Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Элвин Грейның сәламәтлеге шәптән түгел

14.05: Элвин Грейның сәламәтлеге шәптән түгел

Элвин Грейның сәламәтлеге шәптән түгел
Башкортстан һәм Татарстан районнары буенча актив рәвештә гастрольләрдә йөргән, соңгы арада исеме телләрдән төшмәүче популяр җырчы Радик Юлъякшин (сәхнә исеме – Элвин Грей) 10 май кичендә, йөрәге тотып, дәваханәгә эләккән иде. Баксаң, Элвинның тамаша барышында кан басымы кинәт кенә күтәрелеп китеп, йөрәге “сикергәли” башлаган икән – “ашыгыч ярдәм” чакыртырга мәҗбүр булганнар.


Табиблар моны “Самый шулай тур” дип аталган программасы белән һәр көнне диярлек тулы аншлаг белән үтүче концертлар куеп, бөтен татар-башкорт дөньясын дер селкетеп йөргән артистның арып китүе белән аңлаткан. Җырчыга ярдәм күрсәткәннән соң, аңа ял итәргә киңәш бирелгән. Шул сәбәпле, Радикка Агыйдел шәһәрендә үтәргә тиешле концертын 2 июньгә күчерергә туры килгән.

Капельницалар астында ятуына карамастан, җырчы, табиблар киңәшен тотмыйча, 12 майда ук янә сәхнәгә күтәрелгән. Ләкин Чишмәдә узган концертында аның янына янә табиб чакыртырга туры килгән. Нәтиҗәдә, җырчыга якын арада Чишмәдә һәм Караиделдә узарга тиешле тамашаларыннан баш тартырга туры килгән. Ни дисәң дә, сәламәтлек барысыннан да кыйммәтрәк шул...

Сәламәтлеге какшаган Радик Юлъякшин бүген яхшыга гына өметләнә. Инстаграм битендәге фотосы астына ул: "Барысы да яхшы булыр!" – дип язып куйган.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Роберт Миңнуллин: “Теләсә нишләсеннәр…”
Вчера, 08:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Роберт Миңнуллин: “Теләсә нишләсеннәр…”
“Туганлык”ка рәхим итегез!
15-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Туганлык”ка рәхим итегез!
Радик Юлъякшин "Туган як" җырын башкарачакмы?
15-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Радик Юлъякшин "Туган як" җырын башкарачакмы?
Үлгәч тә тынгылык юк
14-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Үлгәч тә тынгылык юк
Фестивальдән ...дәваханәгә
4-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фестивальдән ...дәваханәгә
Башкортстан рәссамнары дөньяга таныла
3-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстан рәссамнары дөньяга таныла
Хәния Фәрхигә зур премия бирелми калган
3-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Хәния Фәрхигә зур премия бирелми калган
Земфира 5 миллион доллар акча эшләгән
1-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Земфира 5 миллион доллар акча эшләгән








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»