Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бездән соң да яшәсен!

26.02: Бездән соң да яшәсен!

Бездән соң да яшәсен!Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Туган телләр бәйрәме узды.

2000 елдан башлап 21 февральдә Халыкара туган телләр көне билгеләнә. ТУГАН ТЕЛ алдында баш ию, аның матурлыгына, мөһимлегенә, кадерлелегенә игътибар итү көне ул. Башкортстан — Русиянең күпмилләтле төбәге. Республикада туган телләр өйрәнүгә зур игътибар бирелә, халыкның күпчелеге ике-өч телдә иркен аралаша. Мәктәпләрдә туган тел буларак башкорт, урыс, татар, чуваш, мари, удмурт, мордва, немец, украин, белорус, латыш, поляк, яһүд, әрмән телләрендә (барлыгы — 14) укытыла. 160лап милләт вәкилен үзенә сыендырган Башкортстан өчен Туган тел бәйрәменең әһәмияте бигрәк тә зур.


Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Туган телләр көне зур концерт белән республика бәйрәме буларак билгеләнде. Төрле телләрдә чыгышлар яңгырады. Милли биюләр башкарылды. Сәхнә түрен күптөрле милли киемнәр бизәде.
Ялан чәчәкләреннән тупланган бай гөлләмәдәй, төрле милләттән булган тамашачыларны бәйрәм белән мәдәният министры урынбасары Валентина Латыйпова тәбрикләде, ул министрның котлау сүзләрен укып ишеттерде.
Концертта танылган сәхнә осталары белән беррәттән республиканың якшәмбе мәктәпләрендә, Рәми Гарипов исемендәге Башкорт республика гимназиясендә тәрбияләнүче яшь артистлар да чыгыш ясады. Чарага Башкортстан Язучылар берлеге вәкилләре дә күчтәнәч белән килгән иде, алар урыс, татар, башкорт һәм чуваш тел­лә­рендә шигырьләр укып ишеттерде. Фойеда, Әдәбият елына һәм Туган телләр көненә багышлап, китап күргәз­мәләре оештырылды.

ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, дөньядагы 6 мең телнең яртысы диярлек югалу алдында тора. 2009 елда Русия территориясендә 136 телгә югалу куркынычы янаган.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тәрҗемәчеләр бүләкләнде
27-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәрҗемәчеләр бүләкләнде
Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
Егетләр шатлык өләшә
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Егетләр шатлык өләшә
Халыкара балет фестивале ачылды
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Халыкара балет фестивале ачылды
Яңгырады курай моңнары
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңгырады курай моңнары
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
23-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
Наташа Королева терсәген тешли.
23-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наташа Королева терсәген тешли.








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»