Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Халыктан аерылгысыз җырчы

23.02: Халыктан аерылгысыз җырчы

Айдар Галимов гадәти тормышта да чын десантчы булып кала.Айдар Галимов гадәти тормышта да чын десантчы булып кала.Сәхнә йолдызы, күренекле дәүләт эшлеклесе, чын ватанпәрвәр Айдар Галимовка – 50 яшь.

Татар һәм башкорт эстрадасының популяр җырчысы Айдар Галимовның алтын юбилее да килеп җитте. Шагыйрь әйтмешли: “Күп тә түгел, аз да түгел, гомернең нәкъ уртасы гына”. Берәүләр өчен бу бер мизгел кебек кенә күренсә дә, икенчеләр өчен бу үзе бер гомер.


Ничек кенә булмасын, Айдар Галимов бүген эстрада күген балкытып торучы кабатланмас җырчы, халыкның рухи тормышында, мәдәният һәм сәнгатьтә тулы бер дәверне тәшкил итүче шәхес. Аның башкаруындагы җырлар милли эстраданың алтын фондына кертелгән.

Айдар сәнгатькә эстрада җырчысы буларак килеп керде. “Моңнар кайтсын авылга” дигән җыры белән танылу алды. Шушы рәвешле халыкның тирәннән килгән моңнар чишмәсенә саф агым буларак кушылып китте. Бер үк вакытта җырчы вәзгыятькә булган үзенең карашын да белдерде. Тамашачы моны тойды, яшь җырчының иҗатын йөрәге аша кабул итте. Аның үзенчәлекле тавыш төсмерен дә, тембрын да ихлас үз итте. Айдар башкаруында “Кызыл розалар” (У. Рәшитов, Г. Рәшитова), “Кәркәле таулары” (З. Хәйретдинов, Г. Зәйнашева) һәм башка җырлар күңелләрне тиз яулап алды.

Халыктан аерылгысыз җырчыӘйтергә кирәк, Айдарның зур сәхнәләрне яулап йөргән чагы ил һәм сәнгать өчен бик авыр чорга туры килде. Әмма рухи кыйм­мәтләр үзгәргән ул елларда яшь җырчы дан-шөһрәттән масаеп китмәде, бер үк вакытта ирешел­гәннәр белән тынычланып та калмады. Һәрьяклап камил­ләште, үз өстендә эшләвен дәвам итте, югарырак үрләргә омтылды, халык җырларына игътибарны юнәлтте. “Берләшик” (Р. Юнысов, С. Сә­сәнбай), “Язмыш җиле” (З. Хәй­ретдинов, Г. Габдулла), “Яшәргә кирәк, яшәргә!” (У. Рә­шитов, Р. Миң­нуллин) кебек җырлары белән беррәттән репертуарына “Ирәндек”, “Абдрахман”, “Кара юрга”, “Сагынам, дуслар” һәм башка халык җырлары килеп керде. Тамашачы аның лирик вокалын да, халыкчан җан авазын чагылдырган әсәрләрен дә яратып кабул итте. Ә Айдар сәнгать дөньясына да, сәяси вакыйгаларга да беркайчан да битараф булмады. Шушы сыйфатлар җыр­чыны күпләрдән аерды, өстен итте. Әйе, аның дөньяга үзенә генә хас карашы, үз фикере бар. Боларны ул тамашачыга тематиканы “Кышкы романс” (Р. Хәсәнов, Н. Нәҗми), “Гомер буйлап барам” (Р. Хәкимов, М. Кә­биров) кебек башка җырлар белән тагын да баетып, җыр-поэма, баллада, элегия кебек катлаулы жанрлар аша төрле телләрдә башкарып җиткерә бирде. Шунсыз булмый да, заман белән бергә атлаучы җырчы башкарган әсәрләренең тирәнлеген аңлап, аның төбенә төшеп, күңелләрне җилкендерерлек алымнар эзләвен дәвам итәргә тиеш.

Айдар сәнгатьтә үз юлын тапты, ул беркемне дә кабатламый. Аның моңы, тавышы, хәтта хәрәкәтләре дә үзенеке. Әйт­кәндәй, Айдар һаман эзләнә, җырның мәгънәсенә, идея-эчтәлегенә игътибарны юнәлтә. Шуңа күрә аның концерт программалары бер-берсен кабатламый, заманга, тамашачы зәвыгына ярашлы үзгәрә, яңа алымнар белән баетыла. Тамашачы дәртле, я булмаса көн кадагына суккан җырлар таләп итә икән, ул репертуарына аларны да кертә.

Татар-башкорт дөньясында бүген Айдар Галимовны белмәгән кеше юктыр. Ул сәнгатьне, үзебездә генә түгел, чит илләргә чыгып, халыкара югарылыкта күтәрә.

Айдарның моңлы-хисле ки­черешләр тулы җырлары яшьләр өчен тәрбияви чара буларак та зур әһәмияткә ия. Туган як, авыл темасына җырлары аларны патриотик рухта тәрбияли. Ә “Айдар” студиясе аша йөзләгән бала сәнгать дөньясына аяк баса. Айдар җыр театры җитәкчесе буларак та бик күп егет-кызларга канат куя. Шулардан Вәсилә Фәттахованы аерым билгеләргә кирәк. Шулай ук Эльмир Газизуллин, Рөстәм Гыйззәтуллин, Гөл­нара Хәсәнова кебек яшь җыр­чылар, музыкантлар һәм бию­челәр бүген сәхнә түрен били.

Айдар Галимов – халыктан аерылгысыз җырчы. Ул тамашачыны берчә шатлыклы, берчә моңсу дөньясына әйди, моңлы җырлары белән күңелләрне арбый. Ул үзенең җырлары аша кемгәдер тәрбия, кемгәдер киңәш, кемгәдер яшәү көче өләшә. Айдар Гали­мов­ның һәрбер концерты – тамаша, һәрбер чыгышы – бәйрәм. Моңа күптән күнегелгән инде. Җырчы һәм аның коллективы шуңа ирешү өчен көчен-талантын кызганмый. Тамашачы бәхетенә сәхнәләрне иҗат җимешләре белән һаман баетып торалар. Ә мондый хисләр берьяклы була алмый. Шуңа халык ярата, шуңа үз итә аны. Җырчының күркәм юбилее уңаеннан аның үзен дә гәзит укучылар исеменнән ихлас тәбрикләп, иҗатының киләчәктә дә җимешле һәм озын гомерле булуын теләп калабыз!



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Икебезгә – 85!”
Вчера, 13:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Икебезгә – 85!”
“Өч хат” җиңү яулады
28-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Өч хат” җиңү яулады
Ваһапов фестивале - Уфада
28-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивале - Уфада
Кеше дигән исемне горур йөртик!
27-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кеше дигән исемне горур йөртик!
Театр күңелләрне уятыр
27-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр күңелләрне уятыр
Җырлы бишек - җылы бишек
25-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Җырлы бишек - җылы бишек
Гармун алыйк әле, дускай!
25-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Гармун алыйк әле, дускай!
Фольклориадага репитиция бу!
23-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фольклориадага репитиция бу!








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

37 (25041)

от 30 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»