Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Ике тавыш — бер моң аларда”

31.12: “Ике тавыш — бер моң аларда”

Фәридә белән Алсу студент чакта
“Фәридә-Алсу” дуэты солисты Фәридә Әхмәтшинаның әти-әнисе.

Сәрия һәм Шамил Үтәковлар шулай ди“Фәридә-Алсу” — татар эстрадасындагы иң озын гомерле дуэтларның берсе. Киләсе елга аларның берлектәге иҗади эшчәнлегенә 20 ел була. Фәридә белән Алсуның сәхнәдә үз-үзен тотышыннан, киенүеннән, тамашачыга булган мөнәсәбәтеннән затлылык, зыялылык, татар хатын-кызларына гына хас нәзакәтлелек бөркелә. “Татарның йөзек кашы булырдай дуэт” диләр алар хакында.

“Фәридә-Алсу” дуэтын Башкортстанда да үз итәләр. Алар биредә концерт программалары белән дә чыгыш ясый, төрле чараларда да бик теләп катнаша, телевидениедән дә еш күрсәтәләр үзләрен. Бу аңлашыла да. Фәридә — үзебезнең Бакалы кызы бит!


Үтәковлар кызлары Фәридә, Венера, Резеда һәм Гөлназ белән— Фәридә — районы­быз­ның горурлыгы ул. Кайчан, нинди чарага чакырсак та, бөтен эшен ташлап кайтып җитә, — диде район хакимияте башлыгы Александр Андреев Бакалыга нинди максат белән килүемне әйтүгә. — Фәридәдәге бу күркәм сыйфат гаиләдә алган матур тәрбиядән килә, минемчә. Үтәков­лар — районның иң үр­нәкле гаи­ләләренең берсе. Алар бер­сеннән-берсе акыллы һәм чибәр дүрт кыз тәрбияләп үстерде, гаиләдә генә түгел, эштә дә үрнәкле булды. Гаилә башлыгы Шамил Габдрахман улы 40 ел бер урында — район санэпидемстанциясендә баш табиб булып эшли, Сәрия Хашим кызы да, шул ук учреждениедә эшләп, берничә ел элек кенә хаклы ялга чыкты. Аларның матур күңелле, ачык йөзле, кунакчыл булуы хакында район халкы яхшы белә.
Үтәковларга килеп керүгә, иң элек, аларның татарча матур итеп сөйләшүенә игътибар иттем һәм: “Сез бит бакалылыларча сөйләш­ми­сез?” — дип сорамый булдыра алмадым. Соравымны ишетүгә, Шамил Габдрахман улы елмаеп: “Мин үзем — Казан арты татары, ә Сәрия апагыз Казан кызы бит!” — дип горурланып әйтеп куйды. Шуңа да әңгәмәне: “Бакалыга нинди җилләр ташлады сезне?” — дигән сораудан башладык. Менә ни дип җавап бирде аңа Шамил

Габдрахман улы:
— Мин үзем Татарстанның Биектау районы Юртыш авылында дөньяга килгәнмен. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина институтының санитария-гигиена факультетына укырга кердем һәм 1974 елда аны уңышлы тәмамлап, бирегә эшкә килдем. Эшкә килүнең тарихы болайрак булды. Элегрәк безнең факультетны тәмамлаучы­лар­ны Советлар Союзы буйлап эшкә җибәрәләр, чөнки ул чорда медицина институтларының барысында да санитария-гигиена факультеты юк иде. Шуңа да, кайтып-китеп йөрергә иң якыны дип, Башкортстанның Бакалы районын сайладым. Укуны тәмамлаган елны ук күршегә кайтып йөрүче Сәриягә өйләндем. Килү белән мине санэпи­дем­станциягә баш табиб итеп билгеләделәр. Сәрия исә үзәк район дәваханәсендә диета буенча шәфкать туташы булып эшли башлады. Соңрак Туймазы медицина училищесын тәмамлап, минем янга эшкә күчте.

— Фәридә туган көн, аның балачагы, мәктәптә укыган чорлары турында хәтерегездә нинди истәлекләр саклана?
Шамил Габдрахман улы:

— Фә­ридә кызыбыз шомыртлар ак чәчәккә күмелеп, бар тирә-якка хуш ис таратып утырган мәлдә — 1975 елның 17 маенда дөньяга килде. Ул бик тыныч бала булды. Бигрәк тә саф һаваны яратты. Урамда өчәр сәгать уянмыйча йоклый иде. Ун айлык чагында тәпи китте. Теле ачылуга радиодан төрле көйләр отып алып җырлый башлады. Өч яшендә, “р” хәрефе урынына “л”не әйтеп, “Уфа юкәләле онытмаслал әле”, дип җырлап йөргәне бүген дә хәтердә. Менә шул чакта ук аның җырга сәләте барлыгы тоемланды да инде.

Эштән кайткач, кулыма гармун алып, бер-ике көй уйнап ала торган гадәтем бар иде. Гармун күрекләрен сузып җибәрүгә, Фәридә ялт кына яныма килеп утыра да, әкрен генә җырлый башлый иде. Сәрия медучилищеда укыган чорда без аны еш кына Юртышка — әти-әни, Халисә сеңлем янына кайтарып куя идек, гармунда өздереп уйнап, моңлы җырлар башкаручы апасыннан Фәридә кызыбыз бик күп җырлар өйрәнеп кайта. Шулар арасыннан: “Ап-ак микән, йомшак микән әтиемнең куллары, салават күпере кебек аның йөргән юллары” дигәнен аеруча яратып башкара иде.

Бәләкәй чагында мин аның җырлавын магнитофон тасмасына яздырып бардым. Алар бүген дә миндә саклана.
7 яше тулгач, ул район үзә­гендәге 1нче мәктәпкә укырга керде һәм бер үк вакытта район сәнгать мәктәбендә фортепиано сыйныфында шөгыльләнә башлады. Мәктәптә бик әйбәт укыды, пөх­тәлеге белән аерылып торды. Башлангыч сыйныфларда атнасына 17әр “бишле” алып кайткан чаклары булды. 3нче сыйныфта укыганда Маяковскийның бик авыр бер шигырен сәнгатьле итеп сөйләп, хәтта “6”лы билгесе алып кайтты. Яхшы укуы өстенә, җәмәгать эшләрендә, бигрәк тә мәктәп һәм район күләмендә узган мәдәни чараларда актив катнашты. Тырышып укыганы, тәртипле булганы, төрле чараларда актив катнашканы өчен укытучылар да, район җитәкчеләре дә үзен бик ярата иде. Эшебез тынгысыз булуга карамастан, без, әнисе белән икәүләп, ул чыгыш ясаган һәрбер концертка барырга тырыштык. Мин үзем, ата-аналар комитеты рәисе буларак, мәктәптәге бер генә чарадан да читтә калмый идем.

Сәрия Хашим кызы:
— Йорт салып чыкканнан башлап күпләп мал, кош-корт асрап яшәдек. Үзебез көнозын эштә булганлыктан, йортны җыештыру, ашарга пешерү, малларга су эчерү кебек эшләрне Фәридәгә йөкләтә идек. Ул гына да түгел, өлкәнрәк сыйныфларда укыганда ул, әтисе төшке ашка кайткач чалып калдырган тавыкны тазартып, үзе токмач кисеп, без кайтуга бик тәмле аш пешереп куя иде. Каядыр киткәндә сыер саву, сепарат аерту эшен дә аңа ышанып тапшыра идек.

— Фәридәнең җыр-моңга булган сәләте нәселдән киләме?

Шамил Габдрахман улы:
— Нәкъ шулай. Әнием Зәйтүнә моңлы итеп җырлый, ә әтием Габдрахман заманына күрә бик сәләтле гармунчы иде. Абый да буш вакытларында гармунны еш кулына ала, мин аңардан калышмаска тырыштым. Халисә белән Халидә сеңеллә­рем дә гармунда өздереп уйныйлар иде. Әти яклап туган­нарның да гармунда әйбәт уйнаганын беләм. 2008 елда Казах­станның Уральск шәһәрендә туып, Астанада яшәүче, урындагы татар иҗтимагый үзәгендә эшләүче туганыбыз Светлана архив аша безне эзләп тапты. 2013 елның кышында алар безгә кунакка килде. Үзләре белән 1913 елгы туй карточкасын алып килгәннәр. Аны күрүгә: “Мондый карточка бездә дә бар бит!” — дип, аларга үзебездәге фотосурәтне күрсәттем. Иң кызыгы шул, безне эзләп тапкан Светлананың дәү әтисе дә (алар минем дәү әтием Хөснетдин белән бертуган булганнар) фотосурәткә кулына гармун тотып төшкән. Менә бит ул ничек!
Фәридәгә сәләт минем яклап кына түгел, әнисе яклап та күчкән. Ул да яшь чагында район күлә­мендә узган мәдәни чараларда актив катнаша, кызыбызныкы кебек йомшак һәм бәрхет тавышы белән тамашачылар күңелен әсир итә иде.

— Җырчы булу Фәридәнең балачак хыялы идеме?

Сәрия Хашим кызы:
— Ул гел генә: “Әнием, минем җырлыйсым килә”, — дип әйтә иде. Казан дәүләт педагогия уни­верситетының музыка факультетына керү — аның иң зур хыялы булды. Шуңа да ул мәктәпне тәмамлауга туп-туры үзе теләгән уку йортына укырга керергә китте. Өлкән кызыбыз Казанга киткәч, “Балабыз үзе теләгән уку йортына укырга керде”, — дип, бер сөенсәк, “Хатын-кызга артист тормышы бик авыр булыр бит”, — дип, көендек. Ул укырга киткәч, әтисе белән атна буе йоклый алмадык. “Ул бит анда ялгызы гына түгел, әни янында бит”, — дип кенә үзебезне тынычландыра идек. Әнием Миң­небәдәр Казандагы фатирында берүзе яши иде. Фәридә аның янына барды һәм шул көннән бирле дәү әнисеннән аерылмады. Кияүгә чыккач та алар әни белән бергә яшәделәр. Әнкәем Фәридәгә чын мәгънәсендә терәк-таяныч булды, гаст­рольләргә киткән чакларда балаларын, йорт-җирен карашты. 2007 елда Фәридә гаиләсе белән яңа фатирга күченгәндә дә: “Сездән калмыйм”, — дип, аларга иярде. Иң сөендергәне — Самат белән Фәрхәт оныкларыбыз дәү әни тәрбиясендә үсә. Хәзер инде әниебез Әлфия оныгыбызны карарга булыша. Марат киявебез дә, Фәридә дә дәү әнисенә бик рәхмәтле.

— “Фәридә-Алсу” дуэты башкарган җырлар арасында туган йортка, әти-әниләргә багышланганнары аерым урын алып тора. Соңгы альбомга да “Әбием коймаклары” һәм “Әтиемә” ди­гән җырлар кергән. “Әтиемә” дигәне әллә Сезгә багышлап язылганмы, Шамил Габдрахманович?

Шамил Габдрахман улы:
— Нәкъ шулай. “Әтиемә” җыры — 60 яшьлек юбилеем уңаеннан Фәридә кызымның миңа әзерләгән бүләге ул. Аның сүзләрен — Алмаз Хәмзин, көен үзе язды. “Әбием коймаклары”ның да сүзләрен Алмаз Хәмзин иҗат итте. Анысын инде Фәридә Миңнебәдәр дәү әнисе пешергән тәмле коймакларга багышлап язды. Моннан тыш, аларның репертуарында “Әнием бәлеше” дигән җыр да бар. Анысын Фәридә Зифа Нагаевага махсус заказ биреп яздырды. Фәридәнең иң яраткан ризыгы — бәлеш. Шуңа да Сәриям алар кайтуга һәрвакыт ит бәлеше пешерергә тырыша. “Минем бәлеш барыбер синеке сыман ук булалмый, әни. Нишләп шулай икән?” — дип, мактый-мактый ашый аны Фәридә. Шулай дисә дә, беркөнне ТНВ каналыннан Алсу белән икесенең бәлеш пешергәнен күрсәттеләр. Тапшыру тәмамлануга: “Әти, әнигә әйтерсең, аның рецепты буенча пешергән бәлеш нык тәмле булды. Тапшыруны төшергән кешеләрнең барысы да шулай дип әйтте”, — дип шалтыратты. Сәрия и куанды инде шуңа. Сүз уңаеннан әйтеп китим әле, Фәридәбез дә, әнисе кебек үк, ашарга бик тәмле пешерә. Киявебез дә аш-суга оста. Безгә кунакка кайтса, үзбәк пылавы пешермичә калмый. Аллаһка шөкер, киявебездән бик уңдык. Фәридә белән Марат бер-берсен ярты сүздән аңлап гомер кичерәләр, балалар үстерә­ләр. Киләчәктә дә тормыш юлыннан парлашып атлап, матур итеп яшәргә язсын үзләренә.

— Сәрия апа, бу соравым Сезгә. Фәридә белән Алсуга бер яклап та тел-теш тидерерлек түгел: милли бизәкләр кушылып тегелгән күлмәкләре дә үзләренә килешеп тора, буй-сыннары да зифа, җырлары да эчтәлекле һәм тирән мәгънәле. Шулай да тамашачылар, беренче чиратта, аларның озын чәченә карап сокланадыр, минемчә. Озын чәчле булу имидж өчен кирәкме, әллә монысы да нәселдән киләме?

Сәрия Хашим кызы:
— Нәселдән килә дисәм, дөресрәк булыр. Мин үзем дә гомер буе озын чәч йөрттем. Дүрт кызым да озын чәчле. Татар кызларының чәче озын булырга тиеш, дигән фикердә алар. Минем карашка, озын чәч йөртү күпкә уңайлырак. Чөнки укладка эшләп, бигуди куеп җәфаланасы юк. Ә инде соравыгызның беренче өлешенә килгәндә, озын чәч, чыннан да, дуэтның имиджына әйләнде. Тамашачылар арасында: “Бу чәч ясалма түгелме, чыннан да үзегезнекеме?” — дип сораучылар да бар икән.

— Фәридә белән Алсуның тату­лыгының серен беләсе иде.

Сәрия Хашим кызы:
— Бу татулыкның сере — гел бергә булудадыр, минемчә. Алар 1992 елда музыка факультетына укырга кергәннән үк бергә бит. Алдагы елда дуэтның 20 еллыгын бил­геләргә җыенсалар да, уртак эшчәнлеккә нигез әнә шул елда ук салынды дисәм дә, һич хата булмас. 1нче курста укыганда татар теле һәм әдәбияты укытучысы дәресен иртәрәк тәмамлаган да: “Кызлар, әйдәгез, берәр җыр җырлагыз”, — дип, Фәридә белән Алсуга мөрәҗәгать иткән. Алсу, фортепиано артына утырып, “Зинһар өчен кермә төшләремә” көен уйнап, Фәридә аңа кушылып җырлап җибәргән. Бу җырны алар ике тавышка башкарганнар. Җыр тәмамлануга, укытучылары, сокланып: “Кызлар, сездә ике тавыш бер моң бит. Бергә эшләргә кирәк”, — дигән. Менә шуннан бирле Фәридә белән Алсуның тормыш һәм иҗат юлы янәшә бара. Алар тормышка да бер-бер артлы чыкты. Бәби алып кайту вакытын да бер-берсенекенә туры ки­терергә тырыштылар. Укуларын тәмам­лаган вакыттан алып “Казан” милли-мәдәни үзәгендә эшлиләр. Татарстан җитәкчелегенең рәсми делегациясе составында бик күп илләрдә, шул исәптән, Италиядә, Финляндиядә, Германиядә, Төр­киядә чыгышлар ясадылар. Ита­лиягә баргач, хәтта Рим папасы каршында җырладылар. Илебез­нең татар-башкорт яшәгән бик күп күп төбәкләрендә булдылар. Читтә яшәүче милләттәшләребез бигрәк тә аларның “Парлы чыршылар” җырын үз итә, концертларда кат-кат сорап җырлаталар икән. Шушы җыр белән алар 2003 елда “Татар җыры” конкурсында “Алтын барс” премиясенә лаек булдылар.

Күз тимәсен, Фәридә дә, Алсу да үз өстендә эшли беләләр: һәрвакыт яңалыкка омтылалар, җырның эчтәлегенә, сәхнә костюмнарына зур игътибар бирәләр. Шуңадырмы, иҗатлары елдан-ел биегрәк баскычка күтәрелә бара. Республика җитәкчелегенең дә аларның хезмәтен күрүе һәм тиешенчә бәяләве сөендерә. 2012 елдан “Татарстанның атказанган артисты” алар. Бу югары исем кызларыбызга тагын да илһам­ла­ныбрак эшләргә этәргеч бирде. Быел Фәридәбезнең тормышында тагын бер куанычлы вакыйга булды — көтеп алган кызы туды. Шуңа карамастан, дуэт иҗади эшчән­ле­ген туктатмады. Бүген алар киләсе елда узачак 20 еллык юбилей концертларына әзерләнә: яңа җырлар сайлыйлар, костюмнар тектерәләр. Аллаһы боерса, бу программа белән Башкортстан районнары буйлап та чыгыш ясарга уйлыйлар.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китим, Алсу безгә дә еш кайтып йөри. “Сезгә кайтсам, рәхәтләнеп ял итәм”, — ди. Алсу, шәһәр кызы булса да, бик акыллы, ипле бала. Фәридә белән аларның тормышка карашлары да, уй-фикерләре дә туры килә.

— “Фәридә-Алсу” дуэты репертуарындагы җырлар арасында Фәридә Әхмәтшина көенә һәм сүзләренә язылганнары байтак кына. Үзе язган яңа җырларны Фәридә иң беренче Маратка тыңлатамы, әллә Сезгәме?

Сәрия Хашим кызы:
— Төрлечә була. Ләкин бер генә җырын да, безгә тыңлатмыйча, зур аудиториягә чыгармый. Җырны тыңлап бетерүгә: ”Әни, ничек булган?” — дип сорый. “Бик матур бул­ган”, — дисәм, сабый баладай куана, ошап бетмәгән җирләрен әйтсәм, шунда ук аларны төзәтергә алына. Фәридәнең үзенә тәнкыйть күзлеге аша карый торган матур гадәте бар. Бу сыйфаты аңа тормышта да, иҗатта да нык ярдәм итә.

— Җыр-моңга Фәридәгә нә­селдән күчкән сәләт аның үз балаларында төсмерләнәме?

Сәрия Хашим кызы:
— Төсмерләнми димени? 13 яшьлек Самат оныгыбыз музыка мәктә­бендә шөгыльләнә, җырга да сәләте бар. 8 яшьлек Фәрхәтебез дә абыйсыннан калышмый. Өйдә әнисе башкарган җырларны көйләп йөри. Аларга бит сәләт ике яклап та бирелгән. Әтиләре Марат башта — музыка училищесын, аннары консерватория тәмамлаган. Ул, “Фәридә-Алсу” дуэтының продюсеры булудан тыш, Әтнә дәүләт драма театрында музыкаль җитәкче булып эшли, бер үк вакытта Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театрында куелган спек­такльләргә дә көйләр яза.

— Дүрт кызыбыз бар, дидегез. Фәридәнең сеңелләре кай якларда төпләнде, нинди һөнәр башкара? Араларында сәнгать юлыннан китүчеләр бармы?

Сәрия Хашим кызы:
— Фә­ридәдән 4 яшькә кечерәк Венера кызыбыз, мәктәпне тәмамлауга, апасы артыннан Казанга китте һәм югары уку йортында һөнәр алганнан соң озак еллар “Казан” милли-мәдәни үзәгендә мәдәният чаралары бүлеге мөдире булып эшләде. Әлеге вакытта гаиләсе белән Буа шәһәрендә яши. Резеда да югары белемне Казанда алды: Мәдәният һәм сәнгать университетының социаль педагогия факультетын тәмам­лады. Ул тормышка чыкканнан соң, Себердә төпләнде, бүген тормыш иптәше белән кечкенә оныгыбызны үстерү белән мәшгуль. Төпчек кызыбыз — Гөлназыбыз Уфа дәүләт нефть техник университетында белем ала. Күз тимәсен, кызларыбыз — күз нурларыбыз бик тәртипле, тыйнак, уңган, тырыш, иң мөһиме — “әти”, “әни” дип өзелеп торалар, туган йортка да еш кайтып йөриләр. Безнең өчен шуннан да зуррак куаныч юк.

— Кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә өчен зур рәхмәт. Бала­ларыгызның игелеген күреп, аларның уңышларына куанып, бергә-бергә озак яшәргә язсын!

Венера МӘҖИТОВА,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлеге әгъзасы.
Фотолар гаилә архивыннан алынды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Якташыбыз Шевчук - тере легенда!
Сегодня, 10:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Якташыбыз Шевчук - тере легенда!
“Йолдызлы юл” яңа киңлекләргә чыга
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Йолдызлы юл” яңа киңлекләргә чыга
“Икебезгә – 85!”
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Икебезгә – 85!”
Бию - яшәү
25-04-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию - яшәү
Күктә яз кояшы көлә, безнең биисе килә!
25-04-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Күктә яз кояшы көлә, безнең биисе килә!
Вакыт бар әле!
25-04-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вакыт бар әле!
“Күңелемдә син генә!”
25-04-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Күңелемдә син генә!”
Сәхнәдә  –“Мизгелләр”
25-04-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сәхнәдә –“Мизгелләр”








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»