Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Балама бәхет юрыйм”

31.03: “Балама бәхет юрыйм”

“Балама бәхет юрыйм”Күренекле җырчы Эльмир Газизуллинның газиз кешесе Сания Хөснетдин кызы белән әңгәмә.

“Юллар”, “Агыйдел кызы” кебек җырлары белән танылган Эльмир Газизуллин — күпләрнең яраткан җырчысы. Иҗат юлын Уфа “Нур” татар дәүләт театрында башлаган актерны эстрада ныграк җәлеп итә.
Артист булу Эльмирның балачактан килгән хыялы түгел. Әтисез үскән егет, алдагы тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә ниятләп, урта мәктәпне тәмамлагач, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетына укырга керә.
Җырчының балачагын, аның белән бәйле кызыклы хәлләрне әнисеннән сөйләтергә булдык. Эльмирның газизе — Сания Хөснетдин кызы — Башкортстанның атказанган укытучысы, аны үзе яшәгән Яңгырчы авылында гына түгел, ә Стәрлебаш районында да яхшы беләләр, хөрмәтлиләр. Алдан ук әйтәсе килгәнем шул, Эльмирдагы барлык сыйфатлар да — әнисеннән, күрәсең. Сания ханым да мөлаем, ачык йөзле, ихлас кеше.


— Мөгаен, үзегез әни булган көнне яхшы хәтерли­сездер...

— Әлбәттә. Миңа 24 яшь иде. Ул елны көз шулкадәр матур булды: яфраклар саргылт-кызгылт төскә кергән, әмма аларның берсе дә җиргә коелмаган иде. Әбиләр чуагы ике айга сузылды, көннәр җылы торды. Малай туачагына күңелем белән ышанган идем, шулай булды да. Ирем белән балабызга Азат дип исем кушарга уйлаган идек, әтисе Эльмир дип яздырып кайткан. Ул дәвер өчен бу сирәк очрый торган исем иде.
Атлар һәм техника яратты ул. 5 яшьлек чагында әтисе янына комбайн төзәтергә бара иде. Кичен кара майга батып кайта иде. Бишенче сыйныфта чагында ук урак вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Әле дә күз алдында: комбайн руленнән чак кына башы күренеп тора... Иртә таңнан чыгып китеп, кояш баткач кына арып-алҗып кайтып керә иде. Ихатада нинди генә эш булмасын, кушканны көтеп тормый, күз ачып йомганчы эшләп куя иде. Күңелемдә уелып калганны сөйлисем килә. Печән өсте иде, икәүләп малга азык әзерлибез. Улым мине жәлләп: “Әни, утырып тор, бераз ял ит, ә мин эшли торам”, — диде. Ул вакытта аңа ничә генә яшь иде, барысын да аңлаган. Шундый акыллы бала булды ул.
Ел да сабантуйда ат чабышында катнашып, икенче урын ала иде. Елдан-ел тырышып чапса да, беренче урын тәтемәде. Аттан егылып, кулын сындыргач, бу эш белән шө­гыльләнергә рөхсәт тә итмәдем, әмма ул барыбер качып-посып үзенекен эшли иде.
Эльмирга 13 яшь булганда, әтисе фаҗигале рәвештә һәлак булды. Йорт күтәрдек тә, түбә ябарга дип килгән осталарны кайтарганда, йөкле машинага бәрелгән. Аяз көнне яшен сугу шушы буладыр инде. Эльмир белән икебез ничек тә йортны салып бетердек, күчендек. Тормыш дәвам итә дигән уй-ният белән гөрләтеп дөнья көттек. Улымның сыйныфташлары, дуслары игелекле булды: вак-төяк эш булсынмы, бәрәңге алумы, утыртумы – алар һәрвакыт ярдәмгә ашыкты.
Бүген ялгыз түгелмен, иптәшем бар, Тәминдар исемле. Бер-беребезне аңлашып, шөкер итеп яшибез. Эльмир аны хөрмәт итә, һәрвакыт киңәшләшә. Кайтса, гел бергә инде: менә әле дә – машина ремонтлыйлар.

— Сез бит әле Эльмир өчен газиз әнкәй генә түгел, тәүге укытучы да...

— Ул елларда авылда балалар бакчасы булмады. Шуңа да Эльмирны өйдә ялгыз калдырмаска була, үзем белән эшкә йөрттем. Арткы партага утыртып куям да, шунда дәрес беткәнен көтеп утыра иде. Көн дә шулай йөри-йөри тиз арада укырга-язарга өйрәнде. Шулай итеп мин аны 5 яшьтән укырга бирдем, уналты яшендә мәктәп тәмамлап чыкты.
Эльмирга карата мин һәрвакыт таләпчән булдым. Коридорда йөгерешсәләр-шаярышсалар да, гел Эльмирга “өлеш” тиде. “Үз баласын яклый” дигән сүз чыкмасын өчен тырыштым.
Әйткәндәй, Эльмир мәк­тәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетына укырга кергән иде. Ул елны сабантуйда искитмәле чыгыш ясаганга, Стәрлебашка Уфа сәнгать институтыннан килгән вәкилләрне безнең йортка җибәргәннәр. Талантын югары бәяләп, өйгә килеп алдылар. “Нур” театры өчен ул елны беренче тапкыр студентлар төркеме җыйганнар иде, Эльмирга анда уку бәхете тиде.

— Сез гомерегезне башлангыч сыйныфларны укытуга багышлагансыз. Моны җиңел хезмәт дип әйтеп булмый, әлбәттә.

— Башлангыч сыйныф укытучысы булгач, син бар яклап та җитез булырга тиеш. Үзең­нең җыр-моңга сәләтең булмыйча, ничек җыр дәресен алып барасың? Мин үзем мандолинада уйнап, укучыларымны җырлаттым. Хезмәт дә­ресен уздыру өчен син үзең дә эшкә оста булырга тиешсең, математика, тарих, таби­гать белеме фәннәре белән син якыннан таныш булырга тиеш. Баланы кулына каләм алырга өйрәтү генә ни тора?! Аллаһка шөкер, укытучылар коллективы әйбәт булды. Әле дә хезмәттәшләрем белән аралашып яшим. Өлкәннәр, Укытучылар көненә һәм калган барлык бәйрәмнәргә чакырып торалар, онытмыйлар. Районда “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемне башлангыч сыйныф укытучылары арасында мин икенче булып алдым, моның белән горурланып яшим.

— Авылда Эльмир артист булган да, әллә кем хәзер, дип сөйләүчеләр бармы?

— Бер дә ишеткәнем юк, аны нык хөрмәт итәләр. “Әти­сез үсте, акыллы бала булды”, — дигәннәре генә хәтердә. Ашка барсам, бер табын артына җыелган әбиләр һәр­вакыт: “Безнең Эльмирның хәлләре ничек? Кайчан кайта?” — дип сорыйлар, алар аны үзләренеке итеп, “безнең” дип сөйләшәләр. Кечкенәдән матур җырлады, баянда уйнады. Мин аны кулымнан килгәнчә матур итеп киендерергә тырыштым. Бәлки үз балам булганга шулай тоелгандыр, Эльмир нык чибәр иде, һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Ул бик намуслы, тырыш, һәрвакыт максатына ирешә. Бүгенге абруен да эше, тырышлыгы белән үзе яулады.
Миңа калса, бүгенге көндә артык итагатьле булу аңа комачаулыйдыр да кебек.

— Улыгыз кайтуга нинди ризык пешереп торасыз?

— Вак бәлеш. Менә бүген көндезгә — вак бәлеш, ә кичкә — кыстыбый, чөнки аны Гөлназ яратып ашый. Ничек тә аларга, икесенә дә ярарга тырышам инде.

— Әни кеше буларак, әл­бәттә, сез улыгызның иҗа­ты­на карата битараф түгел­сез. Кайсы җырын аеруча яратып тыңлыйсыз?

— “Солдат хаты” җырын. Гадәттә, бу җырдан соң мин концертта чәчәк чыгарам, чөнки ул җырны улым гел миңа багышлап җырлаган кебек.

— Сезнең чор кеше­ләренең гаиләләрендә ким дигәндә 5-6 бала булган...

— Бере барның – меңе бар, ди халык. Баламның балалары өчәү, алар минем өчен тагын да кадерлерәк. Еш кайталар, хәлемне белми калган көннәре юк. Кызлар җәй буе янымда, бакча эшләрендә, казлар үстергәндә алар миңа зур ярдәмче. Саф татарча сөй­ләшүләренә куанып бетә алмыйм.
Балам берәү генә дип, бер дә үкенмим. Улым нинди генә эш башкармасын, тәүдә миңа шалтыратып, хәер-фатихамны ала. Әниләр көнеме, туган көнме — һәрвакыт чәчәк бәйләме һәм күчтәнәчләр белән кайтып төшә. Бәхете генә булсын!

— Сания Хөснетдиновна, гәзит укучыларга нинди теләкләрегез бар?

— Бу тормышта бер нәрсәдән дә куркып тормагыз! Әле дә хәтердә, укыта башлаган елда миңа ачык дәрес бирергә куштылар да, куркуымнан каушап калдым. Бар кыюлыгымны җыеп, бу эшне җиңеп чыктым. Бу дәрес алдагы хезмәт юлыма зур башлангыч булып торды. Аны күпләр хәтерләде, югары бәяләде. Шуннан соң ка­милләшеп киттем.

— Әңгәмә өчен зур рәх­мәт. Киләчәктә дә Эльми­р­ның уңышларына сөенеп, аңардан тик яхшы хәбәрләр генә ишетеп, матур гомер итәргә язсын.

— Рәхмәт!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Роберт Миңнуллин: “Теләсә нишләсеннәр…”
16-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Роберт Миңнуллин: “Теләсә нишләсеннәр…”
“Туганлык”ка рәхим итегез!
15-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Туганлык”ка рәхим итегез!
Радик Юлъякшин "Туган як" җырын башкарачакмы?
15-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Радик Юлъякшин "Туган як" җырын башкарачакмы?
Үлгәч тә тынгылык юк
14-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Үлгәч тә тынгылык юк
Фестивальдән ...дәваханәгә
4-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фестивальдән ...дәваханәгә
Башкортстан рәссамнары дөньяга таныла
3-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстан рәссамнары дөньяга таныла
Хәния Фәрхигә зур премия бирелми калган
3-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Хәния Фәрхигә зур премия бирелми калган
Земфира 5 миллион доллар акча эшләгән
1-08-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Земфира 5 миллион доллар акча эшләгән








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»