Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Башкорт академия драма театрында премьера!

16.03: Башкорт академия драма театрында премьера!

Башкорт академия драма театрында  премьера!17-18 мартта Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Флорид Бүләковның “Сөясеңме — сөймисеңме...” пьесасы буенча Илсур Казакбаев куйган спектакльнең премьерасы узачак.

Премьера алдыннан театрда матбугат конференциясе узды. Журналистлар спектакльдән өзек карады, актерлар һәм әсәрне сәхнәгә әзерләүчеләр белән әңгәмә корды. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов спектакльнең куелышына, пьесага кагылышлы сорауларга җавап бирде.


Автор пьесаның эчтәлеге хакында болай дип әйткән булган: “Бу пьеса — мәхәббәт хакында. Хәер, башкалары да шундый, әмма, алардан аермалы буларак, бәйрәмчә һәм тиз үтә торган түгел, ә көчле, гомер озынлыгындагы мәхәббәт турында ул. Минемчә, һәрберебез нәкъ шундый хис хакында хыяллана һәм аны очратканнар — бәхетле...”

“Сөясеңме — сөймисеңме” спектакле Башкорт драма театры сәхнәсендә 25 ел элек барган. Ул чакта аны режиссер Рифкать Исрафилов куйган.

Әлеге куелышта Карт ролендә Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Русия Дәүләт һәм Салават Юлаев исемендәге премияләр лауреаты Олег Ханов белән Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәенов, Карчык ролендә Башкортстанның халык артистлары Тәнзилә Хисамова белән Рәмзия Хисамова, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Эльвира Юнысова, Абдулла ролендә Артур Кунакбаев белән Азат Вәлитов, Фатыйма ролендә Римма Каһарманова белән Юлия Галәветдинова, Чебеш ролендә Анастасия Буркова һәм Кәҗә тәкәсе ролендә Азат Вәлитов белән Артур Кунакбаев уйный.

Куючы-рәссам — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альберт Нестеров, композитор — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин, хореограф — халыкара һәм Бөтенрусия заманча хореография конкурслары лауреаты Ольга Даукаева.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
Вчера, 11:15 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
Егетләр шатлык өләшә
Вчера, 10:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Егетләр шатлык өләшә
Халыкара балет фестивале ачылды
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Халыкара балет фестивале ачылды
“Кызыл таң”ның җырлы кичләр”е –  Югары Бишендедә
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Кызыл таң”ның җырлы кичләр”е – Югары Бишендедә
Яңгырады курай моңнары
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңгырады курай моңнары
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
23-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
Наташа Королева терсәген тешли.
23-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наташа Королева терсәген тешли.
Яңа музейлар төзеләчәк
22-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа музейлар төзеләчәк








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»