Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Уңган, гади, тыйнак авыл кызы, йөзләреңдә синең таң нуры

31.03: Уңган, гади, тыйнак авыл кызы, йөзләреңдә синең таң нуры

Уңган, гади, тыйнак авыл кызы, йөзләреңдә синең таң нурыКазанда үткән Бөтенрусия конкурсында Илеш районыннан Эльвира Рәкыйпова Гран-при яулады.

Казанда К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театрында “Авыл кызы” II Бөтенрусия конкурсының финалы узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Татар авыллары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы, “Сөембикә” журналы оештырган конкурста Гран-прига якташыбыз — Илеш кызы Эльвира Рәкыйпова лаек булды.


Русиядә барлыгы 4200ләп татар авылы исәпләнә. Аларның һәркайсында бар яклап та килгән, сылу һәм уңган татар кызлары яши. Икенче тапкыр уздырылучы “Авыл кызы” бәйгесенә аларның иң-иңнәре генә килгән иде. Татар­станның халык артисты Фердинанд Сәлахов рәислегендәге жюрига алар арасыннан иң гүзәл һәм иң уңган авыл кызын билгеләү һич җиңел булмады. Бәйгенең һәр биремен җиренә җиткереп башкарган, берсеннән-берсе матур милли киемнәр, калфаклар кигән кызлар үзләренең иҗади сәләте белән жюрины әсир итте. “Үзләре яшәгән авыл тарихы белән таныштыру”, “Кулъяулык чигү”, “Җыр-биюгә маһирлык” , “Аш-суга осталык” кебек сынаулар нәтиҗәләре буенча, Ырынбур өлкәсеннән Рүзилә Миңгуловага, Свердловск өлкәсеннән Гөлшат Әхмәдиевага, Әстерхан өлкәсеннән Динара Хәбибуллаевага, Ульяновск өлкәсеннән Резеда Абайдуллинага, Пенза өлкәсеннән Эльвира Ваһаповага — финалда җиңүче дипломнары, Түбән Новгород өлкәсеннән Лилия Юнысовага — III дәрәҗә, Чувашстаннан Резида Серениевага — II дәрәҗә, Ульяновск өлкәсеннән Лилия Кәримовага I дәрәҗә дипломнар тапшырылды. Ә Гран-прига һәм бәйгенең төп бүләге — затлы кыска тунга — Эльвира Рәкыйпова лаек булды.
Эльвира — Илеш районы Исәмәт авылы кызы. Бүгенге көндә ул Башкортстан дәүләт аграр университетының табигатьтән файдалану һәм төзекләндерү факультетының 3нче курсында белем ала. Эльвираның әти-әнисе әлеге вакытта Нефтекама шәһәрендә яши. Әтисе Рәзиф Гафур улы — Башкортстан Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетының Төньяк округ буенча дәүләт торак күзәтчелеге, лицензион контроль бүлеге начальнигы, әнисе Нәфисә Нургали кызы — “ЛукоЙл-Уралнеф­тепродукт” җәмгыятендә бухгалтер булып эшли. Эльвира — гаиләдә төпчек бала. Абыйсы Рөстәм белән апасы Гүзәл үз гаиләләре белән яшиләр.
Рәкыйповлар ял саен туган авыллары Исәмәткә кайтып йөри. Конкурстан соң Эльвира белән бәйләнешкә кереп, аңа үзебезне кызыксындырган берничә сорауны бирдек:
— Эльвира, “Авыл кызы” бәйгесенә нинди уй-максатлар белән бардың?
— Авылымның ихлас күңелле кешеләрен, күркәм табигатен — чәчәкле болыннарын, җи­ләкле аланнарын бик яратам, һәрвакыт шәһәрдән Исәмәтемне сагынып кайтам. Әнә шул авылны ярату тойгысы мине “Авыл кызы” бәйгесендә катнашырга этәрде дә инде.
— Моңа кадәр матурлык бәйгеләрендә катнашканың бар идеме?
— Нефтекама шәһәрендә узган “Гүзәлем-2011” конкурсында — Гран-при, Уфада үткән “Нәүруз гүзәле-2014”тә 2нче урын алган идем.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Якташыбыз Шевчук - тере легенда!
Сегодня, 10:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Якташыбыз Шевчук - тере легенда!
“Йолдызлы юл” яңа киңлекләргә чыга
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Йолдызлы юл” яңа киңлекләргә чыга
“Икебезгә – 85!”
Вчера, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Икебезгә – 85!”
Бию - яшәү
25-04-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию - яшәү
Күктә яз кояшы көлә, безнең биисе килә!
25-04-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Күктә яз кояшы көлә, безнең биисе килә!
Вакыт бар әле!
25-04-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вакыт бар әле!
“Күңелемдә син генә!”
25-04-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Күңелемдә син генә!”
Сәхнәдә  –“Мизгелләр”
25-04-2017 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сәхнәдә –“Мизгелләр”








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»