Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Гаетбай аты ир-атны уйландыра

25.02: Гаетбай аты ир-атны уйландыра

Гаетбай аты ир-атны уйландыраКайбер сәхнә әсәрләренең үзенчәлекләре яңача куелышта бөтенләй башкача ачыла.

Узган Мәдәният елында Кушнаренко районы үзешчәннәре, халык театры һәм китапханәләр челтәре хезмәткәрләре җөмһүриятебез казанышларына кертерлек байтак матур иҗат уңышлары яуладылар. Игълан ителгән Әдәбият елын да бу төбәктә тиешле дәрәҗәдә үткәрергә җыеналар. Февраль уртасында ук Кушнаренко халык театрының драматург Наил Гаетбайның “Аты барның – дәрте бар” комедиясен сәхнәгә куюы — моңа ныклы дәлил.


Сәнгать әсәрен гомерле иткән нәрсәләр күпләргә ачык: миллилек, халыкчанлык, заман белән аваздашлык... Наил Гаетбай үзенең пьесасында Өлкәр, Акбузат, Дөлдөл кушаматлы атларны җанлы персонажлар дәрәҗәсенә күтәреп, кү­ңел­дә халыкның яшәеш образын тер­нәкләндереп җибәрә, тарих төпкеленнән килгән җыр моны тагын да көчәйтә төшә: “Ниләр генә күрми, ни кичерми ир башкае бе­лән ат башы”... Әлеге сәхнә аша да тамашачы дала тулпарларына карата кайнар мәдхияләр ишетә: “Кымызы каймак иде...”, “Сезне ат ашатты, эчерде...”, “ Мине сугышта үлемнән коткарган Өлкәр...”
Әмма гомер — бакый әнә шулай ир-егет сердәше, ир — канаты булган башкорт аты базар заманына килеп кергәч, кисәк кенә акча бе­рәмлегенә әйләнә, мал-мөлкәт, зин­нәт туплау чарасына әверелә. Ат башы бәрәбәренә ир, кавем үз кө­нен кайгырта... Бу юлда ир — хатынны, хатын ирне, ул-кыз — ата-ананы, күрше исә күршене абайламый. Чөнки зиһен, акылны нәфес шаукымы томалый. Ат аулау, аны ансат кына үзенеке итәргә теләү, комедиядә өйләнү, кияүгә чыгу, әвеш-тәвеш килү, интим гамәлләр белән дә үрелеп, фантасмогорик рәвеш ала. ЗАГСка бару, паспорт һәм язылышу кенәгәсенә “мисәт һуктыру”, дуэль ясап атышуларны күреп, тамашачы ни еларга, ни кө­ләргә белми. Чын-чынлап кәмит лә­са бу! Базар заманындагы җәм­гыятьтә әлеге комедия зурдан кубып уйнала шул. Милек, акча, нәфес колына әйләнү фактларын хәтта иң “өстә”, Дәүләт думасы депутатлары тирәсендә дә күрдек бит. “Мисәт” артына яшеренеп абруй, кесә саклар өчен туган-тумачалары, бичә-чәчәләре исеменә ниләр генә яздырмады болар. Хәтта үзебездәге кайбер олы-олы агайлар да, зәңгәр экраннарда пәйда булып, үз “фә­кыйрьлекләрен” күрсәтергә, алмашка кәчтүн, туфлиләре дә булмавына ышандырырга тырышты бит әй!
Сәхнәдә замана комедиясен коруга спектакльдә катнашучыларның һәрберсе үз өлешен кертте. Болар — иркә, һәрнәрсәсе җитеш булып үсеп, үз гаиләсен корса да, карт анасын “имүдән” тартынмаган, миһербансыз, җәнҗалчы Октябрина (Башкортстанның атказанган мәдә­ният хезмәткәре Маһирә Нуруллина башкаруында), гаилә, ир-хатын мөнәсәбәтләрендә, йөрәк хисеннән бигрәк, файда күрүне алга сөргән чорсыз Шәмсебикә (Роза Шәрифул­лина), картайса да мәхәббәт дигән татлы җимешнең калдык-постыкларына булса да ымсынуын басалмаган бичара мәҗнүн Сатыбал (Вәли Гыйззәтуллин) һәм, әлбәттә, кала белән сала арасында буталып йөреп, ни үз йортын, ни гаиләсен коралмаган сәрхүшбаш Закирҗан (Илдар Басыйров).
Телгә алган базар заманы әкәмәтләрен генә күрсәткәндә дә, мөгаен, бу комедия төгәлләнгән пьеса булыр иде. Ләкин, тамашачы буларак, мин драматург монда көтелмәгән адым ясаган, комедия кысасында драма тасвирланган дип фаразлыйм. Һәм менә нәкъ шул канунга буйсынмаган кыюлык, хәят вакханалиясендә гыйбрәтле язмышлы кеше – Балбикәне авансценага чыгару аның пьесасын халык зәвыгына якынайта төшмиме икән әле?! Бу уй әлеге образны Нәзирә Сәхапова җанландыруында күргәч, тагы да ныгып китте. Ул, мөгаен, нәкъ драматург күрергә теләгән персонаж! Гомере Балбикәнеке сыман хезмәттә узган, басынкы, тыныч. Балалар анасы буларак та гаи­лә хәлләрен әлеге тамаша аша гына түгел, үз башыннан кичереп тә белә ул. Ә иң мөһиме — бу катлаулы образны башкару өчен аның дистә еллар буена сәх­нәдә тупланып килгән тәҗ­ри­бәсе бар. Узган елда Н. Сәхә­по­ваның Халык шагыйре Мәҗит Гафури юбилее уңае белән оештырылган, “Без Мәҗит Гафурине укыйбыз” дигән халык-ара конкурста гран-прига лаек булуын искә алып китү урынлы булыр. Болар барысы да төбәк артистына үзенә тапшырылган катлаулы рольне ышаныч белән башкару мөмкинлеге бирде.
Пьесада дарыга утны тыныч хо­лыклы, басынкы дип сокланган кешебез Балбикә төртә. Ул үзе дә көтелмәгән ут эчендә кала, тирә-юньдәгеләрне дә тыз-быз чабарга мәҗбүр итә... Өлкән яшьтәге кешенең, бигрәк тә ананың, конфликт чыганагына әйләнеп китүе, бер караганда, үтә сәер, әмма ана булган кешегә тормыш һич тә җиңелдән түгел икән шул. Кырыс, таләпчән, кайчагында хәтта рәхим-шәфкатьсез күренгән ир холкына да яра, шул ук вакытта йөрәк парәң булган баланың да рухын төшермә, канатларын сындыруга юл куйма син... Әмма Балбикә бизмәннең бер якка авышканын тоймый кала. Ул, ир рухына хилафлык китереп, кызының чорсыз нәфесе колына әйләнә. Атап әйткәндә, Котлыбайның җаныннан да артык күргән Акбүзатын сатып, кызы Октябрина малаена туган көнгә мотоцикл сатып алырга фатыйха бирә. Ә бит Балбикә, “Мин дә ат яратам”, дип, Котлыбайга рухи якынлык вәгъдә иткән бичә. Менә инде хәзер гамәле белән ул иренә хыянәт итә. Һәм, күрәмсең, ирне тиң пар итеп санламау, аның белән хисаплашмау Балбикәнең канына сеңгән чир булган. Ире белән уртак тел таба алмаган ана ахыр чиктә баласы каршында да үз бизәген җуя бит ул. “Өй минеке, теләсәң кая чыгып кит!” дип, Котлыбай тарафыннан куылган бичә холыксыз кызы Октябрина фатирында да сыеныр почмак табалмый...
Балбикә-Нәзирәнең ихлас киче­решләре, күп тамашачылар йөрә­генә үткән кебек, үземдә дә ана хакында уйлар ташкыны кузгатты. Чынлап та, ире белән пар күгәрчендәй гөрләшеп яшәү һәм бала ихтирамына лаек булу өчен сәхнәдәге анага ни җитмәде соң? Кендек әбиләреннән башлап, иң олы фәйләсуфларыбызга кадәр нәфис затка чын ана булу һәм бала багу серләрен күндерергә тырышалар. Әлеге гыйлемгә ия булган зат, бичәгә әверелгәч, мәгыйшәтендә аптырап калмас. Чөнки ул ялгыз түгел, янында, әүлияләр искәрткәнчә, ире-пары бар бит аның. Хатын заты хәләлен ничек күрергә теләсә, ир заты нәкъ шундый була. Ә морадына ирешү өчен Ходай нәфис затка матурлык, наз биргән. Йөрәктә җитмештән артык хис-тойгы бар дисәләр, боларның барысы да аныкы. Җаен чамалап, йөрәк утыңны ат, сихерлә, сөйгәнеңне уят. Тик, ярсып, аңа балта гына күтәрмә. Киресенчә, көч иясе санап иргә ышыклан, иргә таян, аның рухын үстер, абруен төшермә син. Хәтта балаңның бөтен күзәнәкләрең аша көткән җавап мәхәббәтен дә сабыйның үз атасын ихлас яратуы аша яулап ал син, ана! Менә шуннан соң гына оҗмах аналарның аяк астында дигән пәйгамбәр сүзе раска килер... Дөньясын баласына булган сукыр мәхәббәте белән чикләп, йомылып яшәгән түгел, ә иң әүвәл ир сүзен, гаилә, кавем мәнфәгатьләрен алга куйган мәгъ­рифәтле ана гына ихтирамга лаек. Бары тик шундый гамьле зат кына соклангыч уллар, кызлар үстерергә сәләтле һәм милләт анасы дип аталырга хаклы, дип искәртте бөек педагог Ризаэддин Фәхреддин.
Әмма борынгы кыйммәт­ләрдән ваз кичкән гибрид тормыш Бал­бикәләргә боларны тукыдымы? Бездәге хатын-кыз сәясәте нәфис заттан баш та, түш тә ясаган чит, ят сүзле эмансипация лозунгысыннан торды ласа. Нәрсә соң бу? Хатын-кызның үз-үзеннән, асылыннан ваз кичүме, каршы җенес иясенә әверелүме? Юк, безнең үткәндәге сәвитчә яшәү үрнәгендә нәфис затларның ирләр чалбары киеп, ирләр хезмәте башкаруы, һаман да ничек кенә хупланмасын, хатын-кыз ир-ат булалмый. Мәгый­шәттә һәр җенеснең үз роле, вазыйфасы бар. Гаетбай хаклы, безнең ил-йортта аты да, дәрте дә булган булдыклы һәм мәрхәмәтле ирнең гаилә башы, чын хуҗа рәве­шенә кайтуы кирәк!
Аты кебек үк тәртәгә тибәргә яратса да, Котлыбай шул идеяне җанландыруы белән кыйммәт. Тамашачы РСФСРның атказанган укытучысы Галимхан Гәрәев башкаруында аны җылы каршылады. Кырык еллап үзешчән театр сәх­нәсенә хезмәт итеп, Х. Ибра­һимов­ның “Башмагым”, Ә. Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын”, Ә. Атнабаевның “Игезәкләр”, Т. Миңнуллинның “Ай булмаса йолдыз бар”, И. Шиһаповның “Гайфи бабай, өйлән давай“ пьесаларындагы төп рольләрне башкарган мәшһүр Кушнаренко артисты Наил Гаетбай комедиясендә өр-яңа сәләтләре белән балкый. Ул сугыш батыры, хезмәт алдынгысы, тынгысыз ил карты һәм, ахыр чиктә, ат яраткан җан буларак, заман агышына, үзен санламаучыларга каршы нәфрәт фонтаны булып атыла, хәтта дуэльгә чыга...
Котлыбайда нәрсә көлке соң? Кайсы ягы белән аны комедиячел герой дип атап була? Милли холык иясе булгач, картта борынгыдан килгән аерым хисләр, чалымнар да бар икән. “Өйләнәм” дип сөрән сала ул. Һәм, карт Балбикәсе исән-имин була торып, күрше Шәмсе­нисаны да бичәсе итү нияте белән каударланып йөри башлый. Үз вакытында Гаяз Исхакый (“Остаз­бикә”), М. Галәү (“Мөһәҗирләр”) ике хатынлылык күренешен үтә җитди, хәтта кирәкле мәсьәлә итеп тасвирлаган булсалар, замандаш драматург Наил Гаетбай моны тик көлкеле хәл чыганагы итеп күз алдына бастыра. Үз чиратында, Гыйлемхан Вәли улы, Котлыбай тудырган көлкеле тамашаны иҗади яктан тагын да үстерә төшә.
Пьесаны сәхнәләштерүнең үз кануннары, таләпләре бар. Кайбер очракларда, автор белән актерлар арасында әсәргә карата фикер аерымлыгы барлыкка килгәндә, иҗа­дилык өстенлек алуы ихтимал. Комедия азагында Балбикә көтелмәгән кыюлык белән Котлыбайга шундый шарт куя: “Җитәр, картайдың. Атны кияү караячак. Булдымы?” Ә тегесе һич карышусыз чал башын иеп: “Бул­ды, әби, риза”, ди. Үтә көтел­мәгән борылыш бу. Әбиебез Котлыбайны йорт-ихатадан, Акбүзаттан читләштереп, дилбегәне сәрхүш һәм булдыксыз Закирҗанга бирмәк­че... Куласа янә әйләнеп баса түгелме соң? Наил Гаетбай комедиясен сәхнәләш­терүчеләр әлеге диалогның, комедия, драма мантыйгына да сыймыйча, трагикомедия элементы булып китүен тойганнармы, башка чишелеш тапканнар. Кушнарен­колыларның финалы башкача, Котлыбай файдасына тәмам­лануын үтә сөенеп каршыладык.
Әмма сәхнә әсәрендә әдәби башкарылыш ягыннан ничек кенә аерым тел-сурәт кытыршылыклары сизел­мә­сен, драматург демократия юлына аяк баскан башкорт әдәбиятында, таркалган авылга бәйләп, гаилә мохите, ир һәм хатын мөнәсәбәте хакында шактый кыю һәм хак сүз әйтте. Мәгый­шәтебездәге базар әкәмәтләрен, рухи мөшкеллекне әл­лә каян түгел, гаилә хәллә­реннән, ир белән хатынның үзара мөнә­сәбәтеннән, ахыр чиктә үзебезнең йорт-курадан эзләү кирәктер. Аны Котлыбайның итчеләр кулыннан качып кайткан Акбүзаты кебек байталлар, тулпарлар бизәсә, авыл, иншаллаһ, яшәр!
Энҗе Гыймалетдинова җитәк­челегендәге Кушнаренко халык театры, Наил Гаетбайның тормышчан идеяләрен сәнгатьчә югарылыкта һәм иҗади күтәренкелектә яңгыратып, бик кирәкле әдәби миссия башкара...

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ,
филология фәннәре кандидаты.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Хәния Фәрхи бакыйлыкка күчте
Сегодня, 18:40 :: Мәдәният һәм сәнгать
Хәния Фәрхи бакыйлыкка күчте
Татарстанда драматурглар семинары үтте
25-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Татарстанда драматурглар семинары үтте
Кечкенә йолдыз
22-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кечкенә йолдыз
Сергей Безруков Башкортстан героен уйнаячак
21-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сергей Безруков Башкортстан героен уйнаячак
"Маскерадъ"ка без дә шат!
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Маскерадъ"ка без дә шат!
Республика турында фильм төшерелә
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Республика турында фильм төшерелә
Бүләкле сезон булды
20-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бүләкле сезон булды
Владимир Спиваков чакыра!
19-07-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Владимир Спиваков чакыра!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»