Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Анюта” сәхнә осталарын да елатты

26.03: “Анюта” сәхнә осталарын да елатты

“Анюта” сәхнә осталарын да елаттыНуриев фестивале премьера белән ачылды.

Рудольф Нуриев исемендәге XX Халыкара балет сәнгате фестивале Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында 22-23 мартта Валерий Гаврилин музыкасына “Анюта” балеты белән ачылды. Премьера уңаеннан театрда СССРның һәм Русиянең халык артисты, дәүләт премияләре лауреаты, билгеле режиссер, педагог, “Анюта”ның куючы хореографы Владимир Васильев журналистлар белән очрашты. Сүз, нигездә, премьера хакында барды.


— “Анюта” утызлап ел сәхнәдә, — диде Владимир Викторович. — Әмма “җан­лы” материалдан корылганга, һәр сәхнәдә ул төрлечә килеп чыга. Антон Чеховны кую авыр да, кызыклы да. Язучы теләгән интонацияне, яшь аша көлүне, ярым елмаюны җиткерү кирәк. Төсмерләр, буяулар күп, әмма шул ук вакытта әсәр һәркемгә аңлаешлы, гади.
Хореограф, шулай ук, балет сәнга­тенең үзенчәлеге, киләчәккә планнары турында сөйләде. Апрельдә ул 75 яшен билгеләячәк. Күпсанлы юбилей чаралары планлаштырылган.
“Анюта”ны кую өчен Уфага Владимир Васильевны чакыру идеясен Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Леонора Куватова тәкъдим иткән.
— Шундый бөек оста белән эшләве­безнең куанычын аңлатып җиткерү мөм­кин түгел, — ди Леонора Сафый кызы. — Актерларның күзләрендә — бәхет яшьләре...
Әйткәндәй, Владимир Васильев театр актерларының эшеннән канәгать калган. Премьерага өч состав солистлар әзер­ләнгән. Куючы-хореограф планлаштырганча, сәхнә уены һәркемгә аңлашыла, Антон Чеховның “Анна на шее” хикәясе геройларын тану авыр түгел. Төп партиядә Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Гүзәл Сөләйманова, Башкортстанның халык артисты Гөлсинә Мәүлекасова, Башкорт­станның атказанган артисты Валерия Исаева чыгыш ясый. Студент (Сергей Бикбулатов, Башкорт­станның халык артисты Илдар Маняпов, Руслан Әбел­ханов), Артынов (Башкорт­стан­ның атказанган артисты Рөстәм Исхаков, Сергей Бикбулатов, Илдар Маняпов), Модест (Башкорт­станның атказанган артисты Андрей Брынцев, Руслан Әбелханов, Динар Шакиров), Петр Леонтьич (Максим Купцов, Башкортс­танның атказанган артисты Артур Новичков, Сарьян Сөләй­манов) һәм башка роль­ләр­не башкару осталыгы, костюмнар, үзенчә­лекле музыка, сәхнә бизәлеше — болар бер тамашачыны да битараф калдырмагандыр. Спектакль билгеле совет композиторы Валерий Гаврилин музыкасына уйнала. Куючы рәссам — Виктор Вольский, яктырту буенча рәссам — Елена Копунова, икесе дә — Мәскәүдән килгән. Дирижер — Раушан Якупов.
Фестиваль кысаларында уфалылар Н. Сац исемендәге Мәскәү дәүләт академия балалар музыка театры әзерләгән “Фронттан хатлар” дигән бер актлы балет (Валерий Гаврилин музыкасы) һәм халыкара конкурслар лауреатларының гала-концертын, Адольф Аданның “Жизель” балетын карый алды. Бүген Петр Чайковс­кийның “Аккош күле” балеты күрсәтелә. Фестиваль 27 мартта дөнья һәм Русия балеты йолдызлары катнашлыгында зур концерт белән ябылачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Фольклориадага репитиция бу!
Сегодня, 10:07 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фольклориадага репитиция бу!
“Күкрәгемдә  былбыл сайратам”
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Күкрәгемдә былбыл сайратам”
Нәүруз бездә дә узачак!
Вчера, 12:46 :: Мәдәният һәм сәнгать
Нәүруз бездә дә узачак!
Башкорт академия драма театрында  премьера!
16-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкорт академия драма театрында премьера!
Йөрәктән — йөрәккә!
15-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Йөрәктән — йөрәккә!
Зурлар өчен  курчак уены
13-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Зурлар өчен курчак уены
“Бабич” фильмын карамый калмагыз!
11-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Бабич” фильмын карамый калмагыз!
Хатын-кыз сыннарыннан... ландшафт
9-03-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Хатын-кыз сыннарыннан... ландшафт








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»