Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Өлеш алып нур, иманнан, Сәлам килде Нуриманнан!

31.01: Өлеш алып нур, иманнан, Сәлам килде Нуриманнан!

Өлеш алып нур, иманнан,   Сәлам килде Нуриманнан!Кризис, диләр. Хезмәт хакларын тоткарлыйлар, эш урыннары кыскара. Туган туганын белми, күрше күршесе белән аралашмый, диләр. Имеш, халык мәдәнияткә кул селтәде, тик байлык, акча артыннан куа. Ышанмагыз — алдыйлар.

Кечкенә мисал. Өченче ел рәттән Уфа “Нур” татар дәүләт театрында ай саен диярлек “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты зур уңыш белән бара. Шуларның егерме өченчесе, Нуриман районына багышланганы, бигрәк тә җылы узды.
Концертка әле бер атна калганда ук билетлар сатылып бетте. Хәтта балконда да буш урын калмады. Нишләп нуриманлыларны Уфа халкы болай ашкынып көтте соң әле? Әллә бу якның ниндидер серле үзенчәлеге бармы?
Бу хакта район хакимиятенең мәдә­ният бүлеге начальнигы Линиза Хәлиловадан сорашабыз. Линиза Шаһбал кызы сүзләренә караганда, районда мәдәният, чынлап та, үсештә. Бигрәк тә узган Мәдәният елы төбәк өчен уңышлы һәм җимешле булган. Ел әйләнәсенә мәдәни тормышны баетуга, мәдәният учакларын төзекләндерүгә, аларның матди-техник базасын ныгытуга юнәлтелгән әһәмиятле чаралар үткән.
Бүген мәдәният бүлеге карамагында 46 филиаллы китапханә-клуб системасы, балалар сәнгать мәктәбе һәм мәдәният учреждениеләрен комплекслы хезмәт­ләндерү үзәге исәпләнә. Ун иҗат коллективы лаеклы рәвештә “халык”, “үрнәкле” исемнәрен йөртә.
Мәдәният елында төрле фестиваль­ләр, бәйгеләр, чаралар аеруча күп оештырылган. Әйтик, “Иҗат дулкыны” фестиваль-марафонында унике авыл биләмәсе дә актив катнашкан. Авыл­ларның мәдәни тормышын яктырткан альбомнар төзелгән, осталар күргәзмәләре оештырылган, бай эчтәлекле мәдәни чаралар әзерләнгән. Авылдан-авылга чиратлап штандарт тапшырылган. Иске Бәдәйдә — “Иҗат чишмәсе”, Кызыл Чишмәдә — “Кышны озату”, Сарва, Первомайский авыл биләмәләрендә авылдашлар бәйрәме оештырылган; Яңа Күл, Иске Исай авылларында халкыбызның йолаларына зур игътибар бүленгән. Яңа Субайда “Урам бәйрәме” күрсәтелгән, Кызыл Ярда — “Нептун бәйрәме”, Байгилде авылында “Иҗат дулкыны“ узган. Декабрь урталарында район Мәдәният сараенда Саттаровлар һәм Әхмәтдиновлар катнашлыгында Шәҗәрә бәйрәме үткән.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Иншаллаһ, изге айда барып кайттык Турмайга
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иншаллаһ, изге айда барып кайттык Турмайга
Опера һәм балет театры иҗат мизгелен япты
23-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Опера һәм балет театры иҗат мизгелен япты
"Аргамак"  - Астанада!
23-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Аргамак" - Астанада!
Уфада — Кыргызстан киносы көннәре
22-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфада — Кыргызстан киносы көннәре
Үзебезнең кино
22-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Үзебезнең кино
Кыргызстан киносы көннәре башлана
22-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кыргызстан киносы көннәре башлана
Иншалла, изге айда барып кайттык Тормайга!
21-06-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иншалла, изге айда барып кайттык Тормайга!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»