Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Эшкә чумган кешеләрнең җырлы-моңлы мәлләре

28.02: Эшкә чумган кешеләрнең җырлы-моңлы мәлләре

Эшкә чумган кешеләрнең җырлы-моңлы мәлләреТуймазыда узган ел башлангыч алган “Яшьлек дулкыны” фестивале һәм “Муза” балалар лагере даими оештырылачак.

Көр күңеллеләр генә мәдәни чараларга, җырга-моңга тартыла. Ә моның өчен тормыш авырлыкларын җиңеп, туган төбәгеңә, яраткан эшеңә тугры калып, тормышыңнан канәгать була белергә кирәк. Туймазы төбәгендә нәкъ шундый кешеләр яши. Күптән түгел шәһәрнең 55 еллыгын билгеләп үткән, көзгә районның 85 еллыгын каршыларга әзерләнүче халыкның кәефе күтәренке. Туймазыны башта — станция, соңрак шәһәр дәрәҗәсенә күтәргән тармаклар турында күп сөйләргә була, әлбәттә, әмма бүген сүзебез — мәдәният турында. Төбәктә 300дән артык кешене эшле иткән 36 мәдәният йорты, 3 музыка, берәр сәнгать һәм сынлы сәнгать мәктәпләре, 44 китапханә (шуларның 6сы — модельле), үзәк мәдәният һәм ял паркы бар. Шәһәрдә, шулай ук, тарих һәм туган якны өйрәнү музее, Туймазы татар дәүләт драма театры һәм “Спутник” күңел ачу кинокомплексы халыкны хезмәтләндерә. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Илдар САЛИХОВ белән төбәкнең мәдәни тормышы турында әңгәмәләшәбез.


— Илдар Мәкәримович, Әдә­бият елы кыю адымнар белән атлап китте. Аңа эстафетаны лаеклы тапшырган Мәдәният елы туймазылыларда нинди тәэссо­ратлар калдырды дип әйтә аласыз?

— Районыбыздагы мәдәният уч­реждениеләре Мәдәният елы кысаларында оештырылган барлык чараларда да актив катнашты. Конкурс-бәй­ге­ләрнең исемнәрен атап китү дә җитә: предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары арасында — “Йөрәктән — йө­рәк­кә” үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, авыл мәдәният йортларының театр коллективлары арасында — “Театр марафоны”, Кандракүл буенда узган “Яшьлек дулкыны” фестивальләре, мәдәният учреждениеләре иҗат кол­лективларының “Дуслык моңы”, “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре”, тальянда уйнап жырлаучыларның “Үзем уйныйм, үзем жырлыйм!” конкурслары.
Республика конкурсы нәтижә­ләре буенча Собханкул мәдәният йорты — авыл биләмәсе терри­ториясендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе, ә Кан­д­ракүл авылы китап­ханәчесе Роза Шәйхетдинова иң яхшы мәдәният хезмәткәре дип танылды. Моннан тыш, Кәкребаш авылы мәдәният йорты “КЛУБок*XXI века” дип аталган республика конкурсында катнашып, “Милли әдәбиятка сакчыл мөнәсәбәт өчен” номинациясендә дипломга лаек булды. Ә үзәк китапханә сайты “Виртуаль Башкортстан” республика конкурсында беренче урын яулады.
Узган ел туймазылыларның республика, төбәкара, бөтенрусия, халыкара конкурсларда һәм фести­валь­ләр­дә яхшы чыгыш ясавы белән хәтердә калды. Кандра авылы кызы Алинә Гыйззәтуллина ел башында “Нәүруз гүзәле” республика бәйгесендә Гран-при яулады, ә декабрьдә Мәскәүдә үткән “Татар кызы-2014” конкурсында Русиянең иң матур татар кызы булып танылды. Нөркәй авылы мәдәният йорты житәкчесе Айдар Хәсәншин Казанда узган “Татар моңы” яшь башкаручылар конкурсында — лауреат, “Родина” район мәдәният сараеның “Җидегән йолдыз” вокаль ансамбле дипломант булдылар. “Сәфәр” үрнәкле бию ансамбле Чабаксарда IV Бөтенрусия конкурсында җиңде. Ел, чыннан да, уңышлы булды. Русия һәм республика конкурс-фестивальләрендә катнашучылар арасында 30дан артык лауреат һәм дипломант булуы — районның Мәдәният елына керткән өлеше.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Рәссамнар –  Интернетта
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Рәссамнар – Интернетта
Әсәрләре генә картаймый!
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әсәрләре генә картаймый!
Тәрҗемәчеләр бүләкләнде
27-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәрҗемәчеләр бүләкләнде
Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңавылда "Гармун фестивале" ачыла!
Егетләр шатлык өләшә
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Егетләр шатлык өләшә
Халыкара балет фестивале ачылды
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Халыкара балет фестивале ачылды
Яңгырады курай моңнары
25-05-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңгырады курай моңнары








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»