Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Икебезгә – 85!”

27.04: “Икебезгә – 85!”

Вәкилә һәм Ингел Әхмәтҗановларны  иң якын кешеләре тәбрикли.Вәкилә һәм Ингел Әхмәтҗановларны иң якын кешеләре тәбрикли.Туймазы районында яшәүче мәдәният хезмәткәрләре Вәкилә белән Ингел Әхмәтҗановлар – бик үзенчәлекле пар. Быел аларның Ярмөхәммәт авылы мәдәният йортында кулга-кул тотынып эшләүләренә 85 ел тулган. Шуңа биредә күптән түгел үткән һәм “Икебезгә – 85!” дип аталган кичәнең төп геройлары да Вәкилә Дилмөхәммәт кызы белән Ингел Габдрахман улы булды.

— Мондый үзенчәлекле эшне күп еллар бергәләп башкарган гаилә районда гына түгел, республикада да тагын бармы икән? Районыбызның 35 клубы хезмәткәрләре арасында иң үрнәклеләрдән алар, — диде район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Илдар Салихов.
Ул, юбилярларны тәбрикләп, мәдәнияттә озак еллар хезмәт иткән өчен район хаки­миятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Чарага килгән кунаклар: районның Ветераннар советы рәисе Адунис Фазуллин, Кандра 2нче мәктәбе директоры Альберт Җиһаншин, Туймазы дәүләт татар драма театрыннан Баш­кортстанның атказанган артисты Рәсилә Сәлим­гәрәева, сыйныфташлары, табиб Фәзит Идрисов, дуслары Зинира һәм Флүр Хө­сәеновлар, гармунчылар Фәрит Җиһаншин, Флорид Хисамиев һәм авылдашлары – барысы да җылы сүзләр белән Әхмәтҗановлар гаиләсенең хезмәт юлына, иҗади эшчән­легенә зур бәя бирделәр.
...Вәкилә апа хезмәт юлын шушы авыл клубында сәнгать җи­тәк­чесе булып башлап җибәрә. Бәйрәм­нәргә, үзешчән артистларны туплап, концерт программалары, спектакль­ләр әзерли ул. Стәр­летамак мәдәни-мәгъ­рифәтчелек училищесын тәмамлап килгән биюче егет Ингел белән җыр, бию ан­самбль­­ләре оештыралар. Ингел, бал биюләре әзер­ләп, бер төркем яшьләрне Уфага Башкортстан те­леви­дениесенә алып бара. Бераздан Мәскәүдә бию буенча курслар тәмам­лап кайта.
Ике арада сөю очкыны да кабына, алар матур гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы мәхәббәт җи­мешләре Гөлназ, Салават, Илгиз дөньяга килә. Алар барысы да сәхнәдә үсә, дип әйтерлек. Бүген Гөлназ Кандра мәк­тәбендә музыка укыта. Кияүләре — Альберт, киленнәре — Лилия, оныклары Гөлия белән Динислам да сәхнәдән төшми. Гомер буе сәхнәгә гашыйк кешеләр якыннарында да сәнгатькә карата кызыксыну, олы мәхәббәт тәрбияли алган.
Ул кичне мәдәният йортында җыр-моң тынмады. Әхмәт­җановлар гаиләсе җырлады, биеде, музыка коралларында уйнады. Алия Закирова, Рафаиз Җәләлов, Чулпан Хә­бибуллина, “Авылым егетләре”, “Сер­дәшләр”, “Авыл кичләре” ансамбльләре дә тамашачыны моң дәрьясына күмде.
Мәдәният өлкәсендә шундый фидакарь хезмәткәрләр булганда телебез, мәдәния­тебез, сәнгатебез сакланыр, буыннан-буынга тапшырылыр дигән ышаныч бар.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
Вчера, 11:15 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
Егетләр шатлык өләшә
Вчера, 10:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Егетләр шатлык өләшә
Халыкара балет фестивале ачылды
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Халыкара балет фестивале ачылды
“Кызыл таң”ның җырлы кичләр”е –  Югары Бишендедә
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Кызыл таң”ның җырлы кичләр”е – Югары Бишендедә
Яңгырады курай моңнары
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңгырады курай моңнары
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
23-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
Наташа Королева терсәген тешли.
23-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наташа Королева терсәген тешли.
Яңа музейлар төзеләчәк
22-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа музейлар төзеләчәк








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»