Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Газиз халкыма күбрәк игелек кыласым килә!”

04.02: “Газиз халкыма күбрәк игелек кыласым килә!”

“Газиз халкыма күбрәк игелек  кыласым килә!”Күптән түгел Уфа “Нур” татар дәүләт театры 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. “Нур”ның нурлы мизгелләре” дигән бәйрәм кичәсе зур тантанага әверелде. Тамашачы театрның чирек гасырлык тарихына сәяхәт кылды, иң матур спектакльләрдән өзекләр карады. Театр артистлары башкаруында милли җырлар тыңлады. Яраткан коллективының иҗаты белән янә сокланып, кинәнеп, алар өчен горурланып утырды. Артистлар исә республикабыз хөкүмәтенең югары бүләкләрен дә кабул итте. Озак еллар театрга хезмәт итүче Лиана Хәертдинова белән Дамира Сәетова “Башкортстанның атказанган артисты” дигән исемгә лаек булсалар, Башкортстанның халык артисты, “Нур” театрына гомере буе тугры хезмәт итүче сәхнә остасы Рәсимә Гайфуллина Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шул уңайдан без Рәсимә Риф кызы белән әңгәмә кордык.

— Рәсимә ханым, Сезнең өчен мактаулы исем, югары бүләк нәрсә ул?

— Алдагы иҗади та­быш­ларга илһам, үткән эшкә, башкарган хезмәткә лаеклы бәя ул. Күңелне, рухны күтәрүче зур шатлык. Бәһа — иҗат кешесенә бик кирәк нәрсә. Күңел дигән нәрсә пыяла кебек бит, хәзер уалырга тора. Эшең-не, күрә белеп, вакытында бәялә­сәләр — бу зур бәхет. Аның гадел бирелүе минем өчен бик мөһим, чөнки бүген андый бүләк­ләрнең чын бәһасе китә башлады. Кемдер үзе хәстәрләп йөри. Ә менә бүләк сине үзе эзләп тапканда, бу — иң татлысы. Шуннан да югарырак канә­гатьлек хисе, бәлки, тама­шачының кайнар алкышларында гынадыр. Бу мәсьәләдә җитәк­челәрнең роле бик зур. Аларга нечкә психолог та, катгый сәя­сәтче дә була белергә кирәк. Чөнки сән­гатьтә барысы да кызыклы, үзен­чәлекле шәхесләр, һәркай­сының эше ниндидер мактауга лаек. Шулар арасыннан берәү-икене сайлап алу бик читендер. Әм­ма, шөкер, безнең юбилей ки­чә­сендә бүләкләр мул һәм күп булды, бу коллективны бик куандырды. Чөнки озак еллар дәва­мында эшләп, үзен чын мәгънә­сен­дә җитешкән сәхнә остасы, яки үз эшенең белгече итеп күр­сәткән шәхесләребез җитәрлек. Мәдәният министрлыгы да, республикабыз җитәк­челеге дә бик зурлады театрны. Шуның өчен һәммәсенә дә зур рәхмәт әйтәсе килә.

— Барлык язмышын театр сәнгатенә багышлаган халык артисткасы бүген үзенең гомер юлы турында ни әйтә ала?

— Дөресен әйткәндә, мин яшьлегемдә башка һөнәр сайларга теләгән идем. Хәтта документларымны юрист белгечлегенә тапшырып йөрдем. Укытучы буласым килде, психолог... тик артист булу турында, бәләкәйдән сәләтем булса да, җитди генә уйланганым булмады. Язмыш мине адашып йөргән җиремнән үзе алып килде — башта — сәнгать институтына, аннары театр сәхнә-сенә. Бүген, сайлаган юлым иң дөресе булган, ярый әле театр артисты булганмын дип шатланып бетә алмыйм. Минем тамашачыга әйтер сүзем бар, аның белән аралашудан үзем дә байыйм. Эшем, роль­ләрем, тамашачым минем тормышымны бик кызыклы, мәгъ-нәле, бай һәм күпкырлы итә.

— Рәсимә ханым, ә кичәге һәм бүгенге тамашачы арасында нин­дидер аерма барлыгын тоясызмы?

— Заман үзгәрә, аң үзгәрә, дигәндәй, әлбәттә, минем яшь­легемдәге тамашачы күпкә ихласрак, хислерәк иде. Бөтен нәр­сәне ул ышанып, самими кабул итте. Ә бүгенге тамашачы бик таләпчән, ул күп белә, күп күрә, чагыштыра. Тик сәнгатьтәге рух яшәеше ахырда барыбер аларның да күңелен йомшарта, әсир итә. Юкка гы­на, театр – мәңгелек сән­гать, дип әйтмәгән­нәрдер. Шулай да киләчәк тамашачы өчен бик борчылам. Югалмасын иде ул. Театрга юлны белеп үссен иде Интернет заманы балалары!

— Ә бүгенге һәм ки­чәге актер арасында?

— Без театр өчен генә янып-көеп яшәдек. Безнең өчен сәнгать беренче урында торды. Көн­күреш турында уйланырга вакыт калмый иде. Бүген тормыш катлауланды. Киресенчә, яшьләргә сәнгать турында уйларга вакыт калмый. Ә без­нең чорда, институтны тәмам­лап килүгә, тулай торакта бүлмә бирделәр, соңрак — фатир. Аның да ярты хакын театр түләде. Барлык уем иҗатта, яңа роль­­ләрдә булды. Бик бәхетле булганбыз дим.

— Уңышлы булу өчен нәрсә мөһим?

— Һөнәрең дә — талант. Җи­тәкчеләрнең с­ә­лә­­теңне, ты­рыш­лыгыңны күрә белүе мөһим. Бу яктан мин бәхетле. Матур гаи­ләдә яхшы тәрбия алып үстем, киләчәк өчен нинди җирлектә тамыр алуың да зур әһәмияткә ия. Әти-әнием укытучылар булды. Әнием мине күп нәрсәгә өйрәткән. Нинди эшкә тотынсам, кулымнан шул ки­лә: вакытында сәхнә кием­нәрен үземә-үзем тектем, бәй­лим, пешеренергә яратам. Тормыш юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Мин һәрчак өлкән­нәрнең киңәшен тыңлап яшәдем. Алар белән дус булу төрле сикәл­тәләр­не җиңелрәк үтәргә ярдәм итте.

Кешенең тәрбиясе дә аның язмышында зур роль уйный. Театр, сәнгать өлкәсендә эчке тәрбия, мәдәни зыялылык күп нәрсәне билгели. Һәм инде болар өстенә, әлбәттә, тырышлык кирәк. Бернинди эштән дә курыкмыйча үзеңне сынарга, җиңәргә! Нинди генә эш башкармадым мин үз гомеремдә: укыганда кафедрада машинкада текстлар җыйдым, шунда мин башкорт телен өйрән­дем; филармониядә концерт программаларын алып бардым, алар белән гастрольләрдә йөрдем. Әлегә кадәр “Башкортостан” һәм “Юлдаш” радиоларында язылам — әдәби әсәр­ләр укыйм, шулар аша республикабыздагы әдә­бият­ның бүгенге хәлен белеп торам, алардан үземә күп фәһем алам. Шулар сәхнә­дәге образларыма да туарга, үсәргә ярдәм итә. Һәр шөгыль бер-берсен тулыландырып, тирәнәйтеп ки­лә. Шулай, Яныбай Хамматов әйтмешли, алтын, дөресрәге — уңыш бөр-текләп җыела.

— Кешеләрдә хөр­­­мәт иткән сыйфатларыгыз нинди?

— Ачык булсын кеше. Йомыклардан куркам мин. Үзем, эчемдәге — тышымда, дигәндәй. Борчыган сорауларны ачыктан-ачык уртага салып сөйләшергә яратам. Эчтән янып-көеп, бетеренеп йөрү начар дип уйлыйм.

— Мөмкинлек туса, тормышыгызда нәр­сәне үзгәр­тер идегез?

— Үзгәртергә теләгән нәрсәләр һәркемдә бар инде ул. Тик бер дә кагылмыйча калдырыр юлым — шушы ук һөнә­ремне сайлап, яраткан театрым “Нур” да эшләр идем! Монысы — шиксез. Шулай ук, халкыма, тамашачыма иҗа­тым белән мөмкин кадәр күбрәк игелек кылып, хезмәт итәр идем!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Икебезгә – 85!”
Вчера, 13:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Икебезгә – 85!”
“Өч хат” җиңү яулады
28-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Өч хат” җиңү яулады
Ваһапов фестивале - Уфада
28-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивале - Уфада
Кеше дигән исемне горур йөртик!
27-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кеше дигән исемне горур йөртик!
Театр күңелләрне уятыр
27-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр күңелләрне уятыр
Җырлы бишек - җылы бишек
25-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Җырлы бишек - җылы бишек
Гармун алыйк әле, дускай!
25-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Гармун алыйк әле, дускай!
Фольклориадага репитиция бу!
23-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фольклориадага репитиция бу!








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

37 (25041)

от 30 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»