Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җырлап-биеп күңел ачтык Татар мәдәнияте көнендә!

11.05: Җырлап-биеп күңел ачтык Татар мәдәнияте көнендә!

Сәхнәдә – милли моңнарыбыз!Сәхнәдә – милли моңнарыбыз!Күңелләргә май булып ягыла ла соң милли көйләр! Язгы җылы көнне ямьләп чигүле калфаклар элгән, чәчәкле алъяпкыч­лар таккан, чәчләрен толымнарга үргән кызлар, түбәтәйле егетләр урам буена чыккан. Кошлар сайравына гармун моңнары кушыла. Кемдер туган телдә җыр суза...

Милләтара татулык булдыру, халыкларның мәдәниятен саклау һәм үстерү, буыннар чылбырын ныгыту, милли-декоратив сәнгать төрләрен үстерү, гореф-гадәтләрне, йолаларны барлау максатында Стәрлебаш районында район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров карары белән Милли мәдәният бәйрәмнәре үткәрелә. 29 апрельдә, башлап, район­ның Яшергән авылында Татар мәдәнияте көне узды. Татарлар район халкының күпчелеген, саннар телендә әйткәндә, 54 процентын тәшкил итә. Тагын да бу төбәктә 25 милләт вәкиле дус-тату гомер кичерә.
Алга китеп, шуны да әйтергә кирәк: районда милли бәйрәмнәр дәвам итәчәк әле. 10 июньдә Айдарәле авылында — урыс, 14 июльдә Стәр­лебашта — чуваш, 17 сентябрьдә Кабакышта башкорт мәдәнияте көн­нәре узачак. Чарада катнашучыларны бәйрәм табыны белән авыл халкы һәм Яшергән авылы хакимияте башлыгы Нияз Гыймазов каршы алды.
Бәйрәм көн буе барды. Төп концерт өлешеннән тыш, урамда аралашу-каршы алулар, фойеда оста куллар һәм шушы авылдан чыккан талантлы рәссам Раушания Бәд­рет­дино­ваның күргәз­мәләре, татлы ризыклар сату оештырыл­ган иде.
Әлбәттә, Стәрлебаш бренды булган шәлләр күргәзмәсе дә булды.
Аннары, Стәрлебаш татарлары бавырсак, чәкчәк пешерергә оста. Аны пе­шерү йоласы да бар икән. Яшь кызлар камыр баса, әвәли, кирәгенчә кисә, яшь киленнәр алар кискәнне майда кыздыра, өлкән буын хатын-кызлары изге теләкләр белән баллап, бәйрәмчә итеп өя. Бавырсак пешерүдә катнашу элек-электән зур дәрәҗә саналган. Яшергән авылында бу йола әле дә саклана. Тел йотарлык итеп пеше­релгән тәмле бавырсакларны кунакларга авыз иттерделәр.
Авыл тарихы 1706 елга барып тоташа. Яшергән авыл биләмәсенә Яшергән, Түбән Ибрай, Айтуган һәм Кызыл Яр авыллары керә, 630 йортта 1321 кеше яши. Төп милләт — татарлар, тагын да башкорт, урыс, чувашлар тату көн күрә.
Биләмәдә бер урта мәктәп, өч фельдшер-акушерлык пункты, ике балалар бакчасы, Яшергән һәм Айтуган авыл мәдәният йортлары, китапханә, почта бүлекчәсе, биш кибет, өч пилорама, 3 көнбагыш мае сыгу цехы, “Альянс” җәм­гыяте, унбер крестьян-фермер хуҗалыгы һәм пекарня унышлы эшләп килә. Халык күпләп эре һәм вак терлек, кош-корт, ат асрый, кәҗә һәм кымыз җи­тештерү, умартачылык белән шөгыльләнә.
Ибрай, Айтуган авылларында — берәр, Яшер­гән авылында ике мәчет халыкка иман нуры тарата. Дин әһелләре, зур тәр­бияви эш алып барып, жәмгыять эшендә дә актив катнаша.
Авылда традицион рәвештә Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, 8 Март, Нәүруз, Шәл, Армиягә озату, Җиңү бәйрәмнәре, Балаларны саклау көне, өлкәннәр көне һәм башка зур бәйрәмнәр уза. Бавырсак бәйрәме — авылның бренды. Бу авылдан чыккан Халит һәм Хәлил Солтановлар бавырсак, чәкчәк һәм башка кондитер продукциясе житештерә. Яшергән мәдәният йортында “Чаткылар” бию һәм “Ядкарь” театр коллективлары, “Мирас” гармунчылар ансамбле уңышлы эшләп килә.
Чараның рәсми өлеше Яшергән авылы мәдәният йортында узды. Җыелучы­ларны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров сәламләде.
Ул мондый фестиваль­нең 2011 елда — Бузат авылында, 2014 елда Куганакбашта узуын әйтте, районның бүгенге хәле белән таныштырды. Фәнүр Зөфәр улы район горурлыгы булган “Сердәш” татар фольклор ансамбле, Яшергән авылының халык уен кораллары ансамбле, “Балкыш” (Айдарәле), “Сөмбелә” (Бузат) җыр ансамбльләре, Стәрлебаш авылының “Умырзая” хатын-кызлар җыр, “Көмеш моңнар” баянчылар-гармунчылар ансамбльләре, Стәрлебаш татар халык театры, “Куганаккай” хатын-кызлар җыр ансамбле хакында сөйләде, милли мәдәниятләрне саклап калуның әһәмиятен ассызыклады.
Бәйрәмгә Уфадан, Ырын­бур өлкәсеннән, Салават шәһәреннән, район авылларыннан кунаклар чакырылган иде. Милли мирасны саклауда таныл­ганнарга Бөтендөнья татар конгрессыннан, башка иҗтимагый оешмалардан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Халыкка мөрәҗәгать белән чыгучылар да күп булды. Әйтик, Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе Люция Дәүләтъярова, районның Татар иҗти­магый үзәге җитәкчесе Хисаметдин Исмәгыйлев, Стәр­лебаш татар халык театры җитәкчесе Зөлфия Гыйззетдинова һәм башкалар районның милли-мәдәни тормышы белән таныштырды, үз фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Татарлар үз иткән тальян гармун, думбыра, мандолина, скрипка һәм татар курае белән дә таныштык бәйрәмдә. Сәхнәләш­те­релгән тамашалар күрсә­телде, шигырьләр яңгы­рады. Бик эчтәлекле, халык җырларына, көйләренә нигезләнгән концерт әзер­ләнгән иде. Ай талантлы да, ай уңган да инде үзебезнең халык!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
Вчера, 11:15 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
Егетләр шатлык өләшә
Вчера, 10:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Егетләр шатлык өләшә
Халыкара балет фестивале ачылды
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Халыкара балет фестивале ачылды
“Кызыл таң”ның җырлы кичләр”е –  Югары Бишендедә
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Кызыл таң”ның җырлы кичләр”е – Югары Бишендедә
Яңгырады курай моңнары
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңгырады курай моңнары
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
23-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
Наташа Королева терсәген тешли.
23-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наташа Королева терсәген тешли.
Яңа музейлар төзеләчәк
22-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа музейлар төзеләчәк








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»