Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Библиобус” китап сөючеләрне арттыра

16.05: “Библиобус” китап сөючеләрне арттыра

Розалия Йосыпова (уңда) китап сөючеләр белән.Розалия Йосыпова (уңда) китап сөючеләр белән.Заман технологияләре, Интернет челтәре тормышыбызга көн саен ныграк үтеп керсә дә, китап укучылар кимеми. Моңа һич аптырыйсы юк, чөнки китап – ул белем чишмәсе дә, дус та, сердәш тә. Иглин районы халкы да китап белән дус яши. Төбәктә 31 китапханә эшли. 2014 елда “Русия мәдәнияте” федераль программасы кысасында алынган “Библиобус” та халыкны рухи азык белән тәэмин итүгә нәтиҗәле өлеш кертә.

– Былтыр укырга 13 863 китап тапшырылган, – диде Иглин үзәк китапханәсенең читтән торып хезмәтләндерү бүлеге җитәкчесе Розалия Йосыпова. – Барлыгы 2317 кеше язылды. График буенча 110 тапкыр торак пунктларга чыктык. Гомумән, 56 авылны хезмәтләндерәбез. Киңкүләм 66 чара оештырып, биш мең кешене җәлеп иттек. Фонд өч меңнән артык китап, басма матбугат тәшкил итә. Заманча җи­һазландырылган “Библиобус” рухи азыкка сусаганнарның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә, китап сөючеләрне арттырырга мөмкинлек бирә. Кайсы яктан карасаң да, Интернет челтәре дә, телефон да китап белән тиңләшә алмый. Китап сөючеләр белән очрашкан саен моңа кабат инанабыз.
Әйткәндәй, “Библиобус” халыкка китап бирү белән генә чикләнми. Библиотөндә һәм башка истәлекле чараларда халыкка кичәләр, сәнгатьле чыгышлар оештырыла. Китап укучылар әсәр геройлары, классик язучылар белән очрашып, фотога төшә ала. Тырышлык нәтиҗә бирә. Һәр авылда “Библиобус” килүен түземсезләнеп көтәләр һәм чират торып укырга китап алалар. Ә китап белән дус булучылар тормышта да максатына ирешә, заманнан да артта калмый.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Пәрдә төшәр  алдыннан...
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Пәрдә төшәр алдыннан...
Һәрчак  эзләнүләр юлында!
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Һәрчак эзләнүләр юлында!
Сәхнәдә — “Туганнар”!
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сәхнәдә — “Туганнар”!
Екатеринбург урамнарында курай яңгырады
Вчера, 16:01 :: Мәдәният һәм сәнгать
Екатеринбург урамнарында курай яңгырады
Вәкил Шөгәепов белән хушлашабыз...
Вчера, 14:38 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәкил Шөгәепов белән хушлашабыз...
"Нур" театры сезонын яба
27-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Нур" театры сезонын яба
Якты тәэссоратлар бүләк иткән бәйрәм
27-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Якты тәэссоратлар бүләк иткән бәйрәм








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»