Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Уйнагыз да сайрагыз сез!

Уйнагыз да   сайрагыз сез! Гәзитебез проекты айдан-айга күбрәк районнарны һәм
милли мәдәниятләрне үз эченә ала бара.

Республикада җанга рәхәт бирердәй хозур табигатьле төбәкләр бар. Шуларның гүзәлләрдән дә гүзәле Гафури районындадыр, мөгаен. Аның шифалы чишмә суларын татырга, изге суларында коенырга, ләменнән шифа табарга, ниһаять, мәгърур тауларына менеп, дөньяны байкарга дип килүчеләр бөтен илдән, хәтта чит илләрдән да бихисап. Халык аларны ихлас каршы ала, туганыдай күреп хөрмәт итә, чөнки бу төбәктә яшәүчеләрнең рухи бердәмлеге какшамас нык, шуңа да офыклары якты.
“Кызыл таң” гәзитенә нигез салучыларның берсе Мәҗит Гафуринең туган ягы булганга, безгә бу як бигрәк тә кадерле. Аның “Кошларга” шигырендә язылганча, “Уйнагыз да, сайрагыз сез!”дип, без аларның сәнгать әһелләрен күптән кунакка көткән идек. Узган дүшәмбедә, ниһаять, аларның бердәмлеге, милләтләр гөлләмәсе балкышы Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткән “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларындагы зур концертта да ачык

25.04.2015 (№ 81-82 (24686)): Мәдәният һәм сәнгать

Халык театры халыкчанлыгы белән көчле

Халык театры халыкчанлыгы белән көчле Дүртөйле татар театры 1932 елда оеша. Бу вакытта ул “колхоз-совхоз театры” дигән статус йөртә. Ә менә 1968 елда аңа “халык театры” дигән һәм тагын да зуррак җаваплылык өсти торган исем бирелә.Үзешчәннәр сынатмый: сәхнәдә елдан-ел зуррак уңышларга ирешә, хәзер алар куйган әсәрләрне район гына түгел, республикабыз тамашачысы да, ут күршеләребез дә көтеп ала. Былтыр, мәсәлән, Дүртөйле артистлары, мәшһүр классик Уильям Шекспирның үлмәс “Гамлет” трагедиясен сәхнәләштереп, Татарстанда үткән XIV Төбәкара “Идел йорт” халык театрлары фестивалендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Быел исә халык талантлары “Алтын тирмә” Төбәкара халык театрлары фестиваленең финалына үтеп, әлеге вакытта майның 15ендә узачак хәлиткеч ярышка әзерләнә. Бүген безнең кунакханәдә Дүртөйле районы хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе, җырчы, композитор, режиссер Азамат Гыйльманов. Районның халык театры дилбегәсе дә нәкъ менә аның кулында.
23.04.2015 (№ 80 (24684)): Мәдәният һәм сәнгать

“Кытайга барып флейтада уйнадым!”

“Кытайга барып флейтада уйнадым!” Радик Динәхмәтов Русиянең иң көчле музыкантлары белән берлектә чит илдә ике ай дәвамында концертлар биргән.

“Кызыл таң” гәзитенә язылуны оештырып, районнарга сәфәр чыгабыз. Еш кына язучыларга, артистларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әдәби кичәләр, концертлар уза. Чираттагы шундый бер очрашу алдыннан көтелмәгән хәл килеп чыкты. Җырчы егетебез Уфага килеп җитә алмады, ә райондагы концертыбыз өч сәгатьтән башланырга тиеш, авылдагы тамашачылар иртәннән үк әзерләнеп көтә. Вәгъдә ителгән ике сәгать­лек концертыбызны бер генә артист белән үткәрү куркынычы туды. Кем генә тиз арада риза булсын? Бу очракта, уңга кара­саң да юк, сулга карасаң да юк, дип утырып еларга гына каладыр. Барлык батырчылыкны җыеп, үзем белгән иң сабыр кешегә — җырчы, музыкант Радик Динәхмәтовка шалтыратам. “Радик абый, янабыз! Зинһар өчен, коткарыгыз!” — дип, хәлне аңлатам. Ә ул ике дә уйлап тормыйча: “Хәзер! Флейтаны гына кереп алыйк та, юлга!” — диде.

02.04.2015 (№ 65 (24669)): Мәдәният һәм сәнгать

“Балама бәхет юрыйм”

“Балама бәхет юрыйм” Күренекле җырчы Эльмир Газизуллинның газиз кешесе Сания Хөснетдин кызы белән әңгәмә.

“Юллар”, “Агыйдел кызы” кебек җырлары белән танылган Эльмир Газизуллин — күпләрнең яраткан җырчысы. Иҗат юлын Уфа “Нур” татар дәүләт театрында башлаган актерны эстрада ныграк җәлеп итә.
Артист булу Эльмирның балачактан килгән хыялы түгел. Әтисез үскән егет, алдагы тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә ниятләп, урта мәктәпне тәмамлагач, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетына укырга керә.
Җырчының балачагын, аның белән бәйле кызыклы хәлләрне әнисеннән сөйләтергә булдык. Эльмирның газизе — Сания Хөснетдин кызы — Башкортстанның атказанган укытучысы, аны үзе яшәгән Яңгырчы авылында гына түгел, ә Стәрлебаш районында да яхшы беләләр, хөрмәтлиләр. Алдан ук әйтәсе килгәнем шул, Эльмирдагы барлык сыйфатлар да — әнисеннән, күрәсең. Сания ханым да мөлаем, ачык йөзле, ихлас кеше.

31.03.2015 (№ 62-63 (24667)): Мәдәният һәм сәнгать









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»