4нче мәктәбендә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары, әнием Лида стоматология поликлиникасында өлкән шәфкать туташы.

— Сезнең киң тармаклы нәселегез вәкилләре үзе бер зур концерт куярга сәләтле, дисәм дә ялгыш булмас, шулай бит?

— Әтиләр гаиләдә 6 малай, 2 кыз үскән. Кар­т­әтием гармунчы булган. Ир-егетләрнең барысы да баянда уйный. Әнием яклап та барысы да җырлы-моңлылар. Гаилә бәйрәм­нәребез чын күңелдән, матур уза. Һәркем җырлый, бии, гармун моңы тынып тормый. Менә шундый бердәмлекне, бергәлекне күреп, шушы рухны тоеп үстем. Гаиләдә бер бала булсам да, үземне беркайчан да ялгыз тоймадым. Икетуганнарым бе­лән аралашып үстек, бүген дә серләребез уртак. Сеңлем Эльвира Рәкый­пованың үз тормышын иҗат белән бәйләргә нияте бар. Энем Илнар Шәрә­фетдинов Уфа сәнгать училищесында белем ала.

— Димәк, уңды­рыш­лы җирлеккә төш­кән орлыклар мул шытым биргән. Белүемчә, сине кечкенәдән нәкъ вакы­тын­да һәм кирәкле кеше­ләр күреп алган һәм сәләтеңне үстерүдә зур ярдәм күрсәткән.

— Бу чыннан да шулай. Беренче укытучым Фәй­рүзә Гарифуллина мине күреп алды. Сыйныфташым белән түбәтәйләр киеп, “Син дә биюче малай” дигән җырны башкаруыбыз хәтердә. “Илеш сандугачы” конкурсында беренче турдан да үтә алмаган идем. Алдагы елда “Каз канаты” җыры белән Гран-при яуладым. Шунда мине район Мәдәният сарае хормейстеры Рәсилә Басыйрова үзенә чакырды. Аңа вокалга йөри башладым. Балалардан берүзем генә идем. Бераздан музыка мәктәбенә хорга алдылар. Кызлар белән сопрано җырлый идем. Рә­силә апа мине ел саен диярлек бик күп конкурсларга йөртте. Шуларның беренчесе Туймазыда үткән “Озын көй” бәйгесе булды. Башкорт халык җырларын өйрән­дем. “Сулпылар” телевизион балалар конкурсында Гран-при алдым. “Дуслык моңы”, “Ирәндек моңнары” конкурсларында да катнаштым. Мәктәпне тәмам­лаганда тормышымны җыр­дан башка күз алдына китерә алмый идем инде. Уфа сәнгать учили­ще­сының вокал бүлегенә укырга кердем.

— Студент чакта си­нең белән конкурсларга бәйле хәлиткеч очраклар булган...

— Өченче курста укыганда “Роза ветров” дигән конкурсның Бөтенрусия этабында – Гран-при, халыкара дәрәҗәдә беренче урын яуладым. Шунда Мәскәүгә Гнесиннар исе­мендәге колледжка укырга чакырдылар. Әни мине озата барды. Фатирда яшәп укырга кирәк иде. Әни, ялгызымны гына калдырырга теләмичә, башкалада эшкә кереп, миңа ярдәмләшергә ниятләде. Бик җитди уйланганнан соң, баш тарттым, чөнки әни белән әтине аерым яшәтәсем килмәде.

Соңгы курста Казанга “Татар моңы” телевизион яшьләр конкурсына бер җырчыны озата бардым. Шунда миңа да бәйгедә катнашырга тәкъдим итте­ләр. Бөтен кеше әзер­ләнгән, шыкылдап торалар, ә минем аякта кроссовки, киемем дә сәхнә­неке түгел. Тәвәккәлләдем. “Уел”ны җырлап, икенче урын алдым. Шулай итеп язмыш мине Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына Венера Ганиева классына алып килде.

— Башкортстанда – 700ләп, Татарстанда мең­нән артык җырчы бар диләр. Аларның сафларын ел саен диплом алып чыгучы яшь-ләр тулыландыра. Сәх­нәгә яңа гына аяк басучылар өчен сәнгать юлы такырмы? Аларга үзен халыкка таныту җиңелдән түгелдер.

— Сәнгатьтә генә түгел, башка тармакларда да үз эшеңне башлап җибәрү өчен күпмедер капитал кирәк, әлбәттә. Ә җырчы­ның хыялы, хәтта тормы­шының мәгънәсе — үз концертын кую. Танылганмы ул, әллә күтәрелеп кенә киләме, зур сәхнәдә концерт оештыру матди яктан җиңел бирелмидер. Еш кына күп нәрсәнең финанс бәйлелеккә кайтып калуы яшьләрнең, аеруча авылдан булганнарның, таби­гатьтән бирелгән талантын үстерә алмыйча, аны югал­туына китерүе күңел­не кыра. Миңа бу уңайдан җиңелрәк, дип әйтә алам. Ярдәм итеп торучы абыйларым, туганнарым бар. Аларның акыллы киңәш биреп, дөрес юл күрсәтә белүе аеруча кыйммәт.

Шундый фикер дә ише­тергә туры килә: имеш, чыгып җырлыйсың да акча аласың, берни эшләргә кирәкми. Матур җыр зур чыгымнар сорый. Күңе­леңә ошаганын авторлардан алгач, аның өстендә зур эш башкарырга кирәк — аранжировка, яздыру, клип төшерү һәм башкасы. Аннары, ун еллап гомерен һөнәри белем алуга багышлаган иҗат кешесе арытаба да үз өстендә эшләүдән туктамый. Соңгы елларда милли сәнгатебез күгендә йолдыз булып калыккан якташларыбыз, яшь җырчыларның уңыш нигезе — беренче чиратта, һичсүзсез, талант һәм бик зур тырышлык, вакытны юкка-барга әрәм итмичә, үз өстеңдә ныклы эшләү. Алар зур сәхнәгә, үз тамашачысын булдыруга лаек. Ә җырчыларның күп булуының уңай ягы да бар, көндәшлек кешене һәр­вакыт киеренкелектә тота, үз өстендә эшләргә, эзләнүгә этәрә.

— Димәк, сиңа ярыш, спорт рухы якын?

— Чыннан да, безнең тормыш – үзе бер спорт аренасы кебек бит. Спортчылар, үз алдына максатлар куеп, югары үрләргә ирешкән кебек, кешеләр дә үрләр яулый, яңаларын билгели. Миңа бу бик якын, чөнки йөзү буенча спорт мастерлыгына кандидатмын. Кечкенәдән волейбол белән мавыгам. Ә бүген Татарстан эстрадасы йолдызлары белән волейбол ярышларында катнашам. Бу стресс, кие­ренкелектән арынырга ярдәм итә.

— Айдар, син үзеңне халыкка танытучы җы­рыңны җырладым дип исәплисеңме? Җырга таләпләрең нинди?

— Җыр сайлау — зур проблема ул. Бүген хит булдыру берни тормый, тик төпле җырлар сирәк. Ә бит җырчыга зур миссия йөкләтелгән, чөнки кеше­ләр шатлыкта да, кайгыда да җыр тыңлый. Димәк, ул яхшы көе һәм мәгънәле сүзләре белән халыкны тәрбияләргә, зәвыгын формалаштырырга тиеш. Ә бүген югары зәвыклы җырчыларның тамашачы җыя алмавы кебек парадоксаль күренешләр дә очрый. Димәк, кешеләр аны кабул итәргә әлегә әзер түгел. Тәмәке, алкоголь рекламасы бар. Ә менә матур картиналар, мәгъ­нәле тапшырулар караган, сыйфатлы җырлар тың­лаган халык бөтенләй икен­че төрле булыр иде.

Бүген Алмаз һәм Айдар Юнысовлар белән хезмәт­тәшлек итәм. Халык арасында таралып өлгергән “Син, син, син!” җыры Алмазныкы. Зифа Нагае­ваның җырлары өстендә эшлим. Анна Попова язган “Сылукай” җырына клип төшерү нияте бар. Владимир Федоровтан берничә әсәр алдым. Җырлар төрле булырга тиеш.

— Чираттагы үрең – концертыңа таба зур адымнар ясагансың, ә башкарасы эшләрең тагын да күбрәк, шулай бит?

— Мине сәхнәдә кү­рергә теләүче әти-әнием­нең, үземнең зур хыялымны тормышка ашыру – концертым өстендә эшлим. Иң элек, җырлар яздырып, клип­лар төшереп, аларны радио-телевидениегә тәкъдим итәргә кирәк, әлбәттә. Үземә һәм миңа кагылышлы нәрсәләргә бик таләпчәнмен, җиренә җиткереп эшләргә яратам. Беренче “сольный” концертымда әтиемнең, әнием­нең йөзендәге елмаюны күрсәм, бик бәхет­ле булыр идем. Әлегә мин шушы максатымны чынга ашыру юлында.

— Уңышлар телибез сиңа!

— Рәхмәт!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Икебезгә – 85!”
Вчера, 13:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Икебезгә – 85!”
“Өч хат” җиңү яулады
28-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Өч хат” җиңү яулады
Ваһапов фестивале - Уфада
28-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивале - Уфада
Кеше дигән исемне горур йөртик!
27-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кеше дигән исемне горур йөртик!
Театр күңелләрне уятыр
27-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр күңелләрне уятыр
Җырлы бишек - җылы бишек
25-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Җырлы бишек - җылы бишек
Гармун алыйк әле, дускай!
25-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Гармун алыйк әле, дускай!
Фольклориадага репитиция бу!
23-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фольклориадага репитиция бу!








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

37 (25041)

от 30 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»