Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Күмәк күтәрсә — күл күчерер!

25.04: Күмәк күтәрсә — күл күчерер!

Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшеңә,
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.

Әйе, бәлки, яшәр өчен бетмәс көч алырга, бәлки, бер сафланып килер өчен, бәлки, чыннан да үзләренең шатлыкларын ишеттерер өчен Илеш районының Торачы мәктәбен кайчандыр тәмамлаган укучылар Исәмәт авыл клубына җыелды. Бүген инде алар — тормышта үз урыннарын тапкан, иҗатлары белән туган авылларын, үз мәктәпләре исемен данга күмгән җырчылар, сәхнә әһелләре. Сагындырып кына кайтмый алар туган төбәкләренә, авыл тормышы, укытучылары белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә яши. Җәйләрен авылга ял итәргә кайталар, бәйрәмнәрдә, сабантуйларда еш чыгыш ясыйлар. Авылдашлары да аларны һәрчак шатланып каршы ала, зур сәхнәләрдә балкыган “йолдызлар”ыбызның урамда балалары белән уйнап йөрүләрен авылны матурлаучы бер күренеш итеп кабул итәләр. Кемнәргәдер алар “йолдыз” булса, безнең өчен һаман элекке балалар: гадиләр, эчкерсезләр. Күптән түгел алар туган якларына бик матур ният белән җыелды: Торачыда күпер төзүгә ярдәм итү максатыннан оештырылган хәйрия концертында катнашты.


Мәгълүм булуынча, республикабызда бер­ничә ел рәттән инде “Урындагы башлангыч­ларга ярдәм” программасы уңышлы эшләп килә. Күптән түгел без дә бу программага кушылдык, гомум җые­лышта авыл эчендә бул­ган ике күперне дә яңартып төзер­гә уйлаштык.Тик Хө­күмәт биргән финанс чыганаклары янына халык та өстәп җыярга тиешле акчаны 100 генә кешелек авылдан берничек тә җыеп бетерә алмадык. Шуннан соң без авылдан чыккан артистларыбыз күплеген, әгәр ярдәм сорасак, аларның безгә куш куллап ярдәм итәргә әзер­ булуларын искә төшердек. Алар, чыннан да, берсүзсез риза булды.
26 мартта Исәмәт авыл клубы тамашачы белән шыгрым тулы иде. Һәр чыгыш зур алкышларга күмел­де. Тама­шачы­ның бик тә күңеле булды. Кү­ңел булмаслык та түгел шул, бәләкәй генә Торачы авылыннан чыккан сәхнә осталарының бер дә болай бергә җыелып кайт­каннарын күргәне юк иде әле халыкның. Сәхнәдә берсеннән-берсе чибәр кызлар һәм егетләр ул көнне авылдашлары алдында сынау тотты.
Тамаша авылның хә­зерге хәл-торышын чагылдыручы видеоролик белән башланып китте. Балачактан шушы авылда үскән Чаллы шәһәре егете Илнар Җиһангиров бәйрәмне ди-джей һәм видеооператор буларак бизәде. Быел “Башкорт­станның атказанган артисты” исеме бирел­гән Уфа “Нур”татар дәүләт театры артисткасы, популяр җырчы Дамира Сәето­ваның чыгышын да тамашачы көчле алкышларга күмде. Татар­станның Актаныш районы “Агыйдел” җыр-бию ансамбле солисты, күп конкурслар дипломанты, лауреаты Фәнис Яхинның тавышы да тамашачыны сокландырды. Сүз остасы һәм җырчы Гүзәл Сәе­това­ның, күп конкурслар дипломанты Динар Га­зизовның, әниле-уллы Айгөл һәм Әмир Нурт­диновларның, беренче тапкыр үзенең шигырь­ләрен һәм җырын тәкъдим иткән Динар Сәетов һәм аның биюче кызы Азалияның, Исә­мәт авы­лының иң моңлы егет­ләренең берсе Илнар Миң­не­кәевның чыгышларын да тамашачы яратып кабул итте.
Концертны башыннан азагына кадәр авыл тормышын чагылдыручы эчтә­лекле ши­гырьләре белән Казан шәһәреннән кайткан җырчы һәм сүз остасы Алсу (Мәрьям) Җиһан­гирова алып барды. Бу “Хәйрия концертын” оештыруны да ул тәкъдим итте. Үзебез­нең авыл егете Динар Сәетовның, иганәче буларак, балаларны туңдырмалар бе­лән сыйлавы да күңелгә сары май булып ятты.
Өч сәгатькә якын барган концерт тәмам. Сәхнәдә Дамира Сәе­тованың “Торачым” җыры яңгырый. Бәлә­кәй генә бер авылны шулай яратып, зурайтып яши белүебез өчен шатланып та, горурланып та утыргандыр халык бу тамаша вакытында. Яшьлек хисенә кунган тузаннарын кагып, бергә шулай чыгыш ясауларына сөе­неп тора артистларыбыз сәхнәдә. “Күмәк күтәрсә, күл күчерер”, — ди бит олылар. Авыл хакимияте башлыгы Илшат Басыйров концертны нәкъ шундый сүзләр белән тәмамлап куйды: “Мондый очрашулар беренчесе булса да, соңгысы булмасын, килә­чәктә дә бер булып, бердәм булып яшәргә язсын, авылларыбыз елдан-ел яңара барсын!”

Мәрьям ШӘМСИЕВА.
Торачы авылы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кечкенә йолдыз
22-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кечкенә йолдыз
Сергей Безруков Башкортстан героен уйнаячак
21-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сергей Безруков Башкортстан героен уйнаячак
"Маскерадъ"ка без дә шат!
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Маскерадъ"ка без дә шат!
Республика турында фильм төшерелә
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Республика турында фильм төшерелә
Бүләкле сезон булды
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бүләкле сезон булды
Владимир Спиваков чакыра!
19-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Владимир Спиваков чакыра!
Баймакта башкорт яшьләре җыены узачак
19-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Баймакта башкорт яшьләре җыены узачак
Ачык һавада китап укы!
18-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ачык һавада китап укы!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»